Татарстанда сугыш хәрәкәтләре ветераннарын эшкә урнаштыру өчен квоталар кертеләчәк
Татарстанда 200 һәм аннан да күбрәк хезмәткәр эшләгән предприятие-оешмалар өчен сугыш хәрәкәтләре ветераннарын эшкә урнаштыру буенча квоталар кертергә планлаштыралар. Әлеге закон проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ республикадагы эш бирүчеләргә ветераннарны эшкә урнаштыру өчен мәҗбүри квота билгеләүне тәкъдим итә. 200 һәм аннан күбрәк хезмәткәрле предприятиеләр өчен бу күрсәткеч уртача исәпләү буенча 1 процент күләмендә булачак. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, әлеге таләп якынча 875 эш бирүчене колачлаячак.
Әгәр дә эш бирүче сугыш хәрәкәтләре ветераны белән хезмәт килешүе төзегән яки ветеран инвалидлар иҗтимагый оешмасы катнашында эшләүче предприятие аша эшкә урнаштырылган булса квота үтәлгән дип саналачак.
Закон проекты шулай ук квота кысаларында эш урыннары булдырган һәм анда сугыш хәрәкәтләре ветераннарын кабул иткән эш бирүчеләргә Татарстан бюджетыннан инвестицияләр алу мөмкинлегендә өстенлек биреләчәген дә күздә тота.
Квотаны үтәмәгән предприятиеләр өчен административ җаваплылык каралачак. Әлеге үзгәрешләр Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексына кертелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев