Рамазан уразасы – фарыз ураза
Яңа Кормаш авылының “Газиз” мәчете имам-хатыйбы, Актаныш районы мөхтәсибәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Риназ хәзрәт Малихов Рамазан уразасы турында бик файдалы киңәшләре белән уртаклашты.
Филиза ГОМӘРОВА
Автор фотосы.
– Рамазан уразасы – тән гыйбадәте, ул ислам диненең бер баганасы булып тора. Фарыз гыйбадәт. Аның турында Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә Коръәни Кәримнең “Бәкарә” сүрәсендә җиткерә. “Әй, иман китерүчеләр, сезгә кадәр килгән кавемнәргә фарыз кылынган кебек, сезгә дә Рамазан аенда ураза тоту фарыз кылынды. Бәлки, тәкъвалыкка ирешерсез”, – ди.
Асылда, ураза – таң атканнан алып, кояш батканга кадәр
ашаудан, эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыелып тору ул.
Ни рәвешле тыелырга соң? Моны Раббыбыз киләсе аятьтә тасвирлый: “Рамазан ае – кешеләргә һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлил. Коръән иңдерелгән ай. Кем дә кем шушы айга ирешсә, ураза тотсын. Чир яки сәфәрдә булу сәбәпле, тота алмаса, башка айда тутырсын. Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми. Шушы санаулы көннәрне тутырсагыз, Аллаһ Тәгаләне олуглаган хәлдә, бәлки, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә һәм рөхсәтләренә шөкер итүчеләрдән булырсыз”, – ди.
Раббыбыз менә шушы ике аятьтә безне Рамазан аенда ураза тотып, тәкъвалыкка ирешергә, шөкер итүчеләрдән булырга чакыра.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләренең берсендә әйтелә: “Рамазан ае җиткәч, җәһәннәм ишекләре ябыла, җәннәт
ишекләре ачыла. Вәсвәсә кылучы шайтаннар чылбырга богауланып куела”.
Икенче бер хәдисендә: “Кешеләр Рамазан аенда нинди нигъмәтләр ирешүен белсәләр, шушы айның ел буе булуын теләрләр иде”.
– Изге айны ничек каршылау кирәк?
– Ризыктан ваз кичү,
ашау-эчүдән тыелып тору белән генә чикләнми ул. Бозык гамәлдән, талашудан, гайбәттән, начар уйдан үзебезне тыеп торырга тиешбез. Яхшы гамәл булдыру – безнең бурычыбыз. Гыйбадәтне арттырырга, Коръәнне күп
укырга кирәк.
Пәйгамбәребезнең сәхабәләре Рамазан аен ничек көттеләр, без дә, мөселманнар, аны зурлыйк. Сәхабәләр Рамазан ае үткәч, “Йә, Раббым, тоткан уразабызны кабул кылсаң иде”, – дип, аны ярты ел буе искә алдылар. Ярты елдан: “Йә, Раббым, алдагы Рамазан аена ирешергә насыйп ит”, – дип дога кылдылар.
Без дә көтеп алдык. Иң беренче чиратта, рухи яктан әзерләндек. Аннары тән ягыннан сәламәтлегебезгә һәм гамәлләребезгә игътибарны арттырдык. Рухи як дигәндә, Коръәнгә күп игътибар бирелә, тәһәҗҗүд намазына торырга тырыштык. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә нәфел уразалары тоттык, Аллаһка шөкер. Ай уртасында була торган 3 көн нәфел уразаны калдырмаска тырышабыз.
Тән сәламәтлеге ягыннан караганда да кешедә әзерлек булырга тиеш. Кемдер гомер буе тоткандыр, кемдер – 10-20 ел, кемдер – 1 ел, ә кемдер, Аллаһы Тәгалә теләсә, беренче тапкыр уразага керергә телидер. Рәҗәп, шәгъбан айларында яшелчә, җиләк-җимеш күбрәк ашарга, камыр һәм ит ризыкларын киметергә кирәклеген искәртәбез.
– Ураза тоту авырлыгын ничек киметергә?
– Рамазанны көтү, аны ярату, Аллаһы Тәгалә кушканча кабул итү безгә ният белән җиңеләйтелә. Бер ай буе Рамазан уразасы тотарга дип ният кылабыз. Аннары һәр көнне сәхәр вакытында ниятлибез. Менә шушы ният кылу безгә ураза тотуны җиңеләйтә. Рухи яктан Коръән укырга, төнге намазга торырга, аның аятьләре турында фикер йөртергә киңәш итәр идем. Зур күләмле, авыр эшләрне Рамазан аеннан соңга калдырырга кирәк. Ураза тотканда авыр эш башкарып, үзебезгә зыян китермик.
– Авыр чирле, авыру
кешеләргә киңәшегез?
– Бәлки кемдер, чир сәбәпле, тота алмаса, башка айда тотсын, диелә. Рөхсәт бирелә торган чирләр – ашказаны авырулары (язва, гастрит), шикәр диабеты, эчәклек, бөер чирләре. Алар һәрдаим дару кабул итүне таләп итә. Терелгәч, уразаны каза кылырга тиешбез.
Әгәр чир бетмәсә, динебездә фидия сәдакасы түләү каралган. Калдырган бер көн өчен бер мохтаҗны ашату, ягъни ике тапкыр утырып ашарлык ризык белән тәэмин итү. Сәхәрдә, ифтарда күпме күләмдә ашыйбыз, шушы күләмдә ашату фидия сәдакасы дип аңлатыла.
Фидия сәдакасын чыгара алмаучылар да булырга мөмкин. Рамазанда ураза тотылмый, башка айларда да каплый алмый, фидия түләргә дә мөмкинлеге юк. Менә бу очракта, галимнәребез әйткәнчә, кешеләр истигъфар кылырга тиеш.
– Узган ел тотылмый калган көннәрне кайчан каза кылырга?
– Калдырган ураза көннәрен, киләсе Рамазанга кадәр, ел дәвамында тотып бетерергә тырышырга кирәк.
– Кичтән ашап куеп, иртән сәхәргә тормыйча гына уразага керергә ярыймы?
– Кичтән ашап куеп, иртән сәхәргә тормау бик файдалы түгел, чөнки сәхәр ашау безгә көне буена ураза тотарга көч бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Сәхәрдә бәрәкәт бар”.
Сәхәрдә йокыдан торырга өйрәнергә тиешбез. Чөнки Рамазан ураза белән генә чикләнми. Гыйбадәткә дә басым ясарга кирәк. Ураза тотарга һәм намазларыбызны калдырмаска тырышыйк.
– Кемдер, арыганлык аркасында, йоклап китеп, сәхәргә тора алмаса, уразага ният кылмаса?
– Бу очракта ул, уянгач ашамыйча-эчмичә, өйләгә, зәвәл вакытына кадәр ниятли ала, диелә.
– Көндез ялгышып ашаган кешенең уразасы бозыламы?
– Ялгышып ашау-эчү
очраклары булырга мөмкин, без камил затлар түгел, ялгышабыз. Онытылып, ризык кабу уразаны бозмый. Белә торып ашау исә уразабызны боза. Монда кәффарәт каралган.
– Яңа Кормаш авылы мәчетенә йөрүчеләр ничек әзерләнде?
– Безнең Яңа Кормаш авылының “Газиз” мәчетендә дә, башка җирдәге кебек үк, уразага алдан әзерләндек, укулар алып бардык. Ураза турында сөйләдек. Аллаһның рәхмәте белән, чәршәмбе көнне ир-атларга, пәнҗешәмбе көнне хатын-кызларга дини дәресләр үткәрелә. Җомга намазына унлап кеше җыела. Яңа Кормаштан – 5, күрше авылдан 3-4 ир-ат килә. Хатын-кызлар укуга күбрәк тартыла – 15кә якын. Укулар даими алып барыла.
– Рамазанда тәравихлар ничек үтә?
– Бездә дә 20 рәкагать тәравих намазы укыла. Мөмкинлеге булган кешеләрне чакырып калабыз, килегез. Тәравих намазына йөрегез, мәчетебезне буш тотмыйк. Тәравих намазы – безне берләштерә, бергә җыя, күп савап бирә торган гыйбадәт. Анда хатын-кызларны, балаларны да алып килегез. Динебезгә өйрәтү, төнге намазларда нык булсыннар өчен, балаларны үзебез белән мәчеткә йөртергә кирәк.
Быел, чама белән, иртәнге дүртләрдә сәхәр, кичке бишләр тирәсендә ифтар вакыты көтелә. Җәй белән чагыштырганда, ял итәргә, төнге гыйбадәтләрне кылырга ара бик күп. 10-11 сәгатьтә йокларга, сәхәргә торырга, намаз укырга җитешеп була.
– Изге ай башлану уңаеннан нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Райондашларыбызны Рамазан шәриф ае белән тәбрик итәм. Рамазан аенда уразага керсәк иде. Ул – Аллаһ Раббыбызның безгә биргән бер нигъмәте. Намазга бассак иде, җәмәгать намазы укырга мәчетебезгә йөрсәк иде. Хәзерге вакытта районыбызда алтмышлап мәчет бар. Аларны буш тотмыйк.
Мәчетләребез – сәҗдә урыннары. Динебезне алга этәреп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәт җыябыз. Шуңа күрә мәчетләргә килегез, җомга намазларына йөрегез. Тәравих намазларын бергәләп укыйк. Аллаһ Раббыбыз безне җәннәтендә дә күрешергә, очрашырга насыйп итсен.
Безнең белешмә
Риназ Илдар улы Малихов 1988 елның 18 ноябрендә Татар Суыксу авылында туган. Яр Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган, Болгар академиясендә гыйлем күтәрү курсларында булган. Дөньяви гыйлеме буенча – агроном, механик. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия һәм автомеханик факультетларын тәмамлаган. Казан аграр университетында югары белем үзләштергән. Яңа Кормаш авылында 8 елга якын имам булып хезмәт куя.
Ураза ае 2026 елда 19 февральдән башлана. 18 февральдә беренче тәравих намазына җыелабыз. 19 март Рамазанның соңгы көне булыр, дип торабыз. Ул яңа ай тулуга бәйле. Соңгы тәравих 18 мартта укыла. 20 мартта ураза гаетенә җыелырбыз, иншәАллаһ.
ТР Диния нәзарате фидия сәдакасын 430 сум күләмендә, ә фитр сәдакасын 200 сум билгеләде. Зәкят чыгара алучылар фитрны 1200 сум күләмендә түлиләр. Фитр сәдакасына зәкят күләме, көмеш нисабы белән,
120 мең сум итеп билгеләнде.
Ниятләү догасы
Рамазан аенда уразага кергәндә түбәндәгечә ният кылына:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи Тәгааләә”.
Татарчасы: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым”.
Ифтар догасы
Кич, кояш баегач, хөрмә яки су белән ифтар кылына һәм түбәндәге дога укыла:
“Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәНтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтәртү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мә каддәмтү үә мәә әххартү”.
Татарчасы: “Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев