Актаныш

Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Чөгәнә мәдәният йорты – балаларның яраткан урыны

Авыл җирендә мәдәният учагы һәрвакыт аерым бер әһәмияткә ия. Ул – ял итү урыны гына түгел, ә үсеш, аралашу, иҗат үзәге дә.

Рузилә ХӘСӘНОВА Автор фотосы.

Чөгәнә авылы мәдәният йорты да нәкъ менә шундый урыннарның берсе. Аның җитәкчесе Алсу Арсланова соңгы елларда биредә балалар өчен тулы канлы, кызыклы мохит булдыруга зур көч куя. 2022 елда мәдәният йорты коллективы «Иң яхшы мәдәният учагы» грантында катнашып, 100 мең сумлык грант отуга ирешә. Бу акчага проектор һәм экран сатып алына. Шуннан бирле мәдәният йортының тормышы тагын да җанланып китә.

– Без хәзер балаларга даими рәвештә төрле презентацияләр, мультфильмнар, кинофильмнар күрсәтәбез, – ди Алсу Арсланова. – Темалар да бик төрле: терроризмга каршы, суда һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, юл йөрү иминлеге. Күптән түгел генә Тукай юбилеена багышланган чара үткәрдек. Балалар карыйлар гына түгел, соңыннан сорауларга җавап бирәләр, фикер алышалар, – ди ул.

Мондый эш алымнары үз нәтиҗәсен дә бирә: балалар мәдәният йортына бик теләп йөри башлый. Алар бирегә дәрестән соң да, каникул вакытында да ашкынып килә. – Җәйге, көзге, кышкы каникулларда без алар өчен көн саен мультфильмнар күрсәтәбез, – дип дәвам итә җитәкче.

– Балалар бик актив. Кайчак алар үзләре үк: «Моның яңасы чыккан!» – дип тәкъдимнәр белән киләләр. Мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәге дә эшли. Анда 8–10 бала даими шөгыльләнә. Ә җәй айларында бу сан 30га кадәр җитә. Балалар үзләре аны «Кристаллар» дип атаган.

– Авыл өчен бу бик яхшы күрсәткеч, – ди Алсу Арсланова. – Җәй көне кунакка кайткан балалар да кушыла. Чөгәнә авылында барлыгы 195 кеше яши. Балалар саны да шактый: балалар бакчасына – 15, башлангыч мәктәпкә 8 бала йөри. Өлкәнрәкләре Актанышка барып укый. Укудан кайткач, аларның күбесенең үзәктәге түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге юк. Шуңа мәдәният йортындагы “Оста куллар” түгәрәге алар өчен бик отышлы. Түгәрәкләрдә балалар кул эшләренең төрле юнәлешләрен үзләштерә: мозаика ясыйлар, сабын ясау белән шөгыльләнәләр, хәтта агачтан ретро-автомобильләр дә җыялар.

– Схема буенча җыйдык без аны, – дип сөйлиләр малайлар горурланып. Аеруча балаларның күңеленә хуш килгән шөгыльләрнең берсе – «Эбру» техникасы. Бу – суда рәсем ясау сәнгате. – Бу традицион булмаган рәсем ясау ысулы, – дип аңлата Алсу Арсланова. – Махсус куерткычлы су әзерлибез, шунда буяулар белән төрле бизәкләр ясыйбыз. Аннары кәгазьне су өстенә куябыз, һәм рәсем аңа күчә. Соңыннан киптереп, үтүкләп куябыз – менә сиңа әзер картина!

 

Балалар бу дәресләрне аеруча яратып кабат-кабат сорап алалар. Без шунда вакытта да бер-берсен уздырып, бик матур әллә ничә картина ясап куйдылар. Мәдәният йорты эшчәнлеге моның белән генә чикләнми. Биредә концертларда катнашалар, җырларга өйрәнәләр, җәй көне дискотекалар да оештырыла. Моннан тыш, балалар өчен экскурсияләр үткәрелә – алар туган авыл тарихын, урам исемнәрен өйрәнә. Мәдәният йортында кечкенә генә музей да булдырылган.

– Без анда төрле экспонатлар белән таныштырабыз, – ди җитәкче. – Пластинкалар, видеомагнитофоннар... Һәрберсенең үз тарихы бар. Балалар да, олылар да бик кызыксынып карый. Чыннан да, авылга килгән һәр кеше иң элек шушы музейга керергә тырыша. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы бер күпер сыман.

Чөгәнә авылы мәдәният йорты – кечкенә генә авыл өчен зур мөмкинлекләр ачучы урын. Биредә балалар вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә, иҗат итә, өйрәнә, аралаша. Ә иң мөһиме – туган җиргә мәхәббәт, милли мәдәнияткә кызыксыну шушы диварлар арасында тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев