Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Ир бала – нәсел дәвамчысы

Ир бала – нәсел дәвамчысы.

Филиза СӘЛАХОВА

Автор фотосы.

 

ЗАГСның тантаналар залында Илфак улы Алмирга туу турындагы таныклык тапшырылды. Сабый Актаныш
районында 2026 ел башлангач иң беренче булып туган.

 

Татар Суыксу авылында яшәүче Илфак һәм Марина Нуретдиновларның гаиләсендә зур шатлык. Нәсел дәвамчысы – уллары Алмир дөньяга аваз салды. Өч балалы гаилә булып, өйләре күңелле мәшәкатьләргә чумган вакытлары аларның.

Гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева яшь гаиләне уллары туу белән котлады. “Татар милли ашлары” китабын бүләк итеп бирде. Аларга саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар теләде.

– Исән-сау үстерүегезне телим. Балаларыгыз турында бары тик яхшы фикерләр генә ишетеп, киләчәктә аларның яхшылыкларын күреп, тигезлек белән яшәргә язсын, – диде.

2026 елның беренче сабые – ир бала. Районда туган нарасый гыйнвар башындагы озын яллар беткәнне генә көтеп торган диярсең, 12 гыйнвар көнне ир бала якты дөньяда беренче авазын сала.

Нуретдиновлар 2018 елда өйләнешкәннәр. Беренче кызлары Илнарага – 7 яшь, Диләрә дә, апасыннан калышмыйча, матур гына булып үсеп килә. Әтиләре Илфак Нургаяз улы – эретеп ябыштыручы. Ул үзмәшгуль буларак, үз эшчәнлеген шушы юнәлештә алып бара. Катнаш гаилә санала алар. Милләте буенча – татар.

– Бик шат. Көтеп алган улыбыз туды. Алга таба балаларны исән-сау үстерергә язсын, – диде.

Әниләре Марина Виталий кызы тумышы белән Мамадыштан. Кияүгә чыкканчы Яр Чаллыда яшәгән, шунда эшләгән. Милләте буенча – мари.

– Балаларыбыз – безнең бәхетебез. Әни булу – авыр, әмма шатлыклы хезмәт. Киләчәктә дә дус-тату гаиләдә яшәвебезне телим, – диде. 

Гөлфинә Мөхәммәдиева:

– Районыбызда беренче бала туу вакыйгасын һәр ел саен көтеп алабыз. Җаннары тыныч булып, дөньяларының бәрәкәтен күреп, балаларын исән-сау үстерүләрен телибез.

Бала туу шатлыгын һәрбер гаиләгә дә күрергә язсын. Өченче, дүртенче, бишенче баласын алып кайтучылар бар, андыйлар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев