Миңнеханов: БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә Алабугада автозавод эшчесе һәлак булды
Бүген Украина пилотсыз очкычларының Татарстан территориясенә чираттагы һөҗүме ясалды.
БПЛА җимерекләре Алабуга районында автомобиль заводының контроль-кертү пункты бинасына төшкән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Нәтиҗәдә эшче һәлак була, барлыгы 13 кеше зыян күрә, бер кеше – авыр хәлдә. Барысына да кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде. Урында янгын чыккан, аны оператив рәвештә сүндергәннәр.
«Гражданнарга һөҗүм безнең ил көрәшә торган канлы һәм рәхимсез Киев режимын тагын бер кат исбатлый. Һәлак булучының гаиләсенә тирән кайгы уртаклашу белдерәм. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим. Куркуга салырга тырышуга карамастан, республикада барлык предприятиеләр һәм тормыш өчен кирәкле объектлары тотрыклы эшли. Оператив хезмәтләр даими хәрби әзерлектә», - дип хәбәр итте Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев