Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Игелекле гамәлләр

Туган төбәгем Карт авылы Актаныш районының бик матур җирендә урнашкан. Утыртылган нарат урманнары һәм киек-кошларга, җиләк-җимешләргә бай әрәмәлек белән уратып алынган. Таһир ГЫЙЛАҖЕВ, Казан федераль университеты доценты.

Карт авылы без үскән 1960-1980 елда “Гигант” күмәк хуҗалыгының ныклы бер бригадасы булып, халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә иде. Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә башланган гигант төзелешләр яшьләрне үзенә тарту сәбәпле, авыл кешеләре һәм хуҗалыклар саны акрынлап кими башлый. 
Заманында 40лап бала укыган Карт авылы башлангыч мәктәбе, укучылар азаю сәбәпле, 1976 елда ябыла. Аның яшәү тамыры булган уку йорты ябылса да, авыл халкын мәдәнияткә тарту һәм рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән клуб бүгенге көндә дә эшли. 
Клубта 1962-1976 елда кыңгыраулы гармунда, хромкада оста уйнаган, җырга-моңга сәләтле Мәган Хәсән улы Нәгыймов (1928-2006) эшли. Альфира Әхмәтшәех кызы Фәтхетдинова бу вазыйфаны 1976-2011 елда башкара, һәм ул эшләгән вакытта авыл клубы районда алдынгылар исәбендә йөри. Бу юнәлештә тупланган бай тәҗрибә 2013 елдан Рәйсә Шәех кызы Гыйләҗева тарафыннан дәвам ителә. 
Хәзерге вакытта мәдәният йортында спектакльләр куела, бәйрәмнәр 
уңаеннан концертлар, төрле әдәби һәм мәдәни чаралар, искә алу кичәләре оештырыла. Әлбәттә, чор үзгәреше, кыйммәтләр алмашыну клуб хезмәткәрләренә дә яңадан-яңа бурычлар йөкли, халык белән аралашуның яңа алымнарын, формаларын таләп итә. 
 

Язманы тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 8 июль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев