Мәйдан гөрләп торды
6 июнь көнне Актанышта район Сабантуе уздырылды.
Филиза ГОМӘРОВА
Сабантуй мәйданына керү капкасы янында мәдәният хезмәткәрләре мөхтәрәм кунакларны җыр-бию, шаян сүз белән каршы алдылар. Милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
Сабантуйда чәй тәм-томнары мулдан: коймак, бавырсак, кош теле, өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк, гөбәдия... барысын да татып карый аласың. Махсус ясалган өйчекләрдә милли ризыклар әзерләнгән, аларны кунакларга тәкъдим иттеләр. Актаныш халкы – кунакчыл. Кадерле кунакларны ипи-тоз һәм Актаныш бренды – чәкчәк белән каршы алу гадәте яши.
Бәйрәм тамашасы мәдәният хезмәткәрләре, балалар һәм аларның остазлары әзерләгән музыкаль пролог белән башланып китте. Мөхтәрәм җитәкчеләр, ихтирамга лаек шәхесләр мәйдан уртасына җиңүле атларда керде. Аннары хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Район башлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр хөрмәтләнде. Игенчеләргә, терлекчеләргә аерым игътибар күрсәтелде. Район күләмендә оештырылган чисталык бәйгесенә йомгак ясалды.
Район башлыгы Ленар Зарипов райондашларны һәм кайткан кунакларны милли бәйрәмебез – Сабантуй белән тәбрикләде.
– Сабантуй бәйрәмен олылап, аңа тагын да ямь өстәп кайткан кунакларны, кайда гына яшәсәләр дә, эшләре, тормышлары белән белән туган җирләре йөзенә бары тик аклык кына өстәүче, безне сагынып кайтучы барлык якташларны, хаклы рәвештә бәйрәмнең иң түрендә утыручы ветераннарыбызны, бәйрәмнең сәбәпчеләре булган игенчеләребезне Сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм. Сабантуйда алган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык Уңыш бәйрәменә кадәр дәвам итсен, мул табыннар артында очрашырга язсын. Бүгенге бәйрәмебез сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышыгызны ямьләндерсен, – диде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин актанышлыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештерде.
БОРЫНГЫДАН КИЛГӘН ГАДӘТ
Сабантуй – татар халкының иң матур һәм яраткан милли бәйрәмнәренең берсе. Ул язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Халыкның бергә җыелып, көч-куәтен, осталыгын күрсәтү, күңел ачу җыены.
Бәйрәм алдыннан авыл яшьләре “Сөлге җыю” йоласын үтәп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабантуй өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыялар. Бу – бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлешләреннән берсе: урам буйлап гармун тавышы яңгырый, җырлар җырлана, кешеләр бер-берсенә дусларча елмаялар.
Сабантуй көнне киң мәйданда бик күп халык җыелды. Ат чабышы, милли көрәш, аркан тартышу, капчык белән сугышу, баганага менү кебек уеннар һәм ярышлар оештырылды. Борынгыдан сакланып килгән ярышлар һаман да актуаль: кашыкка йомырка салып йөгерешү, чүлмәк вату. Җиңүчеләрне бүләкләү дә элек-электән үк килгән матур гадәт булып кала.
Мәйданда бертуктаусыз музыка яңгырап торды. Халык арасында дуслык, бердәмлек хисләре ныгып, бәйрәм шатлык-куаныч белән тулды.
МИЛЛИ КӨРӘШ, АТ ЧАБЫШЫ
Сабантуй – халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте чагылышы булган, йөзләрчә еллар дәвам итә торган олы бәйрәм.
Милли көрәш – татарларның иң яраткан спорт төре. Сабантуйны көрәшсез күз алдына китереп булмый. Ярышлар яшь төркеме һәм үлчәү авырлыгы буенча үткәрелде: башта малайлар, аннары яшүсмерләр һәм өлкән ир-атлар көч сынашты. Җиңүчегә батыр исеме һәм призлар бирелде.
Ат чабышлары. Шушы сүзне ишетүгә күпләрнең йөрәге җилпенә башлый. Яраталар аны. Ат чабышлары – атта йөрүчеләрнең көчен һәм җитезлеген күрсәтүче төп тамашаларның берсе. Дүртаяклы чаптарлар кыллар тузгытып, тузаннар туздырып узышты. Тояклары җиргә тими. Ат чабышын карау өчен халык шушы мәйданга ашыкты. Актанышта ул быел да зур масштабта үткәрелде.
УЕННАР, БӘЙГЕЛӘР
Халыкның шаян уеннарга аерым мәхәббәте саклана.
Кызыклы конкурсларда катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Кунаклар йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерүдә, көянтә белән су ташуда, капчык киеп узышуда катнаштылар. Авыш баганага менү, биек баганадан әтәчне төшерү, күзне бәйләп чүлмәк вату кебек, элек-электән сакланып килгән ярышларга яңалары да өстәлгән.
Соңгы елларда алар, аеруча, активлашып китте. Тачка тарту, зур ваннадагы судан кул белән балык тоту кебек бәйгеләр кызык яратучы тамашачыны бик тиз җәлеп итә. Азартка һәвәс кешеләр башка төрле шаярту ярышларында да катнаша алдылар.
Спорт бәйгеләре дә төшеп калмады. Җиңел атлетика, волейбол, шахмат уенында җиңүчеләр ачыкланды.
Ераклыкка, биеклеккә сикерү, кул көрәштерүдә иң көчлеләр ачыкланды.
Музыкаль-сәнгать программасы быел да бай эчтәлекле, милли рухта иде. Халык җырлары яңгырады, биюләр башкарылды, фольклор коллективлары чыгыш ясады. Газинур Фәрухшинның җырларын яратып тыңладылар.
Сабантуй – борынгы бәйрәм, әүвәлге вакытта аны яз башында уңдырышлылык рухын арттыру өчен билгеләп үткәннәр. Ислам динен кабул иткәннән соң, язгы эшләр тәмамланганнан соң үткәрә башлаганнар. Исеме төрки телендәге “сабан” (сабан) һәм “туй” (бәйрәм, туй) сүзләреннән килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев