Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат булган

Коточкыч авария Азнакай районының Чалпы юлында килеп чыккан

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татшуган-Чалпы автомобиль юлы буйлап хәрәкәт иткән «Киа» машинасы шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм, идарәне югалтып, каршыга килгән йөк машинасы белән бәрелешә. «Киа» шоферы һәм аның пассажиры урында ук һәлак булалар. Әлеге вакытка машина белән идарә итүченең 1965 елгы булуы билгеле. Янында барган өлкән яшьтәге пассажирның кемлеге ачыклана.

— Юл хәрәкәте кагыйдәләренең һәрберсе кан белән язылган. Юллар югары тизлекне, ашыгуны аямый. Барабызда сак һәм игътибарлы булсак иде, — ди Азнакай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Альмир Габделхаков.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев