Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Шахмат остазы Дәниф абый

Күпме кешегә бөтен күңелен биреп шахмат серләрен өйрәткән, Дәниф абый Закиров 1941 елның март аенда Яңа Богады авылында Тимер hәм Галимә гаиләсендә туа.

Тормыш юлы кырыс булса да, күңеле йомшак иде. Язмышына да кешеләргә изгелек кылырга дип язылгандыр аның. Балачагы сугыш чоры балаларыныкына охшаш. 
Сугыш башланганда аңа бары өч ай гына була. Ул әтисен, аның назын күрми үсә. Бары үз-үзенә ышаныч тормыш сукмагыннан тайпылмыйча яшәргә көч, дәрт бирә. Богады мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын Яшел Үзән шәhәрендә башлый. 1970 елларда ул грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Спорт мастеры исеменә лаек була. Ә шахмат белән соң гына кызыксына башлый. Бу өлкәдәге яңалыкларны бик тиз отып ала. Аны татар шахматисты Нәҗметдинов белән дә чагыштыралар. Озакламый шахмат серләренә төшенеп, шәкертләрен дә өйрәтә башлый. Күп кенә шәкертләре аны тормыш юлыбызда очраган иң яхшы кешеләрнең берсе, дип атыйлар. СССР республикалары буйлап турнирларга йөргәндә, аларны аталарча кайгыртып, аларның уңышларына сөенеп, аларны куәтләп торучы да бит ул. Ата-аналар да балаларын ышанып тапшыралар аңа. Чөнки Дәниф абыйда җаваплылык хисе шундый көчле була.

Дилшат МӨХӘМӘДИЕВның әлеге мәкаләсенең «Актаныш таңнары» газетасының 16 июнь санында тулысынча укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев