Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Ришвәт– укучылар күзлегеннән (фоторепортаж)

Район хакимияте бинасында ришвәтчелеккә каршы узган “Гадел яшәргә кирәк!” бәйгесендә җиңүче укучыларны бүләкләделәр.

Әлеге бәйге 9 декабрь –
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан ел саен уздырыла. Быел 28 мәктәпнең 25еннән 270тән артык укучы катнашкан. 

– Әлеге конкурс республика күләмендә уздырыла. Апликация, плакат, рәсем ясау, видеороликлар, инша һәм эссе номинацияләре буенча август ахыры, сентябрь айларында мәктәп һәм район этабын уздырдык. Район этабында җиңүчеләрнең эшләрен республика конкурсына җибәрәбез. 7 декабрь көнне Казан Кремлендә республика этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Инша номинациясендә безнең ике укучы да хөрмәтләнде. Бүген район этабында җиңгән укучыларны һәм аларның укытучыларын хөрмәтлибез, – ди район мәгариф идарәсе белгече Айрат Кәрамов.

– Балаларга ришвәтчелекнең начар гамәл икәнен кечкенәдән үк сеңдерергә кирәктер...

– Чыннан да, шушындый бәйгеләр аша укучыларда коррупциягә каршы көрәшнең кирәклеген төшендерергә тырышабыз. Рәсем ясаганда, яисә инша язганда моны күңеле аша үткәрә, уйлана һәм ул аның йөрәгенә сеңеп кала. Үскәч инде әлбәттә, андый хәлдә кала икән,  бу законга туры килми бит дип үзенең ясаган рәсемен, иншасын исенә төшерер дип уйлыйбыз.

Җиңүче укучыларны район башлыгы Ленар Зарипов
тәбрикләде.

– Барыгыз да беләсез, ришвәтчелек илебезнең үсешенә  бик нык начар тәэсир итә. Шуның өчен балалар, ниндидер гамәл кылганда, эшне башлар алдыннан һәрвакыт бу закон кысаларына сыешамы, башкаларга комачаулык итмиме дип уйларга кирәк. Һәрберебезнең артында әти-әниләребез,  гаиләләребез тора. Гадел, чын кеше булып үсүегезне телим. Шулай булсагыз, сезнең алда барлык ишекләр дә ачык була. Чын кеше булып, җәмгыятькә кирәкле шәхес булып, тормышны алып барырга кирәк. Әлеге бәйгедә ясаган рәсемнәрегез, язган иншаларыгыз һәрвакыт күңелегездә саклансын. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм, – диде ул.

Рузилә ХӘСӘНОВАның бу хактагы мәкаләсен тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 16 декабрь саныннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев