Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Яшь авторыбыз игенче һөнәрен үз итә!

Яшь авторларыбыз һәм мәктәп яшендәге хәбәрчеләребездән матур-матур эчтәлекле хатлар еш кабул итәбез Бүген сезгә Уразай авылы мәктәбенең 9 сыйныфында укучы Реналь Мөхәммәтшинның язмасын тәкъдим итәбез.

Игенче батырлыгы...
Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.

Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.
Шамиль Маннапов.


Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да батырлык — ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эш түгелдер. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк соң? Кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез булырга кирәктер. Минем өчен җирдә батырлык әшләүче кеше — ул минем әтием.


Безнең әтиләр дә, бабабыз да игенче. Таңнан торып, комбайны янына ашыккан әтиемне, абыйларны, бабамны — үсә барган саен ныграк хөрмәт итәм. Алар чык төшкәнче дип, төнгә кадәр, яңгырлар башланганчы дип, ялсыз эшлиләр. Мин аларның ихтыяр көченә сокланам. 


Көзен басуларда нинди эшләр башкарыла? Ашлык җыела, җирне сукалыйлар, тырмалыйлар, җиргә көзге бодай орлыгы чәчелә. Ашлыкны вакытында җыеп алырга кирәк. Чөнки башаклардан орлыклар коела башларга мөмкин. Икмәк әрәм була. Көз — урып-җыю чоры. Игенче өчен иң җаваплы, шатлыклы вакыт. Игенчеләрен көнне-төнгә ялгап басу-кырларда тир түгәләр, иртә таңнан эшкә китәләр. Авыл эшчәннәре үстерелгән уңышны тизрәк җыеп алып, дәүләткә тапшырырга тырышалар. Чөнки халык «Басудагысы икмәк түгел, амбардагысы икмәк» дигән.


Минем әтием Рәмзил Мөхәммәтшин — «Нур» хуҗалыгында комбайнчы булып эшли. Комбайнчы хезмәте җиңелләрдән түгел. Тик ул шулай булса да авыл кешесе өчен мактаулы хезмәт. Ә мин комбайнчы ярдәмчесе булып әтием яныныда икенче ел эшлим. Бәләкәй чагымда ук әти янына эшкә йөгерә идем. Әти безгә кечкенәдән техникага кызыксыну уятты, без апам белән һәрчак әтиебезнең «уң кулы» булдык дисәк тә ялгыш булмас, хуҗалыкта һәрчак ярдәм иттек. Комбайнчы ярдәмчесе вазыйфаларына — подшипникларны майлау, майны, моторны тузаннан арындырып тору, өрдерү, радиатор һәм комбайнны һәрчак карап тору керә, тәрәзәләрне һәрчак сөртеп торырга, ватылган очракта әтигә инструментларны биреп торырга. Комбайнны йөртүне бик әйбәт белергә кирәк. Боларның барысына да әти өйрәтте. Кирәксә мин штурвал артына да утыра алам. Эш көнебез иртәнге сәгать җидедә башлана һәм кичке сәгать сигез-тугыз, уннарга кадәр дәвам итә. Безнең гаиләбезне яхшы белүчеләр моңа «моның нәрсәсе бар?» дип кенә карыйлар. Ә менә шәһәрдәге дусларым гаҗәпләнәләр. Ә кырда минем белән тагын сыйныфташларым да эшли, бу безнең өчен өйрәнгән эш.

Мондый зур техниканы — комбаинны йөртү өчен белем, практика, үзеңә дә ышаныч кирәк. Әтиемә рәхмәт, миңа ышанычы өчен, безне шундый кирәкле хезмәткә өйрәткәне, тәҗрибә туплатканы өчен. Хуҗалык рәисе Дәниф Асрар улы Харисов та минем кебек малайларның хуҗалыкка эшкә килүенә шат кына. "Эшләгез, эшләгез, балалар, сез әтиләрегезгә алмаш буласы кешеләр",- дип безгә канат кына өсти.

Ә эшкә киткәндә әниләребез безгә изге теләкләрен, сак кына булуыбызны, кирәкмәгән җирләргә үрмәләмәвебезне, кыскасы бик игътибарлы булып эшләвебезне теләп калалар. Аларга без әти белән эштән кайткан җиргә өйләрне җыештырып, тәмле ашлар әзерләп торганнары өчен рәхмәт. 
Мин алга таба киләсе сезонда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә, мәктәпне тәмамларга, югары белем алырга телим. Киләчәктә әтием кебек, алтын башаклы басуларны иңләргә, моңлы тургай тавышын тыңлап, кояш белән эшкә торырга әзермен. 

Кызганычка каршы, безнең буын яшьләр җиңел генә, хезмәт түкмичә акча туплауны хуп күрәләр. Механизатор хезмәте дә бик үк абруйлы профессияләрдән түгел хәзер. Шулай да тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа. Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.
Икмәк нәрсә?
Язын — тургай җыры,
Кышкы буран, көзге җил дә ул.
Кайгы да ул, чиксез шатлык та ул,
Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.
Н. Дәүли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев