Тема дня "Газета" рубрикасы буенча яңалыклар
-
АВЫРТКАН УРЫН: Тапшырылган сөткә бәя түбән икән, монда җирлек башлыкларының да гаебе бар
Шәхси секторлардагы терлек хәрәкәтенә анализ - Актаныш районында ай саен үткәрелеп килүче 24 форма-киңәшмәнең мөһим бер өлеше булып тора.
-
ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Энгель Фәттахов “Актаныш савымчысы” дигән данлыклы исемне Татарстан югарылыгына чыгарган Г.Әхмәтова белән очрашты (+ ФОТОЛАР)
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 9 июль көнне 13 ел хезмәт стажына ия җиңүчене хакимият йортында кабул итеп, Гүзәл ханымга чиксез рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен шәхсән ирештерде.
-
БЕЗНЕҢ УҢЫШЛАРЫБЫЗ: Хезмәт нәтиҗәсе - хөрмәт
"Актаныш-информ" филиалы директоры Руслан Усмановка Рәхмәт хатын Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырылды.
-
БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Актанышлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)
Паркта урнашкан пар балдаклар фонтаны бу көннең символына әверелде.
-
ХӘТЕР БУЛЫП КАЙТА ӘФГАНЧЫЛАР: Актаныш районында тагын биш әфганчы-интернационалистның исеме мәңгеләштерелде (+ЧАРАДАН ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ)
6 июль көнне Актаныш районы чираттагы Хәтер колонассын каршы алды. Бу юлы иллегә якын әфганчы-интернационалистны берләштергән хәрәкәт Күҗәкә авыл җирлегенең 5 улын барлап, аларның исемнәрен мәңгеләштерде.
-
СӘЯСИ ВАКЫЙГА: Актаныш районының 7 җирлеге өстәмә сайлауларга әзерләнә (+ФОТОЛАР)
Татарстан халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә сайлаячак.
-
ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды (+ФОТОЛАР)
Эшлекле очрашу кысаларында ике яклы килешү имзаланып, Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты.
-
8 ИЮЛЬ - ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТУГРЫЛЫК КӨНЕ: Очрашу урыны - Актаныштагы пар балдаклар фонтаны
Гомумән, районның ЗАГС бүлеге бәйрәм кичен күңелле сюрпризларга бай булачак дип вәгъдә итә.
-
ӘҖӘКҮЛНЕҢ КАНЛЫ ФАҖИГАСЕ: Бер вәхши зат ике гомерне пычак белән чикләгән?
2 июль кичендә Әҗәкүл авылында теркәлгән канлы фаҗига авыл халкын гына түгел, районны тетрәндерде. Моңа кадәр Актаныш районында мондый хәлнең булганы юк иде дип искәртә тикшерү органнары да.
-
МАРШРУТ АВТОБУСЛАРЫ ПРОБЛЕМАСЫ: Автобусның юллары авыл аша узармы?
Актаныштан авылларга йөрүче маршрут автобуслары, аларның йөрү графигы халыкта даими канәгатьсезлек тудырып торучы юнәлеш булып тора.
-
СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ - БЕЗ БЕЛЕШТЕК: Сыерларга субсидия кайчан кайтачак?
Сыер тотучы шәхси хуҗалыклар март аеннан бирле субсидия көтә. Июль аена аяк бастык – маллар өчен акча күренми.
-
АКТАНЫШ "БҮЛӘГЕ": Актанышның "Бүләк" аланында икенче смена башланды (+ФОТОЛАР)
Төп максат: Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән балаларны бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, татар телен тагын да камилрәк өйрәтү.
-
АКТАНЫШ ГОРУРЛЫГЫ: Э.Н. Фәттахов 16 яшендә Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән Марат Солтанов белән очрашты (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
28 июнь көнне Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры, райондашыбыз Марат Солтанов белән очрашты.
-
ЧЫГАРЫЛЫШ - 2019: Актанышның ал таңнары егет-кызларны олы тормыш юлына озата (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бу кадәр купшылыкка, гүзәллеккә төренгән яшьлекне Актаныш районы елга бер генә тапкыр күрә - ул да булса чыгарылыш кичәсендә.
-
“КАЙНАР” ТЕМА: Ике контурлы котел - актанышлылар шартламабызмы дип борчыла
район үзәгендә 2020 елның көзенә күпфатирлы барлык йортлар, шул исәптән социаль объектлар да, тулысынча үзәк җылыту системасыннан аерылачак.