Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Игелек эшләргә ашык
Болгар тарихи-археологик комплексында "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзелә торган ике объектта да төзелеш эшләре халык, игелекле кешеләребез ярдәме белән башкарыла. Райондашларыбыз да әлеге акциягә бик теләп кушылды. Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше өчен фондка бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр. Хакимият, район оешма-предприятиеләре беренчеләрдән булып тарихи истәлекле...
-
50 бала һәм аларның әти-әниләре Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Дельфинарий”га сәяхәт кылдылар
2015 елның апрель аеннан Актаныш муниципаль районынын Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды тарафыннан хуплау тапкан "Без бергә" социаль проектын тормышка ашыра башлады. Әлеге проект кысаларында һәм социаль туризмны алга җибәрү максатында мөмкинлекләре чикле булган 50 бала һәм аларның әти-әниләре Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан...
-
Балалар шатлансын, өметләр аклансын (ФОТОЛАР ДА БАР)
Узган шимбәдә Әнәк-Пучы җирлегенең уртак сабантуй мәйданы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләр җыелышты бирегә. ФОТОЛАР МОНДА: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t.html?start=25 - Һәр елда сыендыручы гаиләләребез белән гөрләтеп сабантуй үткәрәбез. Барысы 13 гаиләбез, 27 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә...
-
Район инвалидларны социаль яклау фондының 4 нче утырышы узды
24нче июнь көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 4 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 6 гариза каралып, барысы да уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга катлаулы операцияләргә һәм кыйммәтле даруларга фондтан 140 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
Һөнәрендә күңел җылысы
Өлкән яшьтәге кешене еш кына сабый балага тиңлиләр, чөнки икесен дә тәрбияләү күп көч таләп итә. Башкалар ярдәменә мохтаҗ кешене карау юындыру, туендыру, өс-башын чиста тоту белән генә чикләнми, рухи ярдәмгә дә мохтаҗ әле ул. Сабыр гына зарын тыңлап, тынычландыра белү, кәефен күтәрердәй сүзләр табу мөһим. Моның өчен чын мәгънәсендә...
-
Район инвалидларны социаль яклау фондының 3 нче утырышы узды
27нче май көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 12 гариза каралып, шуларның 9сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга катлаулы операцияләргә һәм кыйммәтле даруларга фондтан 165 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
10 юллама бар! Кемгә?
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, 20 марттан 26 мартка кадәр - каникул вакытында, Мамадыш шәһәрендә урнашкан "Надежда" санаториена 10 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 3-02-80.
-
“Ак кәгазь торналар”
Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән чаралардан Балалар иҗат үзәге дә читтә калмады. 7 декабрь көнне без мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән "Ак кәгазь торналар" бәйгесенең йомгаклау өлешенә җыелдык. Оригами бәйгесе район күләмендә унынчы тапкыр үткәрелә. Балаларга иҗади сәләтләрен күрсәтү, үзара аралашу өчен мөмкинлекләр булдыру максатыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә быел 50дән артык...
-
Бер яхшылык икенчесен тарта
Сәламәтлек - иң зур нигъмәт. Кызганыч: каты авыруга дучар булучылар арасында балалар бар, алар башкаларның рухи һәм матди ярдәменә мохтаҗ. Актанышта яшәүче Дания Мухеева, бигрәк тә, яман чиргә тарыган балаларның язмышына битараф түгел. Ярдәм йөзеннән ачылган фондлар, хәйрия чаралары да аны игътибарсыз калдырмый. Авыру балаларга булышу инде гадәтенә әйләнгән. -...
-
Актанышта - Игелек марафоны 2015 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы тәмамланды. Актанышта инде ундүртенче ел үткәрелеп килүче Игелек марафоны инвалидларга лаеклы хезмәт итә. Быел да хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте. Узган ел...
-
Хезмәткә урнашуда ярдәм
7 декабрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиев, теркәү палатасы җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Булат Зәйнетдинов, Игелек үзәге юристы Резеда Заһретдинова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова һәм Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова хезмәткә урнаштыруда һәм төрле...
-
15 яшьлек Гөлнарага ярдәм кирәк (+ видео)
Актаныш кызы Гөлнара Гәрәевага куркыныч диагноз куелган. Аңа хәзер дәваланыр өчен зур суммада акча кирәк. Лира һәм Газинур Гәрәевләр кызларының тизрәк савыгуына ышаналар. Аларның гаиләсе киң күңелле, ярдәмчел райондашларыбызның матди яктан булышуына мохтаҗ. Кыз 2012 елның март аенда авырый башлый. Кисәк башланган авыруны төрле шәһәрләрдә тикшерәләр, әмма бер ел буе...
-
Бушка 10 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Чаллы шәһәрендә урнашкан "Радуга" шифаханәсенә 23 ноябрьдән 10 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтырату кирәк.
-
Яхшылыкка яхшылык белән генә җавап бирәсе килә
Авылдашлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итә. Быел да балаларны, аларның әти-әниләрен, гомумән, барлык авылдашларын сөендереп, әлеге күңелле тантананы оештырырга дип, ерак араларны якын итеп, туган авылына кайтты ул. Дәү әтиләренең...
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
20 май көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 7 гариза каралып, барысы да уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 95 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде