Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

ГАДИЛЕК, ҖАВАПЛЫЛЫК, ТЫРЫШЛЫК - ЗУР ҖИҢҮЛӘР ЮЛДАШЫ: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ СТУДЕНТЫ ИЛЬНУР САЛИХОВ - ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ СТИПЕНДИЯТЫ

Актанышның «Ресурс үзәге» статусын йөрткән технология техникумының өстәмә беле бирү педагогы Зилә Нәгыймованың әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Яшь буынга яңа мөмкинлекләр ачу, ирешкән уңышларын зурлау максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, махсус стипендия гамәлгә кертелде. Әлбәттә, әлеге стипендиягә иң- иң  дип табылган студентлар, аспирантлар гына дәгъва итә ала. Шушы көннәрдә 2021- 2022 уку елына йомгак ясап, җиңүчеләр билгеләнде. Республика буенча 90 студентка әлеге бәхет елмайды. 

 Җиңүчеләр сафында үзебезнең студент  Салихов Илнурның булуы, чыннан да,  зур горурлык. Тырыш, гади, эшчән егебезне чын күңелдән котлыйбыз. Гомумән, Илнур шундыйлардан, күп сөйләшергә, "балкып" йөрергә яратмый үзе, матур нәтиҗәләре бизи аны. 

 Әңгәмәгә чакыруыбызны белгәч тә, җитди караш  белән: "Озак булмаса гына, апа. Дәрескә барасым бар", дип кисәтеп куйды ул. 

 Татарстан Республикасы Президентының махсус стипендиясенә лаек булган 3 курс студенты Салихов Илнурны интервьюга дәштем.

-ИЛНУР, СИН МӘКТӘПТӘ ДӘ  "5"ле БИЛГЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ УКЫГАНСЫҢ, ТЕХНИКУМДА ДА АЛДЫНГЫЛАР САФЫНДА. СЕРЕ НИДӘ?

 

- Әйе, мин Богады мәктәбен кызыл аттестат белән тәмамлап, техникумга укырга килдем. Кечкенәдән укырга, ниндидер яңа әйберләр белергә тели идем. Бу уку йортында укыячагымны 6 класста ук белә идем. Теләп, максатчан килдем. Абыем да монда укыды. Яхшы укуның сере нидә дип, аерым сере юктыр инде аның, тырышырга, нинди максатка ирешергә теләвеңне ачык белергә...

 

ТЕХНИКА БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУЫҢ КӨЧЛЕ, ШУЛАЙ БИТ?

- Егет кеше кызыксынырга тиеш инде техника белән. Бәләкәйдән әти, абыем янында гел кайнашып, күреп, өйрәнеп беттем. Тизрәк права аласы, машина йөртәсе килә иде. Тырышсаң була, минемчә, 2 курста машина йөртү таныклыгы алып, машинага утырдым. Әти-әниемнең терәге, ярдәме зур булды, рәхмәт аларга.

-ИЛНУР, ТЕХНИКУМДА УКУ ОШЫЙМЫ?

- Ошый. Егет кеше өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Мин үзем авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәрен сайладым. Белем алу, тәҗрибә туплау өчен заманча мәйданчыклар бар. Рәхәт, эшләп карыйбыз, өйрәнәбез. Мастерыбыз Нурсил Фирдәвис улы Мөхәметдинов техниканың бөтен  нечкәлекләрен белә!

ГОМУМӘН, КИЛӘЧӘКТӘ СИН ҮЗЕҢНЕ КЕМ БУЛАРАК КҮРӘСЕҢ?

- Ммм, авыр сорау. Һөнәр үзләштереп, армия сафларында булып, югары белем алып, яраткан эшемдә эшләргә иде дисәм, ярыймы? Бу, минемчә, иң актуаль җавап. Күз күрер, диләрме әле?
... Звонок була бугай, Зилә апа, дәрескә китсәм буламы?

-ӘЛБӘТТӘ, ИЛНУР. РӘХМӘТ ӘҢГӘМӘ ӨЧЕН, УҢЫШЛАР АЛГА ТАБА ДА!!!

Шушы урында җитди, гади егет белән әңгәмәбез төгәлләнде. Чыннан да, зур уңышларга ирешү һәркемнең үзеннән тора. Төгәл билгеләнгән максат һәм максатка ныклы адымнар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев