Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Изге гамәлләр кабул булсын

Революциягә кадәр Иске Богады җирлегендә ике мәчет булган.

 

Филиза ГОМӘРОВА

Автор фотосы.

 

Дин тыелган заманда

 

1922 елда аларда янгын чыга. 5-6 елдан соң, халыкның тырышлыгы белән, ике урамда ике мәчет салына. Ләкин аларның гомере бик озын булмый.

Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ике мәчеттә дә эшчәнлек туктатыла. Өлкәннәр сөйләвенчә, мәчетләр юк заманда да халык дин белән яшәгән. Сабыйларга исем кушу, яшьләргә никах уку, вафат булганнарны соңгы юлга озату, дини мәҗлес үткәрү, корбан чалу гадәтләре сакланган.

– Безнең әткәйләр, авылның берничә карты җыелып, гает намазы укыйлар иде. Минем әткәй белән Минкаил хәзрәтебез, төнге икедә-өчтә йокыдан торып, зиратка барып, гает намазы укып кайталар иде. Ураза тоттылар, тәравих намазы укыдылар. Кылган гамәлләре кабул булсын, – дип, балачак хатирәләре белән уртаклашты Финус хәзрәт Хәертдинов. – Аллаһка шөкер, хәзер бернинди тыюлар юк. Мәчетебез эшли; кияргә, ашарга бар. Шөкер итеп кенә яшәргә кирәк. Элекке заманда ашарга да такы-токы иде бит. Шуңа карамастан, Аллаһы Тәгаләне онытмадык. Әнкәй белән уразага керә идек. Хәзер өстәлләребез ризык белән сыгылып тора. Аллаһка чиксез шөкер.

– Халыкның күңелендә дин бар иде, ураза тотарга тырыштылар. Туксанынчы елларда үзгәрешләр башланды, авылларда мәчетләр төзергә керештеләр. Иске Богады авылында бу изге гамәл 1993 елда ук, “Тамыр” хуҗалыгы рәисе Ильяс Мирзаһит улы Мирзаянов җитәкчелегендә, документлар әзерләүдән башланып китте. 1994 елда нигез салынды. Төзелеш эшенә Шәйхразыев җитәкчелегендәге СМУ оешмасы алынды. Якташыбыз Хәләф Мирзамөхәммәт улы Низамовның ярдәме зур булды. Авылдашлар үз
өлешләрен керттеләр, иганәчеләр булышты, – дип искә төшерә Финус хәзрәт.

Ачкан вакытта катнашкан, ярдәм иткән кешеләрнең күбесе хәзер инде арабызда юк. Зур ярдәме тигән Хәләф Низамов, Габдулла хәзрәт Мансуров, Алекс Хәбибуллин, Минкаил хәзрәт Сөләйманов, Илгиз Сафиуллин вафат булдылар. Мәчеттә Финус хәзрәт алар рухына багышлап дога кылды.

– Һәрбер мәҗлестә башта Коръән укыла. Мәрхүмнәрне искә алабыз, үзебезгә сәламәтлек сорыйбыз. Илләребез-җирләребез тыныч булсын. Рамазан аенда сау-сәламәт булып, ураза тотарга язсын, гыйбадәт белән уздырырга насыйп итсен, – дип, башта Коръән сүрәләре укыды ул.

– “Фатиха” – Коръәннең беренче сүрәсе, аның фазыйләтләре бик күп. Биш вакыт фарыз намазда көнгә 32 мәртәбә укыла. “Фатиха”сыз башланган эш уңмас, – диде.

 

Мәчетнең тәүге

эшчәнлеге

 

1995 елда КПССның Актаныш район комитетының беренче секретаре Алекс Хәбибуллин, Актаныштан Габдулла хәзрәт Мансуров, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе, Татарстанның хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәләф Низамов һәм башка бик күп җитәкчеләр, авылдашлар, кунак булып килгән мөселман дин кардәшләр ачылу тантанасында катнашалар.

Хәләф Мирзамөхәммәт улының әнисе исеме белән аталган “Өммегөлсем” мәчетендә беренче җәмәгать намаз Габдулла хәзрәт Мансуров җитәкчелегендә укыла. Имамлык вазыйфасы Минкаил хәзрәт Сөләймановка йөкләнә.

– Баштагы елларда халык сирәк килә иде, аңлап бетерә алмадылар. Ул чакта шартлары да җитәрлек түгел иде. Җомгада бер-ике генә кеше сафка басты. Шулай да гаеткә килүчеләр белән мәчет тулып торды. Хәзер инде халык дингә якыная, укулар алып барыла. Шартлар да яхшырды. Мәчеткә өйлә намазына – 3-4, ястүгә – 4-5, җомгага 13-15 кеше җыелабыз. Мәктәп белән мөгамәләбез әйбәт, алар янына кереп, дини чараларны бергә уздырабыз, – ди Финус Фәррах улы.

 

***

Финус хәзрәтнең җәмәгате Дәнифә абыстай Арсланова биредә хатын-кызларга башлангыч дини гыйлем бирә. Ул – лаеклы ялдагы укытучы. Читтән торып мәдрәсә тәмамлаган. 10га якын хатын-кыз атна саен гыйлем үзләштерергә дип, мәчеткә җыела. Алар, килеп керүгә, мәчет намазы укыйлар, вәгазь тыңлыйлар, Коръән укыйлар. Дәнифә остаз балаларны да дини укуга тарта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев