ЯЛ КӨНЕНДӘ КАЯ БАРЫРГА? рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышта беренче ачык фестиваль- Карга туйга җыя!
Актаныш районы үзенчәлекле милли гореф-гадәтләргә бай төбәк. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, йолаларны хәзерге телефон гаджетларына багынган балаларыбызга тапшыру өчен шактый уйланырга, заманча форматта җиткерә белү үзеннән-үзе көн кадагына баса. «Карга туйга җыя» I район ачык фестивале дә әнә шул һәм башка мөһим максатларны күздә тотып оештырыла. Фестивальдә барлык оешма-предприятие, белем бирү учреждениеләре катнаша. Бүген командалар зур әзерлек эшләре алып бара.
-
Чуракайга танылган язучы, шагыйрь Марат Кәбиров килә
25нче февраль көнне 18.00 сәгатьтә Чуракай мәдәният йортында күренекле шәхес Марат Рәфил улы Кәбировның үзе катнашында «Һәркемнең үз каләме» дип исемләнгән ижат кичәсе була.