Келәм тукучы кыз
Руфинә Гафурованың палас сугу серләрен үзләштерә башлавына әле бер генә ел. Ул инде республикада үткәрелгән төбәкара бәйгедә җиңү яуларга да өлгерде.
Филиза СӘЛАХОВА
Бәйге Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап игълан ителгән, Татарстан мәдәнияте ресурслары үзәге тарафыннан оештырылган иде. Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге – республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар әзерләнә һәм интернет форматта халыкка җиткерелә.
“Җепләр бердәмлеге – хезмәт горурлыгы” бәйгесенә республика районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән барысы 80 эш кабул ителә, шуларның 75е жюри тарафыннан сайлап алына. Фестивальгә, башка еллардан аермалы буларак, быел төрле милләт вәкилләре чакырыла: рус, татар, мари, чуваш, удмурт, башкортлар.
Эшләрне бәяләүче комиссия составына декоратив-гамәли сәнгать буенча әйдәп баручы белгечләр, сәнгать белгечләре һәм башкарма хакимият вәкилләре кергән. Жюри эшләрне биш критерий буенча бәяли: милли традицияләрне чагылдыру, традицион техника һәм орнаментлар куллану, буыннар дәвамлылыгы, мирасны сәнгатьчә башкару һәм иҗади яктан яңадан аңлау.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, фестивальдә катнашып, барлык эшләр белән танышып чыга һәм туку осталарының кул эшләренә зур бәя бирә. Әлеге конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләрне Лаеш районында “Каравон” рус халык бәйрәме кысаларында бүләкләделәр.
“Җепләр бердәмлеге – хезмәт горурлыгы” (“Единство нитей – гордость труда”) кулдан нәфис тукучылык төбәкара фестиваль-конкурсында “Яшь тукучылар” категориясендә җиңеп чыкты ул.
Укучың үзеңнән яхшырак булсын
Руфинә Гафурова гуманитар гимназиянең тугызынчы, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең өченче сыйныфын тәмамлады. Ул Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап, Татарстан мәдәнияте ресурслары үзәге тарафыннан оештырылган әлеге конкурста укытучысы Ләйлә Галимова белән катнашты. Икесе ике эш белән, ике номинациядә җиңүче булдылар.
– Өйрәтүчегә караганда, укучың үзеңнән остарак булсын, дигән гыйбарә яши. Руфинәнең шушы фестивальдә җиңүе – минем өчен зур горурлык, – диде остазы, укытучы Ләйлә Ренарт кызы.
Руфинә Гафурова һәм аның әти-әнисе төрле конкурсларда гаилә белән катнашырга яраталар. Шунда ул үзенең осталыгын арттыру турында хыяллана башлый. Мавыгуы аның алдына яңа максатлар куярга этәргеч бирә. Ул үзендә зурлар кебек оста итеп эшлисе килү теләген тоя. Актаныш сәнгать мәктәбенең декоратив гамәли-сәнгать түгәрәге укытучысы Ләйлә Галимованың дәресләрендә бик күп төрле кул эшенә өйрәнә. Остазы аңа палас сугу серләрен дә ачкан.
– Башта әниемне өйрәтте. Аннары алар икесе бергә мине өйрәттеләр. Башта кыенлыклар булды, җепләр дә буталды. Сәнгать мәктәбендә укытучыбыз башта төрле милләт халкының бизәкләрен өйрәтә. Аларның һәрберсе үзенчә матур, сокландыргыч. Татар орнаментлары аеруча нык ошый; үзем дә шул милләтнеке булгач, ул күңелемә бик якын. Кибеттән алганына караганда, кул белән үзең эшләгәне матуррак. Хәзер инде күп нәрсәне беләм, тагын да яхшырак эшлисем килә, – ди кыз.
Күңел җылысын биргән
Кызга җиңү яуларга сәбәпче булган, “Шатлык” дип аталган келәм әллә ни зур да түгел, ул 70х35 см үлчәмдә. Шулай да Руфинә аңа үзенең күңел җылысын биргән, бик күп тырышлык куйган.
– Паласым караңгы төсләрдә, татар бизәкләре белән ясалган иде. Шәмәхә, сары һәм башка төсләр кулландым. Һәрбер эшемне әти-әниемә, дусларыма күрсәтәм. Дусларым шаккатып карыйлар, соклануларын белдерәләр. Аларның үзләренең дә эшлисе киләдер, дип уйлыйм. Киләсе уку елында тагын да зуррак палас туку хыялым бар. Әнием станокны өйгә дә алды, каникул вакытында да шөгыльләнергә була хәзер. Әти-әнием дә мине һәрвакыт канатландырып, шөгылемне хуплап торалар, – дип, Руфинә шатлыгы белән уртаклашты.
Осталык дәресе
Лаеш районында үткәрелгән фестивальдә Руфинә Гафуровага осталык дәресе күрсәтергә туры килә. Бөтен эшләр дә күргәзмәгә куелган. Ул осталык дәресен дә җитди һәм ышанычлы итеп күрсәтә ала, чөнки палас тукуның серләрен яхшы үзләштереп өлгергән.
– Аның осталык дәресе күрсәтәчәген фестивальгә барырга бер-ике көн калгач кына белдек. Шуңа күрә озаклап әзерләнергә вакыт калмады, дәрестә өйрәнгәннәр ярдәм итте. Станокны үзебез белән алып бардык. “Минем әбидә дә бар иде бу станок, ул әле хәзер дә бармыни?” – дип, бик нык кызыксынучылар булды. Кайберләре үзләренең тарихларын сөйләп киттеләр, – диде остазы, укытучы Ләйлә Ренарт кызы.
– Әлеге чарада катнашу тагын да илһамландырды. Туку алымнары белән кызыксынучылар күптер дип уйламаган идем. Кызлар, апалар гына түгел, малайлар да, хәтта зур яшьтәге абыйлар, бабайлар да килеп, тыңлап торды. Соңыннан үзләре дә тукып карадылар, – ди Руфинә Роберт кызы.
Хыялсыз кош – канатсыз кош
Руфинә Гафурова киләчәктә дизайнер булырга хыяллана. Шулай ук киемнәргә бизәкләр чигәргә теләвен белдерде.
– Татар милли орнаментларын яратам, аларны киемнәремә дә кертергә тырышам. Матур образ барлыкка килә. Халыклар дуслыгын чагылдырган тукыма ясарга тәкъдим итсәләр, татарларның һәм башкортларның бизәкләрен берләштереп тукыр идем, чөнки аларның орнаментлары бер-берсенә охшаш. Паласымны кара нигездә яшел, кызыл, сары төсләр белән бизәкләр идем, – дип, келәм тукучы кыз киләчәккә матур уйлары белән дә бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев