Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Мәктәптән – һөнәргә

Актаныш технология техникумында мәктәп укучылары өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Россия күләмендә старт алган проект кысаларында хәзер мәктәп партасыннан ук балалар кулларына һөнәр алып чыга ала.

Быел әлеге программага сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучылары да кушылган. Егетләр –  электромонтер, кызлар кондитер һөнәренең серләренә төшенә. Иң мөһиме –  бу белемнәр теориядә генә калмый, балалар барысын да үз куллары белән эшләп өйрәнә.

 

Балалар мәктәптән үк

һөнәрле булып чыга

 

Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова сүзләренә караганда, проектның төп максаты –  мәктәп укучыларын эшче һөнәрләргә иртәрәк якынайту.

–  Россия күләмендә мәктәп укучыларына мәктәптән үк һөнәри белем бирү проекты старт алды. Без дә әлеге мөмкинлеккә бик теләп кушылдык. Быел квоталар азрак булды – безгә 20 урын бирелде. Шуның унысы –  кондитер, унысы электромонтер белгечлеге буенча, –  ди ул.

Проектта катнашучы балалар атнага ике тапкыр техникумга килеп укый. Дәресләр тулысынча техникум базасында үтә. Уку программасы практикага нигезләнгән: кызлар төрле камыр ризыклары, десертлар әзерли, егетләр электр җиһазлары белән эшләргә өйрәнә.

–  Хәзерге вакытта эшләп карап өйрәнү иң нәтиҗәле юлларның берсе. Шуңа күрә без дә балаларга мөмкин кадәр күбрәк практик күнекмәләр бирергә тырышабыз, –  ди директор.

Проект дәүләт тарафыннан финанслана, шуңа күрә укучылар өчен ул тулысынча бушлай. Уку елы дәвамында 144 сәгатьлек программа үтәләр. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, укучылар аттестат белән беррәттән рәсми таныклык та алачак.

 

Теориядән –  чын эшкә

 

Балалар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә техникумга килеп укый. Укучыларны гимназиядән автобус белән алып киләләр.

Проектның киләчәге дә өметле күренә. Техникум җитәкчелеге киләсе елларда квоталар артыр, һөнәрләр исемлеге киңәер дип көтә. Планнар арасында тракторист-машинист белгечлеге дә бар.

–  Совет чорында мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның кулында һөнәр була иде. Бүген без шул традицияләргә яңадан кайтабыз, –  ди Ландыш Шәмсунова.

 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

 

Электромонтер һөнәре буенча укучылар белән Римма Кустова эшли.

–  Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу һөнәр киләчәктә турыдан-туры кирәк булмаса да, тормышта һәркемгә файдалы, –  ди ул.

Программада 60 сәгать теория, 84 сәгать практика каралган. Укучылар башта иң гади схемаларны җыя, аннары акрынлап катлаулырак эшләргә күчә.

Бүген алар: кабель монтажларга, электр схемалары җыярга, датчиклар тоташтырырга, бетон стенага монтаж ясарга, перфоратор, дрель белән эшләргә өйрәнә.

Май ахырында аларны демонстрацион имтихан көтә. Уңышлы тапшырган очракта, укучылар “2 нче разрядлы электромонтер” таныклыгы алачак.

Проектта катнашучы укучылар үзләре дә әлеге дәресләрнең тормыш өчен бик кирәкле булуын әйтә.

9 нчы сыйныф укучысы Әмирхан Фәйзерахманов башта
курсларга барырга теләмәвен яшерми.

–  Башта “миңа нәрсәгә кирәк ул?” дип уйладым. Соңыннан әни кирәк булачак диде. Хәзер бик ошый. Өйдә розетка алыштырдым, двойной выключатель куйдым, –  ди ул.

Ә Хәсән Гафаров инде киләчәген автоэлектрик һөнәре белән бәйләргә мөмкин булуын әйтә.

–  Монда щитоктан башлап, розеткага кадәр бөтен системаны җыярга өйрәндек. Тормышта бик кирәк булачак, –  ди ул.

 

Кондитерлык – иҗат белән үрелгән һөнәр

 

Кызлар өчен дә дәресләр кызыклы үтә. Һөнәргә өйрәтү
мастеры Лилия Вәлиева сүзләренчә, программа махсус укучыларга кызыклы булсын өчен үзгәртелгән.

–  Без күбрәк кондитер юнәлешенә басым ясыйбыз. Төрле тортлар, камыр ризыклары, конфетлар әзерләргә өйрәнәбез. Продуктларны техникум үзе бирә, –  ди ул.

9 нчы сыйныф укучысы Аделина Сәлахова пешерү белән кечкенәдән кызыксына икән.

–  Беренче тортымны 3 нче сыйныфта укыганда заказга пешердем. Онлайн курсларда да укыганым булды. Тагын да күбрәк беләсе килеп, бирегә килдем.  Монда укытучылар белән өйрәнү күпкә җайлырак. Киләчәктә бу шөгылемне зур проектка әйләндерәсем килә, –  ди.

Ә Ясминә Хөсәенова элек пешерү белән артык кызыксынмавын әйтә.

–  Техникумга йөри башлагач кызыксыну артты. Хәзер өйдә дә төрле ризыклар пешерәм, туганнарым мактый, –  ди ул елмаеп.

Әлеге проект бүген үк үзенең нәтиҗәсен күрсәтә башлады. Балалар дәрес калдырмыйча йөри, өйләрендә өйрәнгәннәрен куллана, киләчәк һөнәрләре турында уйлана башлый.

Иң мөһиме –  алар мәктәптән кулларында аттестат кына түгел, ә тормышта кирәк булачак чын һөнәр белән чыгып китәчәк. Бу исә бүгенге заман өчен аеруча әһәмиятле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев