Йөзгә якынлаша
Татарстан Республикасында 2026 елның гыйнвар–март айларында уртача айлык хезмәт хакы 94,2 мең сум тәшкил иткән. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,7 процентка арткан.
Март аенда исә уртача хезмәт хакы 99,1 мең сумга кадәр күтәрелгән.
Иң югары хезмәт хаклары мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләрдә теркәлгән — 149,6 мең сум. Шулай ук финанс һәм иминият эшчәнлеге (143,8 мең сум), фәнни тикшеренүләр өлкәсендә (141,3 мең сум), файдалы казылмалар чыгару тармагында (133,2 мең сум) эшләүчеләр дә югары керем ала.
Эшкәртү производствосында уртача хезмәт хакы 122,9 мең сум тәшкил итә. Электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү өлкәсендә бу күрсәткеч 112,1 мең сумга тигез, ә фәнни-техник эшчәнлек өлкәсендә — 111,1 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев