Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Укытучы - һөнәр генә түгел: Рәхмәтлемен, остазым!

Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куйган Розалия Әгъләмовадан бик матур, бик җылы эчтәлекле хат кабул иттек. Әйдәгез әле бергәләп танышыйк!

2023 ел — «Укытучылар һәм остазлар елы» дип игълан ителде. Бу чакыру укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Ә укытучы булу ул һөнәр генә дә түгел бит әле, ул — язмыш!

Минем язмам Актаныш районы, Актаныш авылында яшәүче олы яшьтәге Татарстанның атказанган укытучы беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев дәресләрен тынлаган апабыз турында булачак.

Килешле кыяфәтле, зәвыклы киенгән, әдәпле, әхлаклы тотышлы, ышанычлы адымнары белән туры карап алга баручы Укытучы образы турында күп язып була. Ә менә шул образны тормышта тулысынча ачкан, шул камиллекне үзендә туплаган укытучы һәм остазның үзе белән әңгәмәләшү тагын да мавыктыргычрак хәм бераз гына дулкынландыргыч та. Әнүдә Хаҗиәхмәт кызы Актаныш районының Иске Богады авылында Хаҗиәхмәт һәм Зифа гаиләсендә 1951 елның 5 гыйнварендә туган. Алар гаиләдә 4 бала:2 кыз һәм 2 ул үсәләр.
Әнүдә Хаҗиәхмәтовна хәтерли торган балачак Иске богады авылыннан Каенлыкка күченүдән башлана. Аңа ул вакытта 5 кенә яшь тулып килгән чак. Иске богады авылыннан урманга якынрак урынга күчеп утырырга сөйләшкән әтисе. 15ләп кеше яңа урынга күченергә ризалык биргәннәр. 1958-1968 нче елларда Актаныш урта мәктәбендә укый. Әнүдә апа укыган вакытта ук 1965-1966 елларда 7а классының комсомол секретаре. Ә 1966-1968 елларда мәктәп оешмасы секретаре. Ул елларда 366 комсомол члены була. 1968 нче елда мәктәпне тәмамлап, шушы ук районның Тынламас авылында 1 сентябрьдән рус теле укыта башлый. 1969-1971 елларда Такталачык урта мәктәбендә математика фәнен укыта. Һәм беренче тапкыр аерым фәннәрне төрле укытучы укыта башлаган чор була. 1971нче елда аны ВЛКСМ райкомына эшкә күчерәләр. 1973нче елның октяренә кадәр учёт һәм финанс секторы вазифаларын башкара. 1973 нче елдан туган мәктәбендә укучылар комсомол оешмасы секретаре һәм математика фәненән балаларга белем бирә.Ләкин сәләт кенә җитеп бетми, 1975нче елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында да белем алуын тәмамлый. Ул үзенең математика казанында кайнавын дәвам итә. Казанда курсларда белем өстәп кайткач, районда Погорелов геометриясен укытуны оештыру буенча район математика укытучыларына үзе үк атналык курслар үткәрә. ВЛКСМ әгъзасы,1978 нче елдан КПСС члены һәм партия оешмасы җитәкчесе сәркатибе, Исрафилова Рәмзия апа һәм Азат Нәҗмиевлар белән бергә радиода тапшырулар да алып бара ул. 10 ел районда математика район методик берләшмәсе җитәкчесе була.1996 нчы елдан югары категориядәге математика укытучысы. Аның хезмәт стажы 39 ел тәшкил итә.

Район олимпиадаларында җиңеп, республика олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясаган Сабирова Елена Альберт кызы, Сарварова Рузилә Ферролевналар аның үзенә лаеклы алмаш булып, "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика фәнен укыталар. Район, республика мәктәпләрендә аның дәвамчылары бик күп. Менә кайберләре: Маликов И., Шайхразиева-АхметдиноваГ., Гомәрова Ә., Маликова Л. Алар арасында пединститутның башка факультетын тәмамлап та математика фәнен укытучы Гыйльфанова-Шәрифуллина Гүзәлия дә бар. Республика буенча үткәрелгән математик олимпиадаларда 2-3 урыннарны яулаган укучылары бар — Низамов Рәшит, Рәхимов Нияз.

Әнүдә Хаҗиәхмәтовна 4-8 сыйныфка кадәр шәхсән үземне математика фәненән төпле белем алырга ярдәм итте. Шуңа күрә мин аны бик яхшы беләм. Таләпчән, гадел, белемле булу белән башка укытучылардан аерылып тора иде ул. Ходай аңа матурлыкны да, озын толымлы чәчне дә зыялылыкны да, тырышлыкны да, зәвыкны да мулдан биргән. Таләпчән, гаделлек сыйфатларын аңардан туплап, бүгенгесе көндә мин үзем дә балаларга белем һәм тәрбияне балалар бакчасында бирәм. Аеруча математикадан белем бирү эшчәнлекләрен яратып үткәрәм. 

Хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучым энесе Рәфис һәм тормыш иптәше Рушания белән бергә гомер итәләр. Алар бер-берсен бик хөрмәтләп, кадерләп торалар. Гөрләтеп бакча үстерәләр, бакчаларында күптөрле чәчәкләр һәм яшелчәләр балкыта йрт-кураларын. 

Яраткан укытучы апабызның өендә үзем дә кунак булдым. Андагы күпсанлы фотоальбомнар, газета материаллары, истәлекләр белән танышу җанга бер рәхәтлек бирде. Ләкин ул үзенең уңышлары белән мактанасы килмәде. Менә алар: Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы,1984 нче ел; Халыкара Джордж Сорос бүләге иясе,1996 нчы ел; Татарстан Республикасының атказанган укытучысы; 2006нчы ел — Хезмәт ветераны.2001 нче ел.

Аңа алдагы тормышында да ныклы саләмәтлек, хәерле гомер телим. Очрашуларның соңгысы булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев