Шигырь дөньясында ышанычлы адымнар
Энҗе Ильясова Бөтенроссия “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә зур бүдәккә лаек булды. Ул – иҗади конкурсның гран-при иясе. Узган ел шушы бәйгедә беренче урын алган иде.
Филиза СӘЛАХОВА
Актаныш кызы Энҗе 4 яшьтән бирле сәхнәдә, башта җырлый, бераз үсә төшкәч, шигырь сөйләүгә күчә. Хәзерге вакытта алып баручы сөйләменә тартыла. Шигырьләре “Ялкын”, “Салават күпере”, “Идел”, “Казан утлары” журналларында басылган. Гамил Афзал исемендәге иҗади конкурста һәм “Сәләткә нур булган йолдызлар” ачык республика бәйгесендә дә гран-при яулады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә укучы Энҗе Ильясованың иҗаты да, фикерләве дә үзенчәлекле. Кесә китабы чыгару теләге белән яши. Иҗатын, иң беренче булып, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Рафис Корбан, Рәмис Аймәт, Рифат Сәлах бәяләгән.
– Башта игътибар бирмәделәр, хәзер фикерләре үзгәргәндер дип ышанам. Чөнки үземдә үзгәреш сизәм, – ди кыз.
– Өметле каләм иясенең үзенә генә хас язу алымы бармы?
Әлеге сорауга Энҗе Ильясова болай дип җавап бирде:
– “Эльмира Җәлилова һәм Рәдиф Гаташ стилендә язасың”, – дип әйтә укытучым. Үзем ак шигырь белән мавыкмаска тырышам. Соңыннан традицион шигырьгә кайту авыр булырга мөмкин. Традицион шигырь укучы тарафыннан күбрәк кабул ителә. Поэзия – минем өчен хобби дә, һөнәр дә түгел, ә күңел халәте. Шагыйрьләр көне-төне шигырь язалар, мин андый түгел.
Үземнең позитив шигырьләрем юк икәнен аңладым. Дус кызым: “Синең шигырьләреңдә сәгадәт ноталары бик аз”, – дип әйткән иде. Әлбәттә, алар бар, ләкин күп түгел.
– Иҗатыңа кемнәр йогынты ясады?
– Равил Фәйзуллинны бик яратып, сокланып укыйм. Традицион кысадан чыгып язарга курыкмаган әдип. Ләкин аның стилендә язмыйм, күңел лирикасына бирелеп иҗат итәм. Эльмира Җәлилова һәм Рәдиф Гаташны яратып укыйм. Алар – үз эшенең остасы. Үзебезнең гимназияне тәмамлаган Алинә Хәбибуллинаның шигырьләре, чын мәгънәсендә, миңа бик ошый, илһамландыра. Социаль челтәрләрдә күреп, укып барам.
Безнең нәселдә шигырь язучы кешеләр булмаган. Шигырьләрне алтынчы сыйныфта укыганда яза башладым. Ләкин алар бик гади, балаларча иде. Рифмалары туры киләме-килә. Шигырь дип аталырга лаеклысы җиденче сыйныфтан соң барлыкка килә башлады. Һәр шигырьне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызына алып бара идем. Ул җитешсез ягын төзәтеп бирде. Хәзер инде андый төгәлсезлекне үзем күреп, төзәтеп куям. Шулай да үземдә горурлык тудыра торган шигырьне яздым дип, әлегә әйтә алмыйм.
– Нинди тема аеруча якын?
– Йөрәктән чыкканны кәгазьгә төшерәм. Конкрет теманы сайлап, шул турында языйм әле дигәнем юк. Күбесе мәхәббәт, тормыш һәм борчылулар хакында. Бик күпләрнең күңеленә туры килә. Аның берсе дустымның мәхәббәт тарихына багышлап иҗат ителгән.
– Шигырь күңелдә ничек туа?
– Уйланып йөрүләремнән туадыр. Бернәрсә башыма килеп керә икән, аны көне буе әйләндерәм-әйләндерәм дә, кич язып куям. Чынлыкта, сирәк язам, чөнки уку дәверендә вакытым аз кала. Вакыт булганда теләк югалып тора. Күбрәк кыш көне иҗат итәм. Табигать илһамландыра. Урамда үзем генә йөргәндә, атлап баруымда, урманда йөрүемдә шигырь туарга мөмкин. Җыр-музыка тыңласам, әгәр ул элекке вакытка алып китә ала икән, шуннан чыгып иҗат итә алам.
– Илһам кайчан килә?
– Илһам килсен өчен, иң беренче чиратта, тынычлык кирәк. Бүлмәгә берәүнең дә кереп йөрмәве, тирәлектә шау-шу булмавы мөһим. Илһам төрле җирдә килә. Агач яфрагын күрдем дә, шул яфрак турында яздым дигән сүз түгел. Ул ниндидер ассоциацияләр тудырырга мөмкин.
– Үз шигыреңне сәхнәдә укыйсыңмы?
– Элегрәк Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйли идем. Үзем яза башлагач, ул теләгем арткы планда калды. Миңа язу күбрәк ошый. Бер төрле интонация белән язсам, башка кеше аны бөтенләй бүтән төсмер белән укырга мөмкин. Үз шигыремне сөйләгәнем бар, ләкин башка кеше сөйләгәнне тыңлавы рәхәтрәк.
Матур әдәбият дөньяны үзгәртә
– Матур әдәбиятның өстенлеге нәрсәдә?
– Әдәбият дөньяны үзгәртү көченә ия. Бишенчедә укыганда татар әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы бер фраза әйткән иде: “Әдәбият ул тормышка өйрәтә”. Чыннан да, төгәл фәннәрдә андый көч юк. Проза, поэзия китаплары укыган кеше бик күп нәрсәгә төшенә, үз-үзендә казына һәм, күбрәк укыган саен үзгәрешләргә тап була. Кайберәүләр: “Энциклопедия укысам яхшырак”, – дип әйтергә мөмкин. Ләкин төгәл китапта матур әдәбияттагы кебек дөньяны үзгәртә алу көче юк.
– Соңгы вакытта нинди әсәрләр укыдың?
– Шарлотта Бронтеның “Джейн Эйр” романын укыдым. Бик яраттым мин ул персонажны. Татар әдәбиятыннан Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын үз иттем. Әмирхан Еники әсәрләре бик ошый. Минем уйларымны яза сыман. Вакыйгалар матур, җиңел, гади итеп сурәтләнә. Зур мәгънәгә ия, идеяләре көчле. Прозада башка авторлар шул ук фикерне катлаулы итеп бирәләр.
– Каләм тибрәтүчеләргә нинди киңәш бирер идең?
– Яза белмәсәгез, язмагыз. “Акыллы” кеше шигырь язмый. Шигырь язасы килеп тә, яза белмәгән кешеләр сөенсеннәр. Бу – саранлык түгел, ә чын күңелдән чыккан киңәш. Чөнки шигырь язучы кеше
беркайчан да тыныч яшәмәячәк, я үткәненә кайтачак, я уйланып гомер итәчәк. Бу шөгыль дан да, мал да бирми. Беренчедән, тынычлыкны ала. Икенчедән, үз борчуларыңны бөтен дөньяга чыгару – хаос. Тыныч күңел белән яшәгез үз өегездә. Рифма туры китерү әле ул бөеклекне аңлатмый. Гади тормышта хикәя, шигырь язмыйча яшәү күпкә җиңелрәк. Әгәр инде сәләтегез бар икән, аны алга таба үстерүегезне телим.
Ачы хакыйкать
– Газета-журналлар укуга мөнәсәбәтең?
– Үземә “Чаян” журналы ошый. Андагы мәзәкләрдән көлеп яшәү сихәт бирә. Сәхифәләре күңелне күтәрә, кызык. “Ялкын” журналын алам, “Акчарлак” газетасын укыштырам. Хәзер цивилизация заманасы. Күп нәрсәне телефоннан онлайн уку җиңелрәк. Минемчә, газета-журналларны безнең әти-әниләр һәм алардан олырак буын гына укый. Безнең яшьтәшләр арасында вакытлы матбугатка гына түгел, хәтта классик әдәбиятка да кызыксыну аз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев