Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Яшь осталарга – лаеклы бүләкләр

Районда елдан-ел киңрәк колач ала баручы “Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестивале быел да үзенең иң активларын, иң сәләтле яшь уйлап табучыларын һәм иҗатка мөкиббән укучыларын бер сәхнәгә җыйды.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узган бүләкләү тантанасы техник иҗатка, хезмәткә һәм һөнәри осталыкка хөрмәтнең ачык чагылышына әверелде.

Быел Киләчәккә адымфестивале үз эченә берничә юнәлешне берләштерде. Алар арасында: “21 нче гасыр кулибиннарыбөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабы; “Иң гади автомодель ярышлары”; “Мин оста!” район бәйгесе; “Һөнәри дебютконкурсы; Актаныш технология техникумы студентлары арасында Үз һөнәренең остасыбәйгесе.

Моннан тыш, укучылар өчен әдәби һәм сәнгать юнәлешләре дә тәкъдим ителде. “Әдәби геройлар сынлы композицияләрдәбәйгесе яшь скульпторларны ачса, “Авыл хезмәтчәннәрерәсем бәйгесе балаларга хезмәт кешесенә булган хөрмәтне иҗат аша җиткерергә мөмкинлек бирде.

Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр сын сәнгатенә багышланган конкурс үткәрелүе дә игътибарга лаек. Районда дөньякүләм танылган сынчылар булуын искә алып, әлеге юнәлешне үстерү –  киләчәккә салынган әһәмиятле адымнарның берсе.

 

Күргәзмәдә фантазия

һәм кул осталыгы

 

Чара башланганчы  мәдәният йорты фойесында укучылар әзерләгән эшләрдән торган күргәзмә эшләде. Биредә төрледән-төрле макетлар, кул эшләре, техник конструкцияләр урын алган иде. Алар арасында тормышта кулланырга мөмкин булган практик проектлар да шактый булды.

Күргәзмә белән танышкан һәркем балаларның фантазиясенә, техник фикерләү сәләтенә һәм хезмәткә омтылышына соклануын яшермәде. Күп кенә эшләрнең профессиональ дәрәҗәдә башкарылуы аеруча игътибарны җәлеп итте.

 

“Һөнәрле үлмәс”

 

Фестиваль җиңүчеләрен район җитәкчелеге тәбрикләп, дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Район башлыгы Ленар Зарипов яшьләргә мөрәҗәгать итеп, техник иҗатның әһәмиятен ассызыклады.

– Балалар кулы белән тудырылган эшләргә карап, аларның инженерлык фикерләвенә, тапкырлыгына һәм чын осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Һәрбер эш – ул карышмыйча ирешелгән хезмәт, йокысыз төннәр һәм чиксез фантазия нәтиҗәсе. Балалар калыптан тыш фикерли белүләрен, яңа чишелешләр эзләүләрен һәм үз идеяләрен тормышка ашыруларын күрсәтәләр. Бу – бәяләп бетергесез тәҗрибә, һәм мин ышанам, ул аларга киләчәк тормышларында, кайда гына булсалар да, һичшиксез ярдәм итәчәк.

Мин фестивальнең һәр катнашучысына чын күңелдән рәхмәт белдерергә телим. Хыялланырга, иҗат итәргә һәм яңа ачышларга таба алга барырга курыкмавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аерым рәхмәт сүзләрен, әлбәттә, балаларны һәрвакыт хуплап торучы, аларның энергиясен кирәкле юнәлешкә юнәлтүче һәм бөтен потенциалларын ачарга ярдәм итүче мөгаллимнәребезгә һәм ата-аналарыбызга җиткерәсем килә, –  диде ул.

Хөрмәтләү чарасында Татарстан Республикасы мәктәптән тыш эш үзәгенең фәнни-техник иҗат бүлеге мөдире Алинә Макарова да катнашты. Ул райондагы эшчәнлеккә югары бәя бирде.

Аның сүзләренчә, республикада техник иҗатның көчле үсеш алуында Актаныш районы аерым урын алып тора:

– Техник иҗатның мондый яхшы темплар белән үсүенә мин бик шат. Безнең өчен Актаныш районы аеруча мөһим, чөнки техник иҗатны үстерүгә бәйле күп кенә проектлар нәкъ менә шушы районнан башланып китте. Биредәге эшләрне күреп сокландым. Экспонатлар күп түгел кебек тоелса да, һәрберсе зур әһәмияткә ия. Балаларның үсүе, алар белән эшләүче педагоглар һәм җитәкчелек ярдәме –  болар барысы да уңыш нигезе, –  дип билгеләп үтте ул.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Раниза Шакирова фестивальнең елдан-ел популярлаша баруын әйтте.

Аның фикеренчә, бүген районда өч зур проект балалар арасында аеруча киң танылу алган: “Йолдызлык” фестивале, театр юнәлешендәге конкурслар һәм “Техник иҗат” фестивале.

–  Без ел саен: “Балаларны ялкытмады микән?” –  дип уйлыйбыз. Әмма быелгы фестиваль киресен күрсәтте –  балаларның кызыксынуы тагын да арткан. Әлеге проектларның төп максаты – балаларны хезмәткә өйрәтү, аларны телефоннан аеру, иҗатка тарту, –  диде ул.

Быелгы фестивальнең иң зур бүләге –  Гран-при –  Әмир Файдровка тапшырылды. Ул –  Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы.

Яшь иҗатчының җиңүе – аның үзенең генә түгел, укытучыларының, әти-
әниләренең һәм мәктәп коллективының да уртак хезмәт нәтиҗәсе.

 

Әмир Файдров, Гран-при иясе:

– “Киләчәккә адым” фестивалендә берничә конкурста катнаштым. “Мин –  оста” бәйгесендә 2 урын алдым. “Проф дебют” бәйгесенең төзелеш эше компетенциясендә 1 урынга лаек булдым. Мин агач эшләрен нык яратам. Мәктәптә
5 сыйныфтан хезмәт дәресләре керә башлагач, агач эшенә кызыксынуым тагын да артты. Бүген Гран-прига лаек булуыма нык сөендем. Бу уңышымда укытучым Раил Рамил улы Ямановның өлеше зур. Аңа һәм миңа һәрвакыт теләктәшлек белдереп торган әти-әниләремә рәхмәт әйтәм.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев