Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

«Актаныш җырлары» фестивале җиңүчеләре акчалата бүләкләргә лаек булды

«Актаныш җырлары» фестивалендә беренче дәрәҗә лауреатлар – 13, икенче дәрәҗә лауреатлар – 15, өченче дәрәҗә лауреатлар – 10, дипломат булган башкаручылар саны – 9 булды.

Инсаф Хәбибуллин, Фәнәвис Дәүләтбаев, Мирзанур Фәрукшин һәм Илмир Заһертдинов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Беренче урын ияләре

“Халыкчан җырчы” номинациясендә Илмир Заһертдинов, Финус Нургалиев, Зәлифә Әмирова үз яшьтәшләре арасында I урынга лаек булдылар.
“Җырлыйм туган якта” номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең квартеты, Усы җирлегеннән “Рәйхан” вокаль ансамбле, Актаныш ветераннар оешмасының хатын-кызлар һәм ир-атлар вокаль ансамбльләре, Иске Байсар мәдәният йортының “Ядкарь” катнаш вокаль ансамбле җиңү яулады.

“Үз илемдә – үз көем” номинациясендә Татар Ямалыдан Айнур Гыйльманов, Актаныштан Ләйсән Разыева, Кировтан Назлыгөл Сираева, Иске Байсардан Әлфия Галиева, Актаныш ветераннар оешмасыннан Назиф Әгъләмов – I урын иясе.

Такталачыктан 80 яшьлек Фоат Вәлиуллинга махсус бүләк тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев