ФОРПОСТ – уңай мохит, ышанычлы терәк
“ФОРПОСТ” оешмасындагы эшчәнлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән комплекслы, бердәм системада эшләүгә корылган.
Филиза ГОМӘРОВА
Автор фотосы.
Төп нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора. “ФОРПОСТ” иҗтимагый оешмасының Актаныш районындагы педагог-оештыручылары Ләйсән Солтанова һәм Нәзлия Мәннапова белән шул хакта сөйләштек.
– Балаларда спортка омтылу теләген уятырга, көчле һәм энергияле булуның норма икәнен күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук аларда илебезнең тарихын хөрмәт итү, казанышлары белән горурлану һәм Россиянең киләчәгендә яшьләр ролен аңлау хисен үстерәбез. Хокук бозу һәм деструктив тәртип безнең җәмгыятьтә кабул ителми. Аңа җәза булачагын төшендерәбез, – дип аңлатты форпостчы-белгечләр.
“ФОРПОСТ” җәмгыятенә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәргеләр җәлеп ителгән. Актанышта 1278 форпостчы исәпләнә. Моңа барлык авыллардан мәктәп укучылары, техникум студентлары, яшь гаиләләр керә.
Эшчәнлекнең төп үзенчәлеге шунда: без уйларга гадәтләнгәнчә, алар урамда патруль рейдларда йөрмиләр. Яшүсмерләргә уңай мохит булдыру, аларның буш вакытын дөрес итеп оештыруга өстенлек бирелә. Тренинглар үткәреп, аларны файдалы эшчәнлеккә җәлеп итәләр. Балаларның, яшьләрнең җәмәгать тәртибен бозарга вакытлары һәм теләкләре калмасын өчен тырышалар.
Авыр хәлдә калган гаиләләргә игътибар бирелә. Полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәк хастаханәсе белән берлектә эшлиләр. Комплекслы эшчәнлек нәтиҗәсендә генә максатка ирешеп була.
Актив булмасаң, биредә эшләп булмыйдыр
– Чараларны даими, квартал саен оештырабыз. Мәктәпләргә барып, әңгәмәләр үткәрәбез. Һәрберсенә аерым тема сайлыйбыз. “Интернет челтәренең иминлеге” дигән темага өстенлек бирелә. Кагыйдәләрне исләренә төшерәбез. Икенче тапкыр барганда “Ясалма фәһем” турында сөйләшәбез. Фотоны, видеоны чынбарлык контент аера белергә тиешләр. Җәмгыятьтә бик күп хәбәрләр яңалыклардагы контексттан алып бирелә. Без шул мәгълүматны кат-кат тикшерергә өндибез, дөреслеген ачыкларга чакырабыз. Үзләренең шәхси мәгълүматларын читкә җибәрмәү, шәхси блокны үзеңә зыян салмыйча алып бару юлларын күрсәтәбез, – диде Ләйсән Солтанова.
– Чараларны социаль-әһәмиятле темаларга карата оештырабыз. Безнең эшчәнлек тәртип бозуларны кисәтү юнәлешендә алып барыла. Онлайн чаралар да үткәрелә. Кырымга багышланган онлайн флешмоб ясадык. Балалар Кырым турында сөйләделәр. Кемдер аны барып күргән, кемнеңдер барып күрәсе килә. Вконтакте битендә Кырымга багышланган фотографияләр куеп, аның астына бераз мәгълүмат яздылар. Безгә шуның сылтамасын җибәреп, конкурста катнаштылар, – дип өстәде Нәзлия Мәннапова.
Форпостчы булуның өстенлеге бармы?
– Әгәр син җәмгыятькә файдалы булырга әзер икән – безгә, форпостчылар оешмасына, рәхим ит!
Бу үз киләчәген хокук саклау өлкәсе белән бәйләргә теләүчеләр өчен менә дигән старт һәм мөмкинлек. Форпостчы булу – чын тәҗрибә, һәм ул, һичшиксез, өстенлек бирә. Без волонтерлык, форпостчылык эшчәнлеген рәсми рәвештә теркәп барабыз. Шушы эшләр бердәм дәүләт имтиханына +2 балл өсти.
Социаль челтәрдә үз төркемнәре бар
Вконтакте социаль челтәрендә “ФОРПОСТ” Актаныш” дигән үз төркемнәре бар. Монда мошенникларга каршы көрәш буенча эшчәнлек алып барыла, постлар куялар, бәйгеләр үткәрәләр. Яшүсмерләрне алдакчылар җәтмәсенә эләгүдән саклау өчен кисәтү-аңлату эше киң җәелдерелгән. Мошенниклар тозагына эләкмәсеннәр өчен, ышанычлы чыганактан алынган мәгълүматлар тәкъдим ителә.
– Видеолекцияләр, язмалар урнаштырыла бу төркемдә. “Общее дело” гомумроссия иҗтимагый оешмасының рәсми сайты белән берлектә эшлибез. Анда экстремизмга, террорчылыкка каршы профилактик темалар күтәрелә. Шулай ук бу видоероликларда сәламәт яшәү рәвеше турында да агитация алып барыла, – диде алар.
Безнең белешмә
Ләйсән Илсур кызы Солтанова – Актанышта туып-үскән, 1994 елгы. Төп белеме – инглиз теле укытучысы. 2025 елның август аеннан бирле “ФОРПОСТ”та эшли.
Нәзлия Мәзһәб кызы Мәннапова – тумышы белән шәһәр кызы. 2014 елда Яр Чаллыдан Актанышка кайткан. Белгечлеге буенча – мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен педагог-психолог. Балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләгән. Берникадәр вакыт мәгариф идарәсендә хезмәт куйды. 2025 елның августыннан – “ФОРПОСТ”та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев