Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

“Әзер бул!” – “Һәрвакыт әзер!”

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гадел Исламовтан бик матур, изге хис-тойгылар белән сугарылган хат килде редакциябез почтасына. Ни турында яза икән яшүсмер?

Мин еш кына әниемнең әлеге әйткән сүзләрен ишетәм. Ул моны шаяртып та, йөзендә елмаю белән, кайчак хәтта  бик җитди итеп тә әйтә. Бу сүзләр кайвакыт  миңа җавап булып яңгырый, кайвакыт миңа нәрсәдер турында ишарәли кебек иде. Әни  аларны бик урынлы итеп куллана һәм бу сүзләр миңа да күчте. Мин аларны үзем дә сизмәстән  сөйләмемдә куллана башладым. Ә вакыт үткән саен минем бу сүзләрнең мәгънәсен, ни өчен әнинең аларны еш әйтүен, каян кулланышка кергән икәнлеген беләсем килде.  Әни миңа түбәндәгеләрне сөйләп үтте.
"Без бу сүзләрне балачакта еш әйттек, чөнки без пионерлар идек, һәрвакыт бу исем белән горурландык. Пионер булу бик җаваплы. Яхшы укырга, активист булырга, спортта, игелекле эшләрдә, тәртип буенча һәрвакыт беренче рәтләрдә булырга тырышырга кирәк. 
Пионерлар отрядына кергән көнне бик яхшы хәтерлим. 1991 елның 22 апреле - кояшлы җылы көн. Бу көнне В.И. Ленин һәм Пионериянең туган көне тантаналы рәвештә билгеләп үтелә иде. Мәктәп линейкасында без чыгыш ясадык, ант бирдек. Бу көнне без барыбыз да бәйрәмчә, мәктәп формаларыннан идек. Линейкадан соң элек Актанышның үзәгендә торган В.И. Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдык һәм класс белән бергә фотога төштек. Ул фото аклы-каралы гына. Без шундый итеп тезелеп басканбыз: фотоның яртысында ак алъяпкычлы кызлар, ә икенче яртысында – малайлар. Фотография бик уңышлы булмаса да, ул минем өчен кадерле, чөнки  ул минем балачак хәтирәм». 
Минем әнием пионер гына түгел, ул үз сыйныфында отряд командиры да булган. Минемчә, бу бик җаваплы эш. Барлык тантаналы линейкаларда ул  чыгыш ясаган, башка йөкләмәләре  дә булган. Мәсәлән, артта калучы  укучылырны  укуга тартсыннар, уңышка ирешсеннәр өчен, алдынгы укучылар беркетелгән булган. Төрле өмәләр, макулатура, дару үләннәре җыю, җәйге практикаларда зур теләк белән катнашканнар. Һәм нинди генә эш кушсалар да, нинди генә эшкә алынсалар да, аларның җавап бер булган “Һәрвакыт әзер!”
Әни шулай ук мәктәп дружинасы Советында үз сыйныфында уткән төрле чаралар, экскурсияләр, походлар турында хәбәр итә. Алар уңышлар һәм уңышсызлыклар турында куп кенә фикер алышканнар. Гомумән, һәркем яхшырак булырга һәм күп файдалы эшләр башкарырга теләгән. 
Әни шулай ук дәрестән соң бөтенесе белән бергә сыйныфка беркетелгән бер әбигә ярдәм итәргә баруларын искә төшерергә ярата. Аның сөйләве буенча, сыйныфлары никадәр дус, шаян, бердәм һәм җаваплы булган дип нәтиҗә ясыйм. Һәм бу чыннан да шулай! Мәктәпне тәмамлауларына инде 25 ел булып килсә дә, алар әле дә күрешеп торалар, бер-берсенә бергәләп ярдәм итәргә тырышалар, күңелле итеп очрашулар үткәрәләр. Безнең шундый бердәм булуыбызда башлангыч сыйныф укытучыбыз Илүзә Шәүкәт кызы Юсупова һәм сыйныф җитәкчебез Әлфия Фәвәдис кызы Ситдикованың роле  дә бик зур, ди әнием.
       Чыннан да, һәр пионер үз иленә кирәкле һәм файдалы  булырга теләгән. Шуңа күрә һәркемнең  "Әзер бул!” дигәнгә бер җавап - “Һәрвакыт әзер!" дип яңгыраган. Бу - нәкъ тә минем әнием хәтеренә уелып, теленә кереп калган сүзләр. Һәм аңа гына түгел, ә ул чорның һәр баласына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев