Әти сүзе – тәрбиянең ышанычлы терәге
Актанышның 1 нче урта мәктәбендә узган «Әти сүзе» район семинары гадәти киңәшмә генә түгел, ә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең уртак җаваплылыгы турында тирән эчтәлекле сөйләшү мәйданына әверелде.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Биредә район җитәкчелеге вәкилләре, мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп директорлары, әтиләр советы җитәкчеләре һәм актив әтиләр
катнашты. Очрашуның төп максаты – бала тәрбиясендә атаның ролен күтәрү, мәктәп белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту һәм уртак тәҗрибә уртаклашу булды.
Чара мәктәп ишегалдында Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы парад белән башланып китте. «Тургай» вокаль ансамбле чыгышы чарага аерым рух өстәде.
Күргәзмәләрдә –
иң җылы хисләр
Мәктәп диварларында исә балаларның күңел җылысын чагылдырган күргәзмәләр урын алган иде: стена газеталары, әтиләр турында әзерләнгән лэпбуклар, кул эшләре. Һәр экспозициядә балаларның әтиләренә карата хөрмәте, соклануы һәм горурлыгы ачык сизелде.
Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән лэпбуклар кунакларда зур кызыксыну уятты. Балалар анда әтиләренең һөнәрләре, тормыш юлы, мавыгулары турында сөйләгән, гаилә фотолары һәм истәлекләр туплаган. Бу эшләр аша балалар күңелендәге иң җылы хисләр чагылган.
Күргәзмәдә махсус хәрби операциядә катнашып, яраланып кайткан Рамил Шаязданов та кызы Раяна белән катнашты.
Мөмкинлектән файдаланып, алар белән сөйләшеп алдык. Рамил үзенең бүгенге көндә гаиләсе белән янәшә булуның кадерен ныграк аңлавын әйтте.
– Әтинең роле гаиләдә бик мөһим. Балалар өчен әти – терәк. Мин балаларны хезмәт сөючән, тәртипле итеп
үстерергә тырышам, – диде ул.
Ә кечкенә Раяна исә әтисен «көчле һәм матур» дип атады. Аның: «Әти безне тәртипле булырга өйрәтә», – дигән сүзләре күңелгә үтеп керде.
“Кухня – өйнең йөрәге” дигән проект белән катнашучы Булат Гыймадиев агачтан эшләнгән кухня кирәк-яракларын хезмәт укытучысы һәм әтисе беән бергәләп ясавын әйтте.
– Мин агач эше белән өченче ел шөгыльләнәм инде. Миңа әти гел булышып тора. Безгә яхшы тәрбия бирә. Мин әтием белән горурланам, – диде ул.
Чарада техник иҗат белән кызыксынучы балаларның эшләре дә тәкъдим ителде. Җиденче сыйныф укучысы Ислам Шәйморатов үзе ясаган кар чанасы белән таныштырды. Әтисе Ришат сөйләвенчә, ул кечкенәдән техника белән кызыксына, интернет аша өйрәнеп, двигательләр һәм редукторлар белән эшләргә алынган. Бу мисал ата белән бала арасындагы уртак шөгыльнең нинди нәтиҗәле тәрбия чарасы булуын тагын бер кат раслады.
Гаилә, мәктәп һәм
җәмгыять бердәмлеге
Семинарның рәсми өлеше мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Мәктәп директоры Альберт Мансуров чыгышында белем бирүнең төп максаты сан артыннан куу түгел, ә бәхетле һәм чын кеше тәрбияләү икәнлеген ассызыклады.
– Бала мәктәптә үзен бәхетле итеп тоярга тиеш. Безнең бурыч – белем бирү генә түгел, ә әти-әнисен хөрмәт итүче, туган җирен яратучы шәхес тәрбияләү, – диде ул.
Мәктәпнең әтиләр советы җитәкчесе Айрат Гыймадиев чыгышы исә чараның төп фикерен тагын да тирәнәйтеп җибәрде. Ул бүгенге җәмгыятьтә әтиләр җаваплылыгының аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.
– Әти булу – зур дәрәҗә генә түгел, зур җаваплылык та. Бала өчен әти – батырлык, намус, тәртип үрнәге. Баланың киләчәге гаиләдән башлана, – диде ул.
Айрат Гыймадиев бүгенге көндә аеруча борчу
тудырган мәсьәләләрнең берсе – балаларга питбайклар һәм төрле мототехника сатып алу
проблемасына да тукталды. Аның сүзләренчә, күп кенә ата-аналар мондый техниканы уенчык итеп кабул итә, әмма ул җитди хәвеф чыганагы булырга мөмкин.
– Бер генә кыйммәтле бүләк тә бала гомереннән кыйммәтрәк түгел. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмичә техника белән идарә итүе зур куркыныч тудыра, – дип ассызыклады ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова бүгенге җәмгыятьтә мәктәп белән гаиләнең бердәм эшләве аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.
– Бала тәрбиясе – ул мәктәпнең генә эше түгел. Гаилә белән мәктәп бер юнәлештә эшләгәндә генә нәтиҗә була. Әтиләр советының актив эшләве – район өчен бик әһәмиятле күренеш. Чөнки бала тормышында әти кешенең катнашуы аның киләчәгенә турыдан-туры йогынты ясый, – дип ассызыклады ул.
Районның әтиләр советы җитәкчесе Рамил Сәлахов та чыгышында бу хәрәкәтнең әһәмиятенә тукталды.
– 2016 елда Татарстан
Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә районнарда һәм авыл җирлекләрендә әтиләр советлары оештырыла башлады. Шуннан бирле без бу эшне системалы алып барабыз. Һәр мәктәпнең үз алымы, үз тәҗрибәсе бар. Әмма барыбызның да максат бер – балаларыбызны җәмгыятькә кирәкле, тәртипле, хезмәт сөючән шәхесләр итеп тәрбияләү, – диде ул.
Аның сүзләренчә, әтиләр советы бүген мәктәп белән гаилә арасындагы иң нәтиҗәле хезмәттәшлек формаларының берсенә әверелгән.
– Әти кешенең бала тормышында актив булуы бик мөһим. Балалар әтиләренең янәшәдә булуын тоеп үсәргә тиеш. Безнең бурыч – гаиләләрне берләштерү, балалар өчен дөрес тәрбия мохите булдыру. Әлеге мәктәпнең әтиләр советының эшчәнлген бик яхшы дип бәяләр идем. Бүген бик күп үрнәк мисаллар күрдек. Әтиләрнең сәхнәдән чыгыш ясавы да, мәктәп белән ата-аналарның тыгыз хезмәттәшлеген күрсәтә. Без аларга киләчәктә уңышлар телибез, – дип билгеләде Рамил Сәлахов.
Балалар иминлеге –
игътибар үзәгендә
Семинарда профилактика һәм куркынычсызлык мәсьәләләренә дә зур урын бирелде. Техника күзәтчелеге, полиция һәм янгын сакчылыгы вәкилләре балалар иминлеге, хокук бозуларны кисәтү, юл һәм янгын куркынычсызлыгы буенча чыгышлар ясады. Алар ата-
аналарның шәхси үрнәге бала тәрбиясендә иң көчле тәэсир итү чарасы булуын искәртте.
Интерактив өлештә катнашучылар «Ата булу – бергә үткән юл» дип исемләнгән аралашу форматында фикер алышты. Әтиләр мәктәп тормышында актив катнашу, балалар белән уртак вакыт үткәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау турында үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Семинарның һәр чыгышында уртак бер фикер яңгырады: бала тәрбиясе – мәктәпнең генә түгел, иң беренче чиратта гаиләнең уртак хезмәте. Әти кешенең бала тормышында актив булуы аның холкына, белемгә мөнәсәбәтенә, җәмгыятьтә үз урынын табуына турыдан-туры тәэсир итә.«Әти сүзе» семинары тагын бер мөһим хакыйкатьне раслады: көчле гаилә – көчле җәмгыять нигезе. Ә баланың күңелендә иң зур тәрбия көче еш кына нәкъ менә әти сүзендә, әти үрнәгендә ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев