Бүген – гади машина, иртәгә – зур һөнәр
“Иман” спорт сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Иң гади автомобильләр” шәхси-команда республика бәйгесенең зона этабы узды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Әлеге чара балаларның техник иҗатка кызыксынуын арттыру, аларның сәләтләрен үстерү һәм киләчәк һөнәр сайлауга этәргеч бирү максатыннан оештырылды.
Бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән дүрт команда көч сынашты. Ютазы районы командасы исә ярышка онлайн форматта кушылып, үз осталыкларын ерактан ук күрсәтте. Катнашучылар төрле шартларда әзерләнгән, әмма максатлары бер – үз куллары белән ясалган автомашиналарның мөмкинлекләрен сынап карау иде.
Чараны ачып, балалар иҗат үзәге җитәкчесе урынбасары Әлфия Галиева катнашучыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде.
– Бәлки киләчәктә балалар шушы машиналарга бәйле һөнәр сайлап, тормышларында зур файда китерерләр. Сезгә яңа елда яңа уңышлар юлдаш булсын, – диде ул.
Ярыш башланыр алдыннан катнашучыларга бәйге шартлары җентекләп аңлатылды. Аннары балалар үзләре ясаган автомашиналарны кулларына алып, старт сызыгына бастылар. Беренче этапта резина моторлы, икенче этапта электр двигателе белән эшли торган кечкенә автомашиналар ярышты. Җиңүчеләр дип, машинасы иң ерак арага барып җиткән катнашучылар билгеләнде.
Балаларның һәрберсе үз командасы өчен җан атты. Гади автомашиналарын кадерләп кенә тотып, старттан җибәреп, аларның хәрәкәтен дулкынланып күзәттеләр. Машиналары ераккарак киткәннәр сөенечләрен яшермәде, ә ярты юлда туктап калганнарының кәефләре төшсә дә, сынатмаска тырыштылар.
– Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-мәктәбеннән 2 укучы алып килдек. Алар түгәрәкләрдә шушындый гади автомашиналар ясау белән шөгыльләнәләр. Бәйгедә ел саен катнашабыз. Призлы урыннардан калган юк, – ди сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-мәктәбенең хезмәт укытучысы Рөстәм Шәймәрдәнов.
– Укучылар фән-техника белән кызыксынамы?
– Нык кызыксыналар. Әгәр рөхсәт итсәң, алар остаханәдән чыкмаслар да иде. Эзләнәләр, ни дә булса уйлап табып, шуны ясарга омтылалар. Әлеге ярышка да катнашырга теләүчеләр күп. Әмма нигезләмә буенча ике генә укучыны катнаштыра алабыз.
– Машинларны ясаганда чималны кайлардан аласыз?
– Кайдан таба алабыз, шуннан булдырабыз. Тәгәрмәчләрен, двигательләрен ватылган уенчык машиналарныкын куябыз. Кайберләрен сатып та алырга туры килә. Монда катлаулы әйберләр юк.
– Без әлеге бәйгегә Яр Чаллы шәһәренең 5 нче техник балалар иҗат үзәгеннән ике бала белән килдек. Бу ярышны ел саен көтеп алабыз, уңышларыбыз да бар, – ди үзәкнең бүлек мөдире Альбина Нәҗмиева.
– Балаларны техник иҗатка тарту авырмы?
– Юуук. Безнең балалар иҗат үзәгенә бер мең бала йөри. Алар инженерлык академиясе, робототехника, махсус автомобильләр түгәрәген аеруча яраталар. Әлеге түгәрәкләрдә алган белем аларга киләчәктә һөнәр сайлаганда нык ярдәм итәчәк, дип исәплим.
Бәйге ахырында барлык
этаплар нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар билгеләнде. Аларга кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара катнашучыларга онытылмас тәэсирләр, яңа дуслар һәм киләчәккә илһам бирде. Камил Кручинин, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:
– Мин түгәрәккә теләп йөрим. Бүген резина моторлы гади автомашинаны
ераклыкка җибәрү буенча катнашам. Минем машинам егерме биш метрга кадәр ераклыкка бара ала. Бирегә үзебез ясаган кечкенә трактор да алып килдек. Киләчәктә чын-чынлап йөри торган трактор ясарга хыялланам.
Рим Хәбетдинов, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-мәктәбе укучысы:
– Бүген ярышта электр моторлы машинам белән катнашам. Төгәллек буенча көч сынашам. Машина унике метр ераклыктан туры барып, ярты метр киңлектәге капкага керергә тиеш. Кертеп карадым, керә.
Данил Ярмуллин, Яр Чаллы шәһәренең 5 нче балалар техник иҗат үзәгенә йөрүче:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев