Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Иҗат эше балаларга канат куя

Иҗат эше балаларга канат куя

 

Филиза ГОМӘРОВА

 

Актаныш балалар иҗат үзәгендә Рәзифә Акмалова алып бара торган “Салават күпере” һәм “Нульдән башланган скульптура” түгәрәкләре, күп еллар дәвамында, балалар өчен иң яраткан шөгыльләрдән булып кала.

– Рәзифә Мирсәгыйть кызы, түгәрәкләрегез нинди
юнәлешләрне үз эченә ала?

– “Салават күпере” түгәрәге рәсем һәм сәйлән үрүне берләштерә. Мәктәп яшендәге балалар аның техник һәм иҗади үзенчәлеген өйрәнә. Милли бизәнү әйберләре ясыйлар. Ә 4–6 яшьлекләр өчен без “Нульдән башланган скульптура” түгәрәген алып барабыз – анда йомшак пластилиннан сыннар эшлибез.

 

Бала тынычланып кала

 

– Ни өчен бу шөгыльләрне балалар өчен мөһим дип саныйсыз?

– Рәсем – баланың үзләре теләп, иң беренче кулланыла торган шөгыле. Йөрергә, сөйләшергә өйрәнгәнче үк, сабый, кул хәрәкәте белән, алдындагы өстәлгә рәсем ясый. Тәпи атлап киткәч, каяндыр карандаш эләктереп, стенадагы обойны бизи башлый. Бераз үсә төшкәч, әнисе аны балалар иҗат үзәгенә алып килә. “Балам рәсем ясарга ярата, сәләтен үстерик әле”, –  ди.

Рәсем, әвәләү – болар барысы да бармак моторикасын, күзаллауны, игътибарны үстерә. Иҗатның тынычландыра торган үзлеге бар. Хәрәкәтчән балалар да дәрестә тыныч кына утыра. Без аларны һәрвакыт мактап, үсендереп торабыз.

– Рәсем ясау процессы ничек бара?

– Иң элек, предметны дөрес урнаштырырга өйрәнәбез. Мәсәлән, куянның иң башта – гәүдәсен, аннары баш, колак, аякларын ясыйбыз. Соңыннан буяуга күчәбез.

– Түгәрәкнең төп әһәмияте нәрсәдә чагыла?

– Рәсем ясауның, әвәләүнең балага файдасы бик зур: бармак чуклары эшчәнлеген үстерә, язуы матурлана. Уйлау, күзаллау, тирә-якны күзәтү сәләте, игътибарлылыгы арта. Хәтере яхшыра. Ясыйсы предметның тышкы күренешен анализларга, төсләрне
аерырга өйрәнәләр. Сабырлыкка,
башланган эшне ахыргача җиткерергә, чисталык, пөхтәлек һәм тәртипкә күнегәләр. Безнең бу шөгыльләр – кызыклы, иҗади процесс.

– Сәйлән үрү нечкәлекләре турында да сөйләгез әле.

– Бу шөгыль, аеруча, 8-10 яшьлек кызларга ошый. Брошка, муенса, йөзекләр ясыйбыз. Мондый вак эш күп сабырлык сорый, әмма кызлар тырышып башкара. Ел саен бәйгеләрдә катнашабыз, уңышларыбыз күп.

 

Сабырлык –

иҗатның төп ачкычы

 

– Әвәләү дәресләре нидән гыйбарәт?

– Әвәләү түгәрәгендә исә гадәти булмаган материаллар кулланырга яратабыз: шәм, сабын куыгы, төсле акбур… Балаларның күзләре яктырып китә. Йомшак пластилинга күчтек, ул кулга ябышмый, төсләре ачык. Бөҗәкләр, хайваннар, агачлар ясыйбыз. Картонда сылап ясау техникасын да кулланабыз. Һәр дәрес ахырында пластилиннан әвәләп ясаган сыннарны кибәргә дип, зур түгәрәк өстәлгә тезеп куябыз. Ул кечкенә генә күргәзмә булып тора.

– Түгәрәккә йөрүчеләр күпме?

– Бер төркемдә 10 бала булырга тиеш, әмма 20-25 булып киләләр. Димәк, иҗатны яраталар. Минем өчен бу – зур бәхет. Укучыларым елмаеп керсә – эшемнең кыйммәте шунда. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр иҗади түгәрәккә
йөрергә тиеш, дип саныйм. Ул яңа оешмага килеп керә, яңа мохит белән таныша. Кулындагы сумкасына кирәкле әйберләрен тутырып килә. Аяк киемен, өс киемен салып, урнаштырып, тәртипкә күнегә. Яңа коллектив, яңа апа белән таныша. Төрле бакчадан җыелган яшьтәшләре белән сөйләшә.

Дәрес ахырында, әйберләрен сумкасына тутырып, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, кыюлана. Мәктәпкә укырга кергәндә югалып калмаячак. Без өйгә эш бирмибез. Шөгыль вакытында сөйләшмәскә дә кушмыйм, алар рәхәт итеп эшләсеннәр.

***

Иҗат үзәгендәге рәсем, әвәләү һәм сәйлән үрү түгәрәкләре балаларга матурлык дөньясын ача. Өстәмә белем бирү педагогы Рәзифә Мирсәгыйть кызының тырышлыгы нәтиҗәсендә һәр бала үз мөмкинлеген таба һәм иҗат аша үсешкә ирешә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев