Үләннәрдән – шифа, хезмәттән – тәрбия
Актанышның 1 нче урта мәктәбендә “Фито-чәй” проекты балаларны табигатькә, хезмәткә һәм милли мираска якынайта.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Актанышның 1 нче урта мәктәбе укытучысы Эльвира
Вәлиева өчен мәктәп – белем бирү урыны гына түгел, ә балаларның күңеленә игелек
орлыклары салу, аларны хезмәткә, табигатьне яратырга һәм милли кыйммәтләрне сакларга өйрәтү мәйданы да. Химия-биология укытучысы, сигезенче “Д” сыйныф җитәкчесе буларак, ул укучылары белән инде берничә ел дәвамында “Фито-чәй” проекты өстендә эшли. Әлеге проект бүген мәктәп кысаларыннан чыгып, район һәм республика күләмендә дә кызыксыну уята башлаган.
Проектның нигезендә – табигатькә мәхәббәт, халкыбызның борынгы традицияләренә хөрмәт һәм сәламәт яшәү рәвеше идеясе ята. Балалар укытучылары белән бергәләп төрле дару үләннәрен өйрәнәләр, аларның файдалы үзлекләрен тикшерәләр, киптерү һәм саклау серләренә төшенәләр, шуннан соң шифалы чәйләр әзерлиләр.
– Безнең “Фито-чәй” проекты бишенче сыйныфтан ук башланды. Балалар белән бергәләп эшли-эшли, ул елдан-ел киңәя бара. Хәзер инде аны өч юнәлешкә бүлдек, – дип сөйли Эльвира Фәнис кызы.
Беренче төркемгә Актаныш районында үсә торган үләннәрдән ясалган чәйләр керә. Балалар мәтрүшкә, бөтнек, юкә чәчәге, карлыган яфрагы, гөлҗимеш кебек шифалы үсемлекләрне өйрәнеп кенә калмыйча, аларны дөрес җыю вакытын, киптерү кагыйдәләрен дә үзләштерәләр. Җәй айларында гаиләләр белән бергәләп болыннарга чыгып үлән җыю инде алар өчен матур традициягә әверелгән.
Икенче юнәлештә укучылар чит ил чәйләре белән таныша. Зәңгәр чәй, ройбуш һәм башка экзотик эчемлекләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү балаларның дөньяга карашын киңәйтә, төрле халыкларның мәдәниятенә кызыксыну уята.
Ә өченче төркем аеруча күңелгә якын. Ул – әби-бабаларыбыз кулланган борынгы чәйләр. Балалар өлкәннәрдән рецептлар җыя, авыл тарихларын өйрәнә, элек кешеләрнең нинди үләннәр белән дәваланганын белә. Шушы эш аша яшь буын белән өлкән буын арасында җылы күпер салына.
Проектның иң зур үзенчәлекләренең берсе – гаилә белән мәктәпнең бердәм эшләве. Эльвира Фәнис кызы сүзләренчә, әти-әниләрнең ярдәме бик зур.
– Җәй көне алар балалар белән бергәләп үләннәр җыялар, киптерәләр, киңәшләр бирәләр. Бу проект безне барыбызны да берләштерә, – ди укытучы.
Чыннан да, “Фито-чәй” – гади генә мәктәп проекты түгел. Ул балаларны җаваплылыкка, коллективта эшләргә, хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәтә. Мондый эшчәнлек вакытында укучылар табигать байлыкларын сакларга кирәклеген дә аңлый башлый.
Бүген әлеге проект төрле бәйрәмнәрдә, семинарларда, күргәзмәләрдә тәкъдим ителә. Укучылар үзләре әзерләгән чәйләр турында чыгышлар ясый, фәнни-гамәли
конференцияләрдә катнаша, конкурсларда көч сынаша. Район һәм республика күләмендәге проект бәйгеләрендә дә аларның хезмәте игътибарсыз калмый.
Кызыклысы шунда: “Фито-чәй” идеясе укытучыдан түгел, ә балаларның үзләреннән туган. Биология дәресләрендә гербарийлар җыйганда, укучылар: “Ә бәлки без фитобар ясап карарбыз” – дигән тәкъдим белән чыккан. Шул фикер вакыт узу белән зур һәм әһәмиятле проектка әверелгән.
Хәзер инде команда проектны тагын да киңәйтү турында уйлый. Мәктәптә кечкенә фитобар булдыру, яңа үлән катнашмалары әзерләү, фәнни тикшеренүләр алып бару – болар барысы да киләчәк планнар арасында.
Мондый проектларның әһәмияте зур. Алар балаларны китаптагы теория белән генә чикләп калмыйча, тормыш белән бәйли. Үләннәр җыю, чәй әзерләү, чыгышлар ясау – боларның һәркайсы укучы өчен тәҗрибә, аралашу һәм үсеш мәктәбе.
“Фито-чәй” проекты – Актаныш мәктәпләрендә генә түгел, гомумән, бүгенге белем бирү системасында үрнәк булырлык эш. Чөнки ул берьюлы фәнне дә, тәрбияне дә, милли традицияләрне дә үз эченә ала. Ә иң мөһиме – балаларны туган якны яратырга өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев