Балалар өчен яза
Алсу Галиева балалар өчен яза. Шигырь язарга аны кызлары илһамландыра. Ул – һәвәскәр иҗатчы, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, сәркатибе.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотосы.
Алсу Гамил кызының иҗаты нур бөркелеп торган өеннән, тәмле ризыклар әзерләнгән кухнядан, уенчыклардан, балалар мәйданчыгыннан башлангыч алган. Кече яшьтәге укучылар йөрәгендә дәвам итә.
– Энергияне читтән алмыйм, аны үзем тудырам. Минем өчен тигез тормыш, тынычлык мөһим. Уйлаган эш үз нәтиҗәсенә барып җитсә, канәгатьлек алам. Әйдә, дигәнгә иярә торган кеше түгелмен. Үз көчемә таянам. Буш сүзне, гайбәтне, тәгаен белмәгән вакыйгаларны күпертеп сөйләргә яратмыйм. Андый әңгәмәләргә кушылмыйм. Ялгыз дип әйтү дә дөреслеккә туры килми, чөнки минем гаиләм бар. Гаиләм – беренче урында тора, – ди каләм иясе.
Күптән түгел Алсу Галиеваның балалар өчен язылган китабы дөнья күрде. Шигырьләре интернет челтәрләрендә күренеп тора. “Көмеш кыңгырау” газетасында басыла. Балалар өчен иҗат итү өчен аерым сәләт кирәкме? Нәрсә этәргеч бирә? Шул хакта авторның үзеннән сораштырыйк әле.
– Кечкенәләр өчен шигырьне һәркем дә яза белергә тиеш дип уйлый идем. Чөнки без бөтенебез дә балачакта кулга каләм алып, дүртьюллык булса да иҗат иттек. Ләкин бу юнәлештә иҗат белән шөгыльләнү җиңел эш түгел. Сабыйлар телен аңлау күп кешегә бирелмәгән. Фикереңне
кыска, 8-12 юлга сыйдырырлык итеп яза белергә тиешсең. Балаларны алдап булмый. Алар син яратып, ихласлык белән
тудырган шигырьгә өстенлек бирә. Рифмасын дөресләп, тәртипкә салгач кына тәкъдим итәм.
– Зурлар өчен дә язасыңмы, илһамны кайдан аласың, Алсу?
– Зурлар өчен дә язам. Үз укучысын тапкан шигырьләр популяр булса, аны укысалар, күңелгә рәхәтлек бирә. Ә балалар яратып, ятлап сөйләсә – бигрәк тә канатландыра. Әйләнә-тирәмдәге күзәтүләрдән алам илһамны. Кечкенә балаларым – илһамчыларым. Кызларым – хәрәкәтчән. Аларга карагач шигырь тудырмый калу мөмкин түгел. Очрашуларда да балалар тарафыннан бирелгән сораулар бик кызыклы тоела.
– Берәр шигырьнең язылу тарихы белән таныштыр әле.
– “Тамчылар” китапчыгына кергән “Чәйгә чакырам” шигыре. Шимбә һәммәсе эшкә,
укырга таралгач, кечкенә кызым Диана белән өйдә калабыз. Ул йокыдан торганчы, ашау ягын хәстәрлим. Апалары укудан кайтуга тәбикмәк тә пешерәм. Чөнки яраталар. Тәмле ис бөтен өйгә тарала. Кечкенә кызым уянып чыккан. Яныма килеп, тәбикмәк сорады. Эшем бетмәгән, таба кызган, шулай да бер кызык хәлне күреп алдым. Калын итеп пешерәм. Кечкенә кызым кулына зур тәбикмәк тоткан, йокысыннан күзләре дә ачылып бетмәгән, чәче-башы тузган, авызын зур итеп ачкан. Үземә дә кызык булып китте шушы күренеш. Ул шигырь тууга сәбәп булды.
– Балаларга нәрсә хакында язу кызык һәм мөһим?
– Бу сорауга үзем дә җавап таба алмыйм. Бүген язган иртәгәгә искерер кебек. Балаларга кызык темалар үзләре янында. Аларга таныш нәрсә турында язарга кирәк, җитеш кенә. Бер көндәге тормышны яхшы белән яманны аеру, кешелеклелек сыйфатларын булдыру кирәк. Балалар үскән саен, тирә-якны танып-белүе арта. Мин дә алар белән бергә үсәм. Темалар да күбәя.
Күптән түгел “Алтынчәч” балалар бакчасында витаминнар турында аңлатма дәрес булды. Хәрефләр танып белүгә атап ике шигыремне язган идем. Балаларга тәрбияче тарафыннан укылды алар.
Өч кыз әнисе булганга, малайларга карата атап язу темасыннан мәхрүм. Бер дә белмәгән эшкә тотынмыйм. Шулай ук кара юмор белән кешене җәлеп итеп була, ләкин мин ул юнәлештә дә иҗат итмәячәкмен. Багышлауларга да күңел тартмый. Шигырь язу – көнбагыш чиртү түгел, ул – акыл хезмәте.
– Шигырь ничек туа?
– Декабрь көнне эшкә килдем, иртәнге якта кешеләрем аз. “Болгар” радиосын куштым. Анда “Иртәнге чәй” тапшыруы бара. Такмакны язып бетерергә икеюллык тәкъдим итәләр. Такмак дигән сүзен ишетмәгәнмен, икеюллык дигәнен генә ишетеп алдым да, шигырь итеп язып җибәрдем. Аны укыдылар.
Ул өч төрле юл белән туа. Шигъри телле булырга гына кирәк, анысы – төп шарты. Шигырь үзе килә, яки аны сиңа җиткерәләр, яки син үзең шунда катнашасың. Шигырь юллары – төш кебек; шунда ук язып куймасаң, очып китә, хәтердә калмый.
– Балачакта язганнарыңны саклыйсыңмы?
– Кечкенә чагында язганнарым бүген укырлык түгел. 7 яшьтә ук кулыма каләм алдым, тик алар камиллектән ерак торалар. Сөн буе шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатын киң яктырттылар, бу чор минем балачакка туры килде. Актаныш балалары “Ялкын”га бик күп язалар иде. Ләкин мин тәвәккәлли алмадым.
– Балалар язучысына кирәкле 3 сыйфат?
– Балалар язучысына иң кирәкле 3 таләпнең беренчесе – самими булырга кирәк. Тормышны сөю – икенчесе. Балалар өчен язганда әти яисә әни кеше булу мәҗбүридер дип уйлыйм, бу – өченчесе.
– Тормыш иптәшең кем булып эшли, иҗат белән шөгыльләнүеңә ничек карый?
– Тормыш иптәшем Айзат Әхмәтвәли улы – биология укытучысы. 15 елдан артык эшли, сайлаган һөнәренә тугры. Иске Айман мәктәбендә эшләде. Аннары – Пучы мәктәбе. Зөбәердә укытты. Кызганыч, Иске Айман, Зөбәер мәктәпләре ябылды. Йөреп эшләде. Әле беренче елын гына Актанышта укыта, үзебез белем алган икенче мәктәптә хезмәт куя.
Айзат миннән бер яшькә генә зур булса да, бер үк балалар бакчасына йөргәнбез, бер мәктәптә укыганбыз, ләкин бер-беребезне белмәгәнбез. Ул – рухи терәк, иптәш, таяныч.
Актаныш – сәләтле кешеләргә бай җирлек. Тормыш иптәшем дә балачакта шигырьләр язган. Глүс Сабиров бер өй аркылы гына яшәгән. Каенатам аны искә алганда, “Мәкаләләрне, шигырьләрне кычкырып укый иде”, – ди. Иптәшемнең гаиләсе дә шундый булган, дүрт бала үскәннәр. Иҗат итүемә уңай карый.
– Бу тормышта иң борчыганы – нәрсә?
– Тормышта иң борчыганы – билгесезлек. Илебезнең киләчәге борчый. Оптимизация дип, авыллардагы мәктәпләрне ябалар. Бала тудыру йортлары кыскартыла. Бу хәл бер дә дөрес түгел. Туган телебезне тиешле дәрәҗәдә кулланмыйбыз. Үз телебездә аралашу өчен белем җитми. Буыннарның бер-берсен аңлый алмау дәрәҗәсе әлләни ерак түгел кебек. Татар теленең популярлыгы кимү борчый.
– Иң зур хыялың?
– Китап чыгару – иң зур хыялым. Чынга ашар дип ышанам. Чөнки балачак хыялым чынга ашты: “Көмеш кыңгырау” газетасының беренче битендә бастырып чыгардылар. Бу сәләтем мине кая алып бара – менә шуны да беләсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев