Компьютерга бәйлелек белән ничек көрәшергә?
Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына китереп тә булмый. Хәзерге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга. Аларның кирәгеннән артык компьютер артында утырулары әти-әниләрне хафага сала. Компьютерга бәйлелек белән ничек көрәшергә соң?
Компьютерга бәйлелекнең түбәндәге билгеләрен аерып күрсәтергә мөмкин: Компьютер алдында озак утыру (5-6 сәг).
Өйдәге эшләрдән, ашаудан баш тарту. Бала компьютер уеннары hәм социаль челтәрләрдә аралашу өчен хуҗалык эшләрен, шәхси гигиенаны hәм
ашауны кире кагырга мөмкин. Бала бер караганда шатланып йөри, ә икенче караганда үзен гаепле кеше итеп тоя. Мондый үзгәреш компьютер уеннарына бәйлелек вакытында күзәтелә. Бала бөтен җаны-тәне белән компьютер дөньясына чума, җиңүләренә чын күңелдән сөенә, ә уңышсызлыкларына көенә. Уенда җиңелгән очракта ул көне буе кәефсез йөрергә мөмкин.
Баланың агрессивлыгы. Компьютерны сүндерергә кушсаң, бала тиз кызып китә, үпкәли, аның ачуы чыга. Бу иң төп билгеләрнең берсе булып тора.
Әгәр дә балагызда шундый үзгәреш сизсәгез, сезгә, аеруча, сабыр булырга кирәк. Әлеге җитди проблеманы чишәр өчен бик күп вакыт hәм эмоциональ тырышлык таләп ителә.
Компьютерга бәйлелекне мәҗбүри рәвештә яки психологик басым астында җиңеп булмый. Беркайчан да компьютерның шнурын розеткадан тартып алмагыз, аны ыргыту яки интернетны аерып кую белән янамагыз. Мондый алым бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк, ә киресенчә хәлләр катлауланачак. Баланың ачуы килә башлый hәм анда бар нәрсәгә каршы тору теләге көчәя.
Бала белән уртак тел табарга тырышыгыз. “Компьютер зарарлы” дип тәкрарлаудан туктагыз. Балагызның нәрсә белән кызыксынуын аңларга тырышыгыз. Аны нәрсәгә дә булса күндерү өчен, иң элек баланың ышанычын яуларга кирәк. Бала белән hәрвакыт тыныч hәм ягымлы тонда сөйләшегез. Аның белән бергә уйнагыз, шул ук вакытта башка темаларга да сөйләшегез. Шулай итеп, ул уен вакытындагы ялгызлыкны җиңәргә өйрәнер.
Балага карата игътибарны арттырыгыз. Аның теләкләре, борчу-мәшәкатьләре турында ешрак сорашыгыз. Ул үзенә булган яратуны, назны тоеп яшәргә тиеш.
Әгәр дә балагызның сезгә ышанычы артса, компьютер алдында билгеле бер вакытка гына утырырга тәкъдим итегез. Мондый режим сәламәтлек өчен кирәк икәнен ассызыклагыз. Балагызны нинди проблемалар борчуы турында уйланыгыз. Компьютерга бәйлелек ул чишелмәгән проблемаларның нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шуңа күрә моның төп сәбәпләрен ачыкларга тырышыгыз. Мәсәлән, виртуаль дөньядагы тормыш – ул яшьтәшләре белән булган проблемадан качу булырга мөмкин.
Гомумән алганда, компьютерга бәйлелекне балага басым ясау hәм акыл өйрәтүләр белән генә җиңеп булмый. Моның өчен әти-әниләрдән сабырлык hәм вакыт таләп итә. Иң мөhиме, балага ышанырга hәм нинди булуына карамастан, аны яратырга кирәк!
Гөлназ ШАКИРҖАНОВА.
Актаныш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев