Бәхетле гаилә – язмышның иң зур бүләге
Тигезлектә яшәүче бәхетле парларны алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйлары белән тәбрикләделәр. Хөрмәтләү чарасы 22 декабрь көнне районның тантаналар залында узды.
Филиза СӘЛАХОВА
Үз вакытында тырышып хезмәт куйганнар, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр алар. Хәзер дә тик утырмыйлар, хәрәкәттә – бәрәкәт барлыгын белеп, тормыш-көнкүрешләрен тәртиптә, бөтенлектә алып барырга тырышалар. Оныкларын тәрбияләүдә үз өлешләрен кертәләр. Авылның үрнәк гаиләләре булып саналалар.
Район башлыгы Ленар Зарипов һәрбер гаиләнең аерым үзенчәлеген тотып алып, тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде. Гаилә коруларының түгәрәк даталары уңаеннан иң матур, иң изге теләкләрен җиткерде.
– Районыбыз, республикабыз, илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, гаиләләр бу залда җыелганнар. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Яшь буынга үрнәк булып, тагын бик озак еллар бергә яшәргә язсын сезгә, – диде район башлыгы Ленар Зарипов.
Яна Әлем авылыннан Марс Иван улы һәм Әнүдә Арыслан кызы Белоусовлар, Иске Байсар авылыннан Мөбәрәк Хашим улы һәм Рәсимә Әхмәдулла кызы Хашимовлар 60 ел бергә гомер кичерәләр. Аларның бриллиант туйлары.
Әҗәкүл авылыннан Раил Якуп улы һәм Фәһәния Галимәрдан кызы Якуповларның, гаилә корып, бергә яши башлауларына – 55 ел. Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
Ирмәштән Митҗан Хәсән улы һәм Мәрьямә Шәкерт кызы Шакировлар, Актаныштан Нургаян Гаян улы һәм Равидә Шамил кызы Нурлыевлар, Хәләф Муса улы һәм Тәслия Әхәт кызы Әхтәмовлар, Хамис Хәмидулла улы һәм Фәйрүзә Гаяз кызы Хәйруллиннар, Югары Богадыдан Роберт Фәрхетдин улы һәм Хөллия Фәүзи кызы Сәхаповлар, Иске Әгъбәстән Мөхәмәтгавис Нурлыгаян улы һәм Сәкинә Сахирҗан кызы Вахитовлар, Кәзкәйдән Фәһим Нәкый улы һәм Глүдә Гыймазелислам кызы Нәбиевләр, Буазкүлдән Салихҗан Рәхимҗан улы һәм Рәсүлия Рәис кызы Хәбирҗановлар, Киров авылыннан Вил Заһит улы һәм Зөлфия Әсләм кызы Фазлыевлар, Фагил Габидулла улы һәм Гөлсәрия Әбелкәес кызы Хәбибуллиннар, Рөстәм Әхсән улы һәм Илгизә Габделхәй кызы Хәсәновлар 50 ел бергә гомер итәләр. Алтын туйларын каршы алдылар.
Һәрбер гаиләгә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева һәрберсенең тормыш һәм хезмәт юлы, гаилә традицияләре белән таныштырды.
– Үз вакытында районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйганнар. Аларга саулык-сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телибез. “Гаилә”, – дип әйтүгә, әти-әни, әби-бабай, балалар, оныклар күз алдына килә. Дус, тату яшәгәндә тормыш матур, яшәү дә җиңелрәк, күңеллерәк. Гомер иткәндә төрле хәлләр дә килеп чыга, шундый чакта сабырлык, түземлек, бер-береңә терәк булу кирәк. Һәрбер гаиләгә дә тигез, озын гомер, матур юбилейлар насыйп булсын, – диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Тантаналы чарага парлы гаиләләрнең балалары, туганнары килгән иде. Алар да якыннарын юбилейлары белән тәбрикләделәр, изге теләкләр юлладылар. Туганчыл, ярдәмчел, киң күңелле булуларын, балаларга, оныкларга яхшы тәрбия бирүләрен искә алып, рәхмәтләрен белдерделәр. Алдагы көннәрдә дә тигезлектә яшәүләрен теләделәр.
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль чыгышлары тантанага бәйрәм нуры өстәде. ЗАГС тарафыннан оештырыла торган мондый чараларның ахырында бик күңелле бер традиция саклана. Робсон Мусин башкаруындагы җырга кушылып, барысы да парлы биюгә кушылалар, вальс әйләнәләр. Бу юлы әлеге җырны Кыш бабай башкарды. Чөнки Яңа ел бәйрәме якынлашып килә иде.
Иң кызыгы шунда: Робсон Мусинның Кыш бабай ролендә балаларны, зурларны сөендереп, чыгыш ясый башлавына төп-төгәл 60 ел тулды. Матур җырлый торган Кыш бабайны һәрбер җирдә яратып каршылыйлар.
Юбиляр гаиләләр дә шушы юмарт, киң күңелле Кыш бабай белән, күтәренке рухта бер-берсен тәбрикләделәр, бергәләп фотога төштеләр. 2025 ел алар өчен иң истәлекле елларның берсе булып, күңелләрендә бик озак сакланыр әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев