Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Шартлаткычларны балага бирмәгез

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге янгынга каршы махсус режим кертелү вакытын хәбәр итә.

МАХСУС РЕЖИМ  
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республика территориясендә 2022 елның 19 декабреннән башлап 2023 елның 8 гыйнварына кадәр махсус режим кертелде. 
Махсус режим вакытында пиротехникага зур игътибар биреләчәк. Бина эчендә 
фейерверк һәм салют ату катгый тыела. Урамда салютны бары тик махсус урында куллану рөхсәт ителә. Ул иң якын бинадан, кимендә, 30 метр ераклыкта урнашырга тиеш. 
Пиротехника белән эшләүне балаларга тапшырырга ярамый. 
Ата-аналар, балага пиротехника кулланырга ярамаганлыгы турында яхшылап аңлатсагыз иде. Ул янгын чыгарырга гына түгел, ә тән җәрәхәте алу сәбәбе дә булырга мөмкин. 
Петарда бала кулында шартлап, аның күзләренә, бармак яисә башка органнарына зыян китерергә мөмкин.

ГИРЛЯНДАНЫ ЧЕЛТӘРГӘ ЭЛМӘСКӘ
Кышкы чорда ут чыгу ихтималы арта. Төп сәбәбе – электр җиһазлары һәм мичләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү дә хәвефне арттыра. 
Кышкы чорда, йортны өстәмә җылыту ниятеннән, электр җылыткычы кулланганда, бары тик заводта җитештерелгән, сертификаты булган приборларны гына куллану рөхсәт ителә. 
Электр җылыту җиһазы 
урнаштырган очракта, ул бүлмәдә стенадан яисә башка мебельдән, ким дигәндә, 1 метр ераклыкта торырга тиеш. Әлеге приборны чүпрәк, кәгазь яисә башка янучан материал белән каплау тыела. 
Кышкы чорда ут чыгуның тагын бер сәбәбе – электр гирляндалары куллану таләпләрен үтәмәү. Гирлянданы, сертификатын карап, инструкциядә язылган барлык таләпләрне үтәгәндә генә кулланырга ярый. Янгын куркынычсызлыгы 
таләпләренә килгәндә, әлеге приборларны караучысыз калдырырга ярамый.  
Гирляндаларны челтәрләргә элү, аеруча, куркыныч тудыра. Алар – бик тиз янучан материал. Челтәргә бер очкын җитә, ут кабу куркынычы зур.


Илгиз РӘШИТОВның киңәшләрен "Актаныш таңнары" газетасының 23 декабрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев