Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Кәзкәй зиратының шәҗәрәсен төзегән

30 елдан артык дин эшләрен алып баручы Рәсим хәзрәт Фәрдиев зират шәҗәрәсе төзегән.

Филиза СӘЛАХОВА

Рәсим Рәсүл улына, авыл

мулласы буларак, беренче мәетне 1996 елда җирләргә туры

килә. Дини эшчәнлеге тагын

да иртәрәк башлана. 1993 елда

дингә килә. Әхәт мулла вафат

булгач 1994 елда авылдашлары аны Коръән мәҗлесләренә

чакыра башлыйлар. Менә 30

елдан артык инде ул Кәзкәй

авылы мәчетендә имам-хатыйб

вазыйфасын башкара. Хәзер

инде кайсы нәселнең кайда

җирләнгәнен бик яхшы белә.

Зират өмәсен биредә елга

ике тапкыр — язын һәм көзен

оештыралар. Соңгы вакытта

районыбыз җирлекләрендә бу

изге эшкә игътибар артты. Авыл

кешеләре, читтән кайтучылар җыештыру, биек агачларны кисү, койма тоту, тәртип

урнаштыруда катнашалар.

— З0 ел элекке белән чагыштырырлык түгел, хәзерге

зират тәртип, чиста, төзек булуы белән нык аерылып тора,

— диләр.

Рәсим хәзрәтнең дингә тартылуы әнисе яклап килә. Ерак

әбисе тумышы белән Кыргыз

авылыннан, аның әтисе Хөббетдин шул җирлектә бик көчле

дин әһеле була.

Рәсим Фәрдиевнең дөньяви

белгечлеге — агроном. 1988 елда

укуын тәмамлап, туган ягына

кайткач, агроном булып, ә 1991

елдан Ленин исемендәге хуҗалык аерылык чыккач, бригадир

булып эшли. 2001 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен

читтән торып тәмамлый. Дини

һәм дөньяви белемле хәзрәт

дини һәм дөньяви эшне бергә

алып бара. 2001 елдан дәүләт

иминиятләштерү системасында

хезмәт куя. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызның эшендә җиңеллек бирсен.

Кәзкәй авылы мәчете

1998 елда төзелеп, Татарстан

Республикасы мөселманнары

Диния нәзарәтендә 442 нче

мәхәллә булып теркәлә. Районда 16 нчы мәчет булып ачыла.

— 1998 елда мәчет ачылганда бер сафта 12 бабай белән

намаз укый идек. Ул буын үтеп

китте. Безнеңяшьтәшләр, хәзер

инде балалар акрынлап дингә

киләләр. Без түгел, Аллаһы

Тәгалә китерә дингә. Безнең

эшебез — өндәү, өйрәтү.

Мәчетләребез дәвамлы.Җәйге чорда җомга намазында

12ләп кеше, ә кышын бераз

азрак булабыз. Авылыбыз зур

түгел. Мәчет тотуның чыгымнарын, Аллаһка шөкер, түләп

бара алабыз. 2024 елда түбә калайларын алыштырдык. Узган

ел янкорма кордык, тәһарәтханә булдырдык. Читтә, авылда

яшәүче оныклар матди яктан

ярдәм итеп торалар. Барысы

да — Аллаһтан, — ди Рәсим Рәсүл

улы.

МblockМӘҢГЕЛЕК ЙОРТ

Зиратта җирләнгәннәрнең

исемнәрен ачыклау, каберлекләрен барлау теләге күптәннән уяна, ә 2025 елның октябрь

аенда бу эшкә ныклап керешә.

— Бер ай дәверендә авыл

зиратындагы каберләрне барлап чыктым. Кайберләренең

чардуганы бар, ташы юк. Чардуганы булмыйча, ташы гына

торганнарыдаочрый. Шуларны

исәп-хисапка алып, дәфтәргә

теркәдем. Зиратның өлешчә

тарихын өйрәнергә, карта-схемасын эшләргә туры килде.

Белмәгәнне өлкән буын аксакаллардан сораштырдым.

Ачыкланмыйкалганнарыдабик

күп әле. Кайбер урында кабер

ташы җир белән тигезләнгән,

шуңа аларны хисапка кертмәдем; андыйлар шактый. Билгесез чардуганнар да күренә,

алары исәпкә алынды. Өлкән

яшьтәге Индус абый Нәҗмиев,

Хәнис абый Төхбәтуллин булышты.

— Элеккеге каберлекләрне

ачыклау җиңел булмагандыр?

— Билгесез чардуганлы каберләрне дөресләргә тырышып

барладык. Бик үк төгәл булмаска

да мөмкин, ләкин исәпкә кертелделәр. Чардуганы булган

469 каберлек минем хисапта

тора. Кәзкәй авылының 300 еллык тарихы бар. Зират та авыл

төзелү белән бергә барлыкка

килгән. 300 ел эчендә җирләнеп, исем-фамилиясе беленмәгәннәре, билгесезләре бик

күп. Кабер ташында һәм архив

документта язылган туу турындагы даталар туры килмәгән

очраклар да бар. Яңа һәм иске

каберлекләр аерылып тора.

— Тарихи язмаларга таянып

эшлисезме?

— Актаныш архив документларыннан бик күп мәгълүматлар алырга туры килде. Зират

авылда төп бир урында гына

булган. Миңа кадәр авыл тарихын язган Рәхимә Моратова

язмаларыннан чыгып, зираттан

тыш урыннарга да мәетләр

җирләнгәне билгеле. «Түбән

әрәмәлек» дип атала торган

бу урыннарда хәзер инде көтү

йөри. 1921 елгы ачлыкта 421

мәет була. Анда барлык мәетне

дә җирләп бетерә алмыйлар.

Кайсылары урамда ята, аларны

каравыл өенә җыеп, икенче

көнне юып җирли торган булалар. Өлгерә алмаганнарын, бозылабашлаганнарынәрәмәлектә чокыр-чакырга күмгәннәр

дигән хәбәрләр саклана.

РәхимәапабезгәМөслимрайоныннанкилгән, укытучыбулып

эшләгән. Кәзкәй авылында җирләнгән. Шушы апаның бик күп

хезмәте бар. Укучылары аның

чардуганыняңартып, язу ташын

матур итеп урнаштырдылар.

— Ни өчен шушы эшкә күңел

бирдегез?

— Һөнәрем буенча агроном

булсам да, төп хезмәтем дин

белән бәйле булганлыктан, каберстан белән еш очрашырга

туры килә. Вафат булганнарны

соңгы юлга озатабыз. Сораучыларга туганнарының каберләрен күрсәтәбез. Без үскәндәге

өлкән буынның зур күпчелеге

мәңгелек йортка күчте. Читтән

авылдашлар кайталар. Кайберләре: «Безнең бабай, әби

шушында җирләнгән булырга

тиеш. Урыны кайда микән?» —

дигән сорыйлар.

— Схема-картаны кәгазьгә

төшерү нинди тәртиптә барды?

— Авыл зиратының карта-схемасы бер ватманга кереп

урнашты. 1935-2026 елда җирләнгән каберлекләр болар.

Кәгазьдә яхшы күренеп торсын

өчен, зират капкасыннан кергән урыннан, Тыңламас авылы

яклап башладым. Мөхәмәтулла

бабай Фәрраховның кабере

беренче каберлек дип алынды.

Шуннан тәртип буенча кәгазьгә

төшә барды. Һәрберсе номерлап исәпкә алынган. Хатын-кыз

каберләрен кызыл төс, ир-ат

каберләрен зәңгәр төс белән

билгеләдем. Бала каберләре

дә байтак, алары яшел төстә

күрсәтелде.

ҮТКӘННӘРДӘН —

КИЛӘЧӘККӘ

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Бу

җир йөзенә кемнәр генә килеп

китмәгән!? Беркем дә мәңгелек түгел. Барыбыз да Аллаһ

хозурына кайтачакбыз. Зират —

адәм баласының бу дөньядагы

соңгы йорты. Аны зыярат кылу

иң изге, саваплы гамәлләрдән

санала.

Зиратны җыештыру, чистарту өмәләре вакытында кәзкәйлеләр иске язулы кабер

ташларын да очраталар. Рәсим

хәзрәт шуларның кайберләренең шәхесләрен ачыкларга

ирешә. Хаҗда бергә булган

якын дуслары Казанда яши,

алар булышкан. Беркем дә

кушмаган, беркемнән дә өйрәнмәгән, фәкать үзенең кызыксынуы, үзенең фантазиясе белән

эшләгән.

— Һәр эшне Аллаһка тәвәккәл

кылып башлыймын, — ди ул.

— Рәсим хәзрәт, бу схеманы

төзи башлагач, үзенчәлекле

тоелган фактлар да ачыкландымы?

— Элек такта материаллар

булмагач, мал-туар, кош-корт

кермәсен өчен башка чарасын

тапканнар. Шушы ур урыннары

билгеле. Аларны да схемада

күрсәттем. Электән ишетеп калганнарданчыгыпэзләнә торгач,

бездә Латыш каберлекләре

барлыгы билгеле булды. Архив

документларыннан карадым.

Аларны зиратның тышкы ягына

күмгәннәр. Зират киңәйтелгәч

эчке якта калганнар. Шулай

итеп, Кәзкәй зиратында башка

милләт, башка дин вәкилләре

дә җирләнгәне ачыкланды.

— Латыш кешеләре Кәзкәйгә

кайдан килеп чыкканнар?

— 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач латышларны

шушы якка эвакуациялиләр,

һәм кайберләре шушында яшәп

калалар. Каравыл өендә торганнар, авыл халкы аларга ярдәм

иткән. Архив документларына караганда, безнең зиратта

7-8ләп Латыш кешесе күмелгәне күренде. Аларния каберләре

зиратта бар икәне билгеле,

ләкин урыннары билгесез.

— Схема-карта ватман

кәгазьдә генә калмасын,

нәшриятта басылып чыксын

өчен дә тырышасызмы?

— Схемага аңлатма бирергә

кирәк. Зиратның тарихын чагылдырып, элек һәм хәзергене

чагыштырып, күрсәтмәлек әзерләргә кәрәк. Район архивында

эзләнгәндә алдагыга карап

фикер йөртәсең. Элекке Кәзкәй

авылының да схема-картасын

эшләү нияте барлыкка килде,

Аллаһ насыйп итсә. Чөнки элек

безнең авыл түбән очта урнашкан булган. Түбән Кама сусаклагычында су күтәрелеп, су басу

зонасына эләккәнлектән, аны

югары очка күчереп салганнар.

Элекке авылның һәм зиратның карта-схемасын төзеп бетергәч, аларның икесен бергә

туплап, китап бастырып чыгарырга дигән ният бар. Анысы

— Аллаһ кулында. Бер Раббыбыз,

ниятебезгә карап, гамәлләребезне билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев