Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Финалда – белем һәм тәҗрибә

“Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабының финалы узды.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Әлеге мәртәбәле чарада район башлыгы Ленар Зарипов финалга чыккан 13 укытучы белән очрашты. Очрашу җылы, эшлекле рухта үтте һәм бәйгенең иң җаваплы мизгелләренең берсенә әверелде.

Финал өлешендә мөгаллимнәр “Педагогик интервью” форматында үзләренең һөнәри осталыкларын, фикерләү сәләтен, педагогик позициясен күрсәтергә тиеш иде. Бу сынау укытучылардан тирән белем генә түгел, ә заманча караш, логик фикерләү, тиз арада дөрес һәм нигезле җавап бирүне дә таләп итте.

– Бик дулкынландыргыч көн. Бүген “Ел укытучысы” бәйгесенең җиңүчесе билгеле булачак. Ул гыйнвар аенда Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында районыбыз данын яклаячак, – дип билгеләп үтте район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, бәйгедә катнашучыларны сәламләп.

Ул шулай ук әлеге бәйгенең әһәмиятенә аерым тукталды:

– “Ел укытучысы” –  бик җитди, зур җаваплылык таләп итә торган бәйге. Анда укытучы үзе генә түгел, ә бөтен мәктәп коллективы белән бергәләп әзерләнә. Нәкъ менә шундый уртак хезмәт яхшы нәтиҗә бирә дә инде. Быел бәйгенең финал өлешен бераз үзгәрттек: укытучылар мәгарифкә кагылышлы биш билет соравына җавап бирәчәкләр. Барыгызга да уңышлар телим, – диде ул.

Район башлыгы Ленар Зарипов та укытучыларга җылы сүзләрен җиткерде:

–  Сез барыгыз да тәҗрибәле, көчле, үз эшенә бирелгән укытучылар. Сезне укучылар ярата, хөрмәт итә. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бу бәйгедә катнашу үзе үк зур җиңү, чөнки аңа әзерлек күп көч һәм вакыт сорый. Зона этабына үткән укытучыны бергәләп әзерләргә кирәк булачак. Коллегаларыгыз ярдәм кулын сузар, дип ышанам. Районыбыз мәгарифен матур итеп күрсәтегез. Сезгә уңышлар юлдаш булсын, –  диде ул.

Сынау өлеше башланганчы район мәгариф идарәсе
методисты Роза Имамова бәйгенең алдагы этапларына анализ ясады.

– Быелгы бәйгедә районның 24 мәктәбеннән 35 укытучы катнашты. Беренче турда алар 25 минутлык ачык дәрес күрсәттеләр. Аннан соң ун минут дәвамында укытучылар үз дәресләренә анализ ясадылар, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Икенче этапта исә унбиш минутлык осталык дәресе тәкъдим ителде. Анда мөгаллимнәр үзләренең алдынгы педагогик тәҗрибәләре, эш алымнары белән таныштырдылар, –  дип сөйләде ул.

Роза Имамова чыгышында укытучыларның көчле якларын билгеләп үтү белән бергә, киләчәктә игътибар итәргә кирәк булган моментларга да тукталды.

Финалда һәр укытучы биш билет алды һәм алардагы сорауларга җавап бирде. Сорауларның күпчелеге логик фикерләүне, педагогик ситуацияләрне анализлауны таләп итә иде. Шулай да мөгаллимнәр югалып калмады, һәр сорауга
төпле, дәлилле җаваплар бирде, үзләренең һөнәри әзерлекле булуларын раслады.

Муниципаль этап финалы укытучылар өчен чын
мәгънәсендә һөнәри осталык, тәҗрибә уртаклашу, үз-үзеңне сынау мәйданы булды. Бәйге нәтиҗәләре алга таба да район мәгарифе үсешенә этәргеч бирер, ә җиңүче укытучы зона этабында да лаеклы чыгыш ясар, дигән ышаныч бар.

 

Илүсә Шәйгәрдәнова, Меңнәр мәктәбенең информатика укытучысы:

Мәктәптә эшли башлавыма әле беренче генә ел. Балаларны бик яратам, алар белән эшләү миңа зур канәгатьлек бирә. Киләчәктә дә үземне укытучы ролендә генә күрәм. «Ел укытучысы» бәйгесендә дә беренче тапкыр катнашам. Әлбәттә, бик дулкынландыра. Башта ачык дәрес бирдем,
мастер-класс күрсәттем, ә бүген инде «Педагогик дебют»та көч сыныйбыз. Бәйгедә катнашу зур әзерлек, тырышлык һәм рухи көч таләп итә”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев