Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәхетле балачак -мәңге истә калачак!
Яңа Әлем авылының балалар бакчасы мөдире, актив хәбәрчебез Гүзәл Рифак кызы Сәрваровадан җибәргән хат белән бергәләп танышыйк.
-
Актанышның икенче мәктәбенең 155 укучысы мәктәп яны лагерьларына тартылган
Укучыларның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт җитте. Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк.
-
Яңа Әлем мәктәбе укучылары «Социум өчен технологияләр» республика конкурсыннан җиңү белән кайтты
Чаллы IT-паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, Чаллы Кванториумы, «Алдынгылар хәрәкәте», «Талантлар университеты» тарафыннан оештырылган «Социум өчен технологияләр» республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Татарстанның 21 районыннан 640 укучы 210 проект белән катнашкан, финалга 200дән артык укучы чакырулы иде.
-
Хроника: Уразай мәктәбендә яңа директор
Бүген районыбызның Уразай мәктәбенә яңа директор билгеләнде. Безнең рәсми чыганак хәбәр итүенчә, 2023-2024 уку елында мәктәпне Гөлназ Вәлиева җитәкләячәк.
-
Бүген бишкөнлек кыр җыеннары тәмамланды
Районыбыз мәктәпләренең 10 сыйныфында укучы 46 егет бу көннәрдә хәрби әзерлек мәктәбен үтте. Бишкөнлек кыр җыеннарында физик яктан сыналдылар, спорт уеннарында катнаштылар. Бүген исә егетләр Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында соңгы имтиханнарын тапшырды.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге комиссия «Бүләк» лагереның балаларны кабул итүгә әзерлеген тикшерде
1 июнь- нәкъ тә балаларны яклау көнендә районыбызның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагере 1 нче ял сменасын башлап җибәрә.
-
Актаныш районында 852 бала төрле эчтәлектәге ял лагерьларына җәлеп ителәчәк
Җәйге чорда балаларның ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру бүгенге көн кадагында булган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.
-
Бүген районыбызның 79 укучысы татар теленнән ТДИ тапшыра
Бүген, 26 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана. Чыгарылыш укучылары беренче булып химия, әдәбият һәм географияне тапшыра. Ә 9нчылар төп дәүләт имтиханы бирүдә чирканчык алды инде. Бүген алар татар теле фәнненән сынау уза. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.
-
Бүген 9 сыйныфлар беренче имтиханнарын тапшырды
Быел Актаныш районы мәктәпләрендә 9 сыйныфны 337, 11 сыйныфны 76 укучы тәмамлый. Тугызынчылардан биология, тарих һәм физикадан төп дәүләт имтиханы итеп сайлаучылар бүген беренче сынауларын узды. Имтиханнар графигы «Рособрнадзор» сайтында күрсәтелгән.
-
Актаныш технология техникумы студентлары - чемпионат җиңүчеләре
Россиякүләм «Абилимпикс 2023» бәйгесе, мөмкинлекләре чикле булган егет-кызларның һөнәри осталыкларын ачу һәм бәяләүне алмаксат итеп куя. Агымдагы елда әлеге бәйге «Мөмкинлекләргә чикләр юк!» девизы астында үтә.
-
Актанышның икенче мәктәбе 17 укучысын олы тормыш юлына озатты
Бүген районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен иң истәлекле бәйрәм- икенче өйләренә әверелгән газиз мәктәпләре, унбер ел белем һәм тәрбия биргән укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллаштылар. Актанышның икенче санлы мәктәбенең унберләре дә соңгы кыңгырау бәйрәмен зур түземсезлек белән көтеп алды.
-
Районыбызда җәйге каникуллар башлану белән ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк
2023 нче елның җәендә Актаныш муниципаль районында 265 бала мәктәп яны лагеренда, 260 бала хезмәт һәм ял лагере, 37 балага палаткалы лагерь, 290 бала “Бүләк” лагереның 3,4 сменаларында ял итә алачак.
-
Үзәк стадионда Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау чыңлатты
Быел Актанышның беренче санлы мәктәбенең 9 сыйныфын 69, унберенчене 12 укучы тәмамлый.
-
Соңгы кыңгырау- 2023: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән безнең репортаж
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат - районыбызның, гына түгел республикабызның иң данлыклы, шөһрәтле уку йорты.
-
Хокук бозуларны профилактикалау республика конкурсында Аккүз мәктәбе отряды иң яхшылар рәтенә кергән
2023 елның 19-21 май көннәрендә Казан шәһәренең «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы уздырылды.