Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Ике йөрәк – бер дулкында

15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан 14 май көнне районның тантаналар залында 6 парның гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

 

Филиза СӘЛАХОВА

 

– Безнең район ЗАГС бүлегендә күркәм гадәт яши: үзебезнең матур гаиләләребезне яшь буынга һәм район халкына күрсәтәбез. Гаилә дип әйтүгә, күз алдына әти-әни, әби-бабай, балалар, оныклар килеп баса. Дус-тату булып яшәгәндә, тормыш матур, тормыш күңелле, – дип таныштырды гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.

Зәбәер авылыннан Әбүгали һәм Зинфира Муллагалиевләр, Актаныштан Рәдис һәм Зифа Вәлиуллиннар, Фаис Язитов һәм Флора Латыйпова, Рифгат һәм Фәһия Минһаҗевлар, Чуракайдан Илгизәр һәм Фәрәһия  Шәйхәйдәровлар, Габделнур һәм Рәмзия Әһлетдиновлар мәртәбәле кунак итеп чакырылган иде. Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов катнашты һәм һәрбер гаиләне шәхсән тәбрикләде.

– Юбилярларны котлый торган шушы кичәбез – бик матур бәйрәм, чөнки 50, 60 ел бергә яшәү – зур бәхет ул. Шул вакыт эчендә күпме газаплар,
кыенлыклар кичергәннәрдер.  “Әгәр кабат яшәргә туры килсә, тормышыңны үзгәртер идеңме?” –
дип сорасалар, күпләр: “Үз тормышымны кабат яшәргә теләр идем”, – дип, юкка гына әйтмиләр бит. Итагатьле балалар тәрбияләп үстергәнсез, тырышып хезмәт куйгансыз, алдагы көннәрегездә сәламәтлектә, тынычлыкта яшәгез, – дип, теләкләр юллады Ленар Рафак улы.

6 парның 5есе алтын туйларын билгеләп үттеләр, алар 50 ел бергә гомер кичерәләр. Ә Зөбәердә яшәүче Әбүгали Муллагали улы һәм Зинфира Солтан кызының өйләнешүләренә – 60 ел. 1966 елның 5 апрелендә гаилә корганнар. Үз чорында фидакарь хезмәтләре белән дан казанган шәхесләр алар. Әбүгали Муллагали улы “Татарстан” хуҗалыгында баш хисапчы хезмәтен башкарып, Татарстанның атказанган икътисадчысы исеменә лаек була. Зинфира Солтан кызы Зөбәердә почта бүлекчәсен җитәкләп, лаеклы ялга чыга. 

“Моннан нәкъ 60 ел элек сезнең йөрәкләрегез кавышкан, уртак тормышыгыз башланып киткән. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, кайгысын да, газабын да уртаклашып, җан җылысын тоеп, гомер кичерәсез. Хәзерге яшь парлар сезнең гомер итүегезгә соклана, сезнең тормыштан үрнәк алып, матур, тату гаилә корырга, бер-береңне ихтирам итәргә өйрәтә.

Сезне шатлыклы вакыйга – никахлашуыгызга 60 ел тулу уңае белән тәбрик итәбез. Пар канатлы булып, сәламәтлектә, муллыкта, якыннарыгызның кайгы-хәсрәтен күрмичә, озын гомер итүегезне телибез”, – диелә район башлыгы Ленар Зарипов имзалаган Котлау хатында.

“Яратып яшә” дигән җыр белән башланып китте. Район мәдәният йортының катнаш вокал ансамбле башкаруындагы чыгыш чараның башында ук күңелгә тәэсир итте. Лилия Хөсәенова, Гөлназ Хәбирова, Линарис Шәнгәрәев, Робсон Мусин башкаруындагы җырлар күркәм гаиләләргә багышланды. “Туган җирем” дигән җыр иң ахырда башкарылып, аңа юбиляр парлар да кушылды. Аларның парлап вальс биюләре бәйрәмнең матур мизгелләре булып истә калачак.

Районыбыз өчен лаеклы хезмәтләрен куйган, гаилә традицияләрен югалтмыйча, үрнәк балалар тәрбияләп үстергән гаиләләргә хөрмәт зур.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев