Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Татлы Яңа ел бүләген ничек сайларга?

Яңа елга балаларга бирелүче күчтәнәч капларына сәламәтлекләре өчен куркынычсыз булган нинди тәм-томнар сайларга кирәк?

 

 

 

 

 

Бу хакта  кулланучылар 
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәрендәге Актаныш районы буенча җитәкче урынбасары Луиза Хафизова белән сөйләштек.

– Луиза Мәхияновна, Яңа елда һәркем  балаларын бүләкләр, күчтәнәчләр белән сөендерергә ярата. Күчтәнәчләрне  сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

– Балаларга күчтәнәч
капларына салыр өчен ризык сайлаганда аеруча сак
булырга, аларның составларына игътибар итәргә кирәк.

Кондитер эшләнмәләре
составында балалар ризыклары өчен азык-төлек продуктларын җитештерүдә тыелган исемлеккә кертелгән, 2.3/2.4.3590-20 санлы Санитар таләпләр һәм нормалар кушымтасы таләпләре нигезендә, җәмәгать туклануы оешмаларында сату өчен рөхсәт ителмәгән ризыклар компоненты (арахис, карамель, водородланган майлар (транжирлар)) булырга тиеш түгел.

Шулай ук “Азык-төлек продукциясе иминлеге турында“ ТРТС 021-2011 Таможня берлегенең Техник регламентына
таянырга кирәк. ТС 021-2011 маддәсенең 5, 7 пункты нигезендә, балалар өчен азык-төлек продукциясе составында – этил спирты 0,2 проценттан артык; табигый  кофе; абрикос төше; серкә; тәмләткечләр, бензойн, сорбин кислоталары һәм аларның тозлары (калий сорбитолы, Сорбитол, Е492 – сорбитан тристеарат, сорбит сиробы, кальций сорбаты (Е203)
булырга тиеш түгел (бу
мәгълүматлар барысы да азык төлекнең ярлыгында күрсәтелә).

– Күпләр әзер татлы бүләк каплары алу яклы...

– Андый бүләк капларын сәүдә урыннарында (кибетләр, супермаркетлар, рәсми базарлар) сатып алырга киңәш ителә. Сатып алганда кап үз формасында зарарланмаган булырга тиеш. Иң элек, күчтәнәч кабының маркировкасын игътибар белән карарга  кирәк.

 Анда түбәндәгеләр булу шарт: исем, составы, саны, эшләнгән вакыты, саклау срогы, саклау шартлары, шул ук вакытта капны ачканнан соң саклау вакыты, продукцияне җитештерүченең исеме, адресы, шәхси эшмәкәр икән, аның исеме, фамилиясе, атасының исеме, эшләп чыгару урынының адресы булырга тиеш.

Шулай ук куллану буенча киңәшләр, азык кыйммәте, геннар-модификацияләнгән организмнар кулланып алынган компонентларның азык-төлек продкуциясендә булуы турындагы белешмә, таможня берлеге әгъзалары булган дәүләтләр базарында азык төлек мөрәҗәгатенең бердәм билгесе булу зарур.   

Рузилә ХӘСӘНОВА белән Луиза Хафизованың әңгәмәсен тулысынча "Актаныш таңнары" газетасының 23 декабрь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев