Бәхетләрен җирдә тапканнар
"Чишмә" хуҗалыгы механизаторы Фәндәвис Галләмов тумышы белән Аккүз авылыннан. Туган авылында – сигезьеллык, Байсар мәктәбендә урта белем алгач, 1979 елда ил алдындагы бурычын үтәү өчен армия сафларына алына. 1981 елда исән-сау әйләнеп кайткач, колхозда шофер булып эшли башлый. 1984 елдан тракторга утыра. Көзге урып-җыю чорында комбайн иярли.
–Эшләү дәверендә дүртенче комбайнны йөртәм. Башта “Нива”да, аннан “Дон-1500” дә йөрдем. КСК да эшләдем. Әлеге “Дон-1500” белән быел уникенче сезон урып-җыюда катнаштым, – ди ул.
Быел тимер аты белән 14 мең центнердан артык икмәк суктырган ул. Язгы кыр эшләре вакытында, кыш көннәрендә МТЗ-1221 тракторына утыра.
Тормыш иптәше Илия белән алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Фәндәвис Галләмов улларында да кечкенәдән үк техникага мәхәббәт тәрбияли. Бераз кул арасына керә башлауга, аларны үзе янында комбайнчы ярдәмчесе итеп йөртә.
– Олы улым Фәнүс белән 4-5 ел, уртанчысы Рәмзил белән – өч, кечкенәсе Илгиз белән ике ел эшләдем, – ди ул. Фәнүсе әтисе юлыннан китә. Бүгенге көндә хуҗалыкта хезмәт куя. Трактор да, комбайн да иярли.
– Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникага запас частьлар белән дә өзеклек булганы юк. Хезмәт хакын да вакытында биреп баралар, – ди алдынгы механизатор. – Ихатада мал-туарлар да асрыйбыз. Хуҗалык печәнен, икмәген биреп тора.
Быел үзенең 60 яшен каршы алачак Фәндәвис Галләмов киләсе ел өчен комбайнын ремонтлауга керешәчәк.
“Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә савымчы булып эшләүче Алсу Закирова тумышы белән Табанлыкүл авылыннан. 1995 елда Усы авылына килен булып төшкәч, савымчы булып эшли башлый. 2013 елдан Киров бүлекчәсенә килеп хезмәт куя.
– Көнгә ике тапкыр савабыз. Дүрт савымчы эшлибез. Берәү ял иттерә. Чиратлап ял да итәбез. Безне вахта машинасы йөртә, – ди Алсу.
Иртәнге дүртенче яртыда эш урынында булу өчен аңа сәгать ничәдә торырга кирәклеген чамалау кыен түгел. Шулай да, сөтбикәләре янына яратып, сагынып киләм, ди ул. Бүгенге көндә Алсу 70 сыер сава. Алардан көнгә 1000 литр сөт ала. Кичке савымга алар көндезге икенче яртыда киләләр. Сыерларын ычкындырып һавага чыгаралар. Асларын чистарткач, сөтбикәләрне кертеп, сәгать 4тә сава башлыйлар.
Тормыш иптәше Глүс тә, ике уллары да шушы агрофирмада хезмәт куя. Кечесе әле укый икән.
– Эшебездән зарланмыйбыз. Хезмәт хакын вакытында биреп барлар. Исән-сау эшләргә язсын, – ди уңган.
“Алга” хуҗалыгы механизаторы Данис Вахитов кайбер яшьтәшләре кебек бәхет эзләп читкә чыгып китми. Туган авылы Әгъбәс аңа бар шәһәрләрдән дә якынрак һәм кадерлерәк. Техникага мәхәббәт аңа мәктәптә укыган вакытта тәрбияләнә.
– Чуракай мәктәбендә укыганда безгә трактор дигән фән керде. Аннан Фарсил абый Кадерголов укытты. Ул безне тракторның барлык серләренә төшендерде. Укуны бетергәндә тракторчы-машинист дигән таныклык биреп чыгарды. СПТУга барып укып йөрмәдек. Шул Фарсил абый биреп чыгарган таныклык белән трактор йөртү таныклыгы алып, эшләп йөрибез. Бүгенге көндә ул мәрхүм инде, аңа нык рәхмәтлебез, – ди Данис.
Армия сафларында хезмәт итеп кайту белән хуҗалыкта эшкә кала. ДТ-75 тракторын иярли. Аннан Т-150 тракторына утыра. Тырышлыгын, техникага булган сак карашын күреп, аңа яңа кайткан К-735 тракторын тапшыралар.
– Яңа, яңа инде. Сөенеп эшлим. Шул тикле уңайлы. Басуда быелгы эшләрне бетердек. Чәчәсен чәчтек. Эшкәртәсен эшкәрттек. Агрегатларны саклауга куйдык. Тракторны юып, кертәсе генә калды, – ди ул.
Тик торуны белмәгән уңган кышкы чорда фермада терлекче булып эшли икән.
Тормыш иптәше Ирина да хуҗалыкта. Ул пешекче булып хезмәт куя. Әлеге эшсөяр гаиләдә дүрт бала үсә. Хәзер инде алар да кул арасына керә башлаганнар. Урып-җыю чорында ындыр табагында эшлиләр, дип горурлана әтиләре алар белән.
– Эш яраткан кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Иң мөһиме, сәламәтлек булсын. Сәламәтлек булмаса, бер җирдә дә эшләп булмый. Хуҗалык яшәсен, ул яшәсә, бар да була, – ди Данис.
“Тамыр” хуҗалыгының баш инженеры Рәес Гыйльмановның әлеге хуҗалыкта эшли башлавына да 30 елдан артык вакыт узган.
Туган авылы Иске Богады мәктәбендә урта белем алгач, армия сафларында хезмәт итә. Кайткач бер ел хуҗалыкта төрле эштә эшли. Аннан 1985 елда Бөгелмәдәге индустриаль-педагогия техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач, бер ел СПТУ-80 дә хезмәт куя. Әмма күңеле туган авылына тартыла. Һәм ул 1989 елда туган колхозына кайтып, механик-технолог булып эшли башлый.
Үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, оештыру сәләте көчле булган хезмәткәрне 2003 елда баш инженер итеп куялар.
– Баш инженерның төп вазифасы, көн дә техниканы эшкә чыгару, аның ватылмыйча, механизаторларның исән-сау эштән әйләнеп кайтуын тәэмин итү булып тора. Җирлектәге бөтен механикалаштырылган техниканың төзеклеге өчен дә җавапчылык безнең өстә, – ди Рәес Гыйльманов.
Хезмәтен яратып башкаруын яшерми ул. Шуңа да кайчан гына булмасын, аны машина-техника паркында, механизаторлар янында очратырга мөмкин. Хәзер алар агрегатларны, техниканы ремонтлау белән шөгыльләнәләр.
Тормыш иптәше Рәсимә белән ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Хәзер инде оныклар сөяләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев