Сәламәтлек сагында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзәк хастаханәдә 260 райондашыбызга кискен сулыш юллары авыруы диагнозы куелган, аларның 76-сы балалар
Кышкы чорда кискен сулыш юллары авырулары гадәттән тыш артып китә. Быел да декабрьнең икенче яртысында район үзәк хастаханәсенә ОРВИ һәм грипп авыруына дучар булган 260 райондашыбыз медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 76-сы балалар.
-
Коронавирус грипп белән ОРВИдан ничек аерыла?
Грипп – һәрвакыт кинәт була: Температура кинәт күтәрелә (40Ска кадәр). Буыннан сызлый. Хәлсезлек. Баш авырту. Ютәл. Туңып калтырау.
-
Районда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арта: җитәкчеләр чара күрә
Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны күп булу сәбәпле, чикләүләр кертелде. Чикләүләрнең берсе- поликлиника, хастаханәләргә һәм тәүлек әйләнәсе эшләүче интернат-мәктәпләргәә битлек режимы кабат кайтартылды.
-
Сак булыгыз: Грипп авыруы баш калкыта
Кышын вируслы авырулар баш калкыта, алар арасында грипп авыруы һаман да куркыныч булып кала бирә. «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш табиб урынбасары Луиза Хафизова грипп авыруын кисәтү, аннан саклану һәм дәвалану буенча инфографик фотолар юллады.
-
АКТУАЛЬ ӘҢГӘМӘ: Район хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев- Ситуацияне тамырдан үзгәртергә уйлыйбыз
Актаныш район үзәк хастаханәсе поликлиникасының заманча төзекләндерелеше авыл районнарының гына түгел, кайбер шәһәр сәламәтлек саклау үзәкләрен көнләштерерлек. Төзекләндерү берничә этапта башкарылып поликлиника тулысынча бүгенге заман таләпләренә җавап бирә торган бинага әйләнде. Россиякүләм игълан ителгән “Сәламәтлек” федераль проекты кысаларында 2018 елда Актаныш поликлиникасына һәм хатын-кызлар консультациясе урнашкан бүлеккә 51 миллион сумлык төзекләндерү үткәрелгән.
-
Актанышлыларга грипптан саклану өчен 10330 доза вакцина кайтты
Көннәр суытып, һава торышы үзгәрә башлауга салкын тию авырулары баш калкыта, грипп вирусы аяктан ега. Бүген авыруларга тарымас өчен район үзәк хастаханәсендә вакцина алу мөмкинлеге зур. Район үзәк хастаханәсендә бүген грипп авыруыннан 10330 доза «Совигрипп» вакцинасы кайтты. 2700 дозада «Совигрипп» вакцинасы балалаларга инде куела башлады. Гриппка каршы вакцинаны хастаханәдә дә ясатырга мөмкин. Моның өчен участок табибларыннан юллама алып поликлиниканың прививка ясау бүлмәсенә- 2.13 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Чаллы шәһәре медицина белгечләре Актаныш табибларын томографта рентген контраст тикшерүенә өйрәтте
Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү поликлиникасы (БСМП) белән Актаныш районы үзәк хастаханәсе арасында хезмәттәшлек дәвам итә.
-
60 яшьтән узган өлкәннәр өчен сәламәт туклану принциплары белән танышыгыз
Әлеге киңәшләрне «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Чаллы филиалы санитар табибы ярдәмчесе Наилә Әминова әзерләде.
-
Актанышбашта демографик күрсәткечләрнең яхшыруы авыл фельдшерының тырыш хезмәт нәтиҗәсе (фото һәм видео)
Актанышбаш авыл җирлегендә 2022 елда 13 бала туган, шуның 6-сы Актанышбаш авылына туры килә. Бакыйлыкка күчкән авылдашлар саны да кимеп, 3-кә калган. Димәк авылда демографик үсеш күзәтелә, авыл яши, яшәрә. Авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов Актанышбашта яңа фельшер-акушерлык пункты ачылу чарасында, бу күрсәткечләр авыл фельдшерының тырыш хезмәт нәтиҗәсе, диде.
-
Ашар алдыннан су эчеп тә ябыгып була
Иртәнге, төшке, кичке аш алдыннан 1-2 стакан су эчеп, 3 айда 4 килограммга ябыгып була. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың.
-
Бүген- Бөтендөнья чиста куллар көне
Бөтендөнья чиста куллар көне (бөтендөнья кул юу көне) ел саен 15 октябрьдә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн идеясе БМО Генераль ассамблеясы, ЮНИСЕФ балалар фонды белән берлектә һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешма-сы тәкъдиме булып тора.
-
О рекомендациях по профилактике гриппа и ОРВИ
Грипп входит в группу острых респираторных вирусных инфекций с воздушно-капельным путём передачи возбудителя. Заболевание характеризуется острым началом, лихорадкой (с температурой 38°С и выше), общей интоксикацией и поражением дыхательных путей.
-
Яман шеш соңгы стадияләрендә гына беленә башлый
Мәкерле дошман. Белгечләр елдан-ел тамыр җәйгән яман шеш авыруын шулай дип атый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннардан аңлашылганча, Җир шарында ел саен яман шештән 9 миллион чамасы кешенең гомере өзелә. Бу нәрсә белән аңлатыла? Яман чирне алдан кисәтеп буламы? Табиб-онколог, проктолог, хирург Тимур Касыймов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.
-
Ютәлдән - сода пары ингаляциясе
Ютәлдән чәй содасы пары бик тиз ярдәм итә. Аны ничек ясарга, түбәндә сүз шул хакта.
-
Ел башыннан диспансеризация үткән 202 кешедә авыру табылган
Актаныш районында яшәүче 4315 кеше 2022 нче елның 8 аенда диспансерлаштыру узган.