Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Мобилизацияләнгән гражданнар, гаиләләре түләүдән азат ителә

Район җирлегендә халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләр үзара салым ярдәмендә хәл ителә.

Аның күләме, нинди максатларга тотылачагы халык белән бергәләп җыеннарда уртага салып билгеләнә. 
Район үзәге Актанышта ел саен үзара салым акчасына саллы гына эшләр башкарыла. Чишмәләр, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, авыл урамнары яктыртыла, балалар мәйданчыклары яңартыла. 
Быел 6 703 райондашыбызның ярдәме белән, 750 сумнан, барысы 5 027 250 сум җыелган иде. Дәүләттән 5 тапкырга артып, 25 136 250 сум булып кайтты ул. Аның 12 млн сумнан артыгы юлларга юнәлдерелде, су мәсьәләсен хәл итүгә – 2 млн, төзекләндерүгә 10 млн сумга якын акча тотылды. 

750 СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ҖЫЯРГА ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Киләсе 2023 елга да үзара салым акчасын Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән, 18 яше тулган гражданнардан 750 сум күләмендә җыярга тәкъдим ителә. Дөрес, күпләр өчен зур тоелыр ул. Әмма шул ук күршеләребезгә күз салсаң, Мөслимдә инде күптәннән 1әр мең сум җыялар, Минзәләдә безнең чама. Үзебезнең кайбер авыл җирлекләрендә кеше саен 1000-3000 сум җыючылар да бар. Чөнки беләләр, әлеге акчаларга таянып, җирлектә шактый үзгәрешләр кертергә була.
Быел һәр райондашыбыз битараф калмый үзара салымда катнашса, җыелган акчалар дәүләттән 25 млн сум булып әйләнеп кайтачак. 
Бу – район үзәген төзекләндерергә, юл-су мәсьәләсен хәл итәргә яхшы нигез. Әле киләчәктә андый мөмкинлек буламы-юкмы – билгесез. Чөнки, мисал өчен, шәһәр булып саналган Минзәләдә җыелган суммалар икегә генә тапкырланачак. 
Башка кечкенә һәм зур шәһәрләрне дә шушы хәл көтә. Тора-бара әлеге яңалык авыл җирлекләренә дә үтеп керергә мөмкин. Дәүләт биргән мөмкинлектән тулысы белән файдаланып калырга кирәк.

БЫЕЛГЫ ҮЗАРА САЛЫМГА ПЛАНЛАШТЫРГАН ЭШЛӘР 
– 57 нче бистәдәге яңа 
төзелешләр барган Минаев, Маликов, Басыйров, Фадеев урамнарына һәм Сәфәргалин урамының бер өлешенә ком салу планлаштырыла. 
– Үзәк, Дзержинский, Колхоз, Комсомол, Төньяк, Пионер, Теплица урамнары төзекләндереләчәк (асфальт ямау ремонты). 
– Гамил Афзал урамында җәяүлеләр юлы ясалачак.
– 57 нче һәм 12 нче кварталларда, күпфатирлы йортларның ишегалларында балалар мәйданчыклары яңартылачак.
– Ленин һәм Тынычлык 
проспектында 700 метр су трассасы алыштырылачак. Шул исәптән, РТС бистәсендәге күпфатирлы йортларның да су торбалары яңартылачак.
– Бөек Җиңүнең 50 еллыгы урамында һәм “Батыр” спорт комплексына илткән юлны яктырту планлаштырыла.
– Район үзәгендәге Җидегән чишмәнең тирә-ягы төзекләндереләчәк.
– Шулай ук зиратларны тәртиптә тоту – безнең төп бурычыбыз. Алдагы елда РТС бистәсендәге иске зиратка керү юллары ясалачак.
– Гомумән алганда, үзара салым акчалары район үзәген тәртиптә тоту өчен юнәлдереләчәк. 
Алдагы елда да әлеге программа нигезендә җыелган акчалар авылларыбызда яшәеш шартларын тагын да яхшыртуга зур этәргеч булыр дип өметләнәбез. 
ҮЗАРА САЛЫМНАН КЕМНӘР АЗАТ ИТЕЛӘ?  
– Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары;
– I төркем инвалидлар;
– Әфганстанда һәм Чечен 
Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар;
– Чернобыль һәлакәте инвалидлары;
– Көндезге бүлектә укучы студентлар;
– ЛНР һәм ДНРда махсус хәрби операция кысаларында мобилизацияләнгән гражданнар, шулай ук хатыны, балигъ булган балалары, ә алар булмаган очракта, әлеге гражданнарның ата-аналары үзара салым түләүдән азат ителә. 

БЕРДӘМЛЕК КҮРСӘТИК
Авылларыбызны яшәтү, төзекләндерү, булганны саклау һәм үстерү бердәм тырышлык белән чынга аша ала. Халык җыеннарында актив катнашып, үз тавышыбызны бирик! Үз җирлегебезне бердәм 
кайгыртыйк!

Илнур ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев