Уразай авылы шагыйрәсе
Нәкъ кыш уртасында шагыйрә, ике китап авторы Рәмзия Әхмәтованың иксез-чиксез хисләр аланына дәштеләр.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотосы.
“Күңелем бизәкләре”, “Җанымда калган эзләр” исемле җыентыклары башкалабыз Казанда басылып чыккан. Аларда бик күп шигырьләре һәм поэмалары тупланган. Район китапханәчеләре иҗади очрашуда авторның тормыш юлы белән таныштырдылар.
Рәмзия Шәех кызы ямьле май аенда Уразай авылында туа. Югары белем алып, туган җирендә 41 ел укытучы булып эшли. Өлкән укытучы, укытучы-методист, 1998 елдан югары категорияле укытучы-дефектолог. Татарстан һәм Россия Мәгариф министрлыкларының күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була.
Күңелендә кайнаган иҗат рухы аны “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенә алып килә. Берләшмә җитәкчесе Илфак Ибраһимов, шигырьләрне хуплап, авторны үсендереп җибәрә. Рәмзия Әхмәтованың әсәрләре “Актаныш таңнары”, “Мәгърифәт”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” газеталарында, “Мәгариф”, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларында даими басылып тора.
Бер яктан урманлы тау итәгенә, икенче яктан зәңгәр сулы тирән күлләргә терәлеп
утырган авылда туып-үскәнгәме, Рәмзия Әхмәтова иҗатының күп өлешен туган төбәк табигатенә, аның матурлыгына сокланып язылган, ел фасылларына багышланган шигырьләр тәшкил итә. Автор һәр фасылга хас сыйфатны тотып ала, аны шигырь китабына салып, укучысына җиткерә, хисләргә бирелергә мәҗбүр итә. Мәхәббәт лирикасы мөлаем, дулкынландыргыч. Йөрәктә тирән эз калдыра.
урман-күлләргә бай
Табигатьнең иң матур май аенда каен урманнары белән бизәлгән, тал куенына кереп урнашкан Уразай авылында, гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Ике кыз, ике ул үскән алар.
– Балачак елларым яшел чирәмле табигать кочагында узды. Җәйләрен тирә-ягы бөдрә таллар, зифа каеннар белән уратып алынган, суында төнбоеклар үскән Бәкелде буенда, җиләкле болыннарында, кышларын җил-бураннар уйнап торган тауларында, ап-ак карга күмелгән урамнарында, язларын умырзая исе аңкып торган каен урманында, ярларына бозлар тулып аккан Агыйдел елгасы буйларында, ә көзләрен гөлҗимешле, бөрлегәнле әрәмәләрендә якты хатирә булып адашып калдылар, – ди шигъри күңелле, хисчән шагыйрә.
Кечкенә чактан ук әтисенең улы да, кызы да булган ул. Әтисе табигатьне бик нык яраткан. Кая гына чыгып китсә дә, нинди генә эшкә тотынса да, улларын түгел, кызы Рәмзияне ияртеп йөрткән.
– Утын кисәсе булса, аркылы пычкының бер башыннан – әти, икенче башыннан мин тарттым. Печән чапканда да аннан калмадым. 7 яшемнән чалгы тотарга өйрәтте. Хуҗалык өчен капка башыннан бүлеп бирелгән бер гектар печәнне бергәләп чаба һәм җыя идек. Бүрәнә каезлый башласа, тәгәрәмәсен дип, аның өстенә мине утыртып куйды. Әрәмәгә тал кисәргә, кибән төбе печәнен җыярга һәрвакыт үзе белән ияртте. Бәкелде күле туңгач, аның өстендәге камышларны чалгы белән чапкан вакытның рәхәтлеген әле дә тоям. Чалгы бер җиргә дә төртелми, боз өсте тип-тигез бит. 15 яшьтән соң хуҗалыктагы эшләрне үземә башкарырга туры килде, – дип, әтиле балачагын җылы хатирәләр белән искә алды.
Рәмзия Шәех кызы Уразайда – башлангыч, Куян авылында сигезьеллык мәктәптә белем ала. 10 чакрым араны көн саен җәяү йөреп укый. Минзәлә педагогия училищесына документларын илтеп тапшыра, керү имтиханнарын уңышлы үтеп, уку йортына кабул ителә. Аны тәмамлагач, районга укытучы булып эшкә кайта.
илһам чыганагы
Ул чактагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Әхсән Шакиров яшь белгечне Яңа Әлем мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгели. Туган авылына кайтып йөрергә якын булыр дип уйлаган кыз, бар кыюлыгын җыеп, Такталачыкка җибәрүләрен сорый. “Такталачыкка өлгерерсең әле”, – дигән җавап ишетә.
Әхсән Шакировның алдан күрүчәнлегеме бу: нәкъ өч елдан, тормыш иптәшен Такталачыкка укытырга күчерү сәбәпле, гаилә белән шунда эшкә билгеләнәләр.
– Укытучы булып эшләгәндә буш вакыт бик аз. Иртәнге җидедә чыгып китәсең дә, кичке унда-унбердә генә кайтып керәсең. Җәмәгать эшләре бик күп иде. Агитатор, пропагандист, хатын-кызлар советы әгъзасы, төрле материаллар туплау.
Уразайга күчкәч, авыл Советы депутаты булып сайландым. Буш вакытта гөлләр, чәчәкләр үстерергә, табигать кочагында булырга яраттым. Кара яздан кара көзгә хәтле көнем бакчада, болында, урманда үтә иде.
– Рәмзия апа, беренче шигырегезне хәтерлисезме?
– Иҗатымда табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген сурәтлисем килде. Беренче шигырьне алтмышынчы еллар тирәсендә яздым да, әтигә күрсәттем. Әле ул вакытта электр кертелмәгән, әти белән әни лампа яктысында план төзеп утыралар иде. Әти мактады. Күңелдә шигъри чаткылар уянып килгән вакыт булгандыр. Мәктәптә укыганда иншалар язганда шигырьләр кушып яздым. Татар теле укытучысы пенсиягә киткәнче минем иншаларны саклап тоткан булган.
– Иҗат баскычыннан күтәрелгәндә нинди кыенлыклар
очрады?
– Минзәлә педучилищесында укыганда шигырьләр яза башладым. Ләкин алар озын гомерле булмадылар, дүртенче курста блокноты белән югалды. Эшкә кайткач, иҗатка вакыт калмады. Читтән торып Казан дәүләт университетында югары белем үзләштердем. Свердловскида дефектология факультетын Казанда мәгариф системасында гамәли психология дигән махсус факультетны тәмамларга туры килде. Укуларны тәмамлагач гына шигырь иҗат итәргә вакыт барлыкка килә башлады.
– “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенә ничек килдегез?
– “Актаныш таңнары” газетасында еш кына белдерү чыгып торды, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсенә утырышка чакыра иделәр. Бик барасым килде, нык кызыга идем. Кыюлыгым җитеп, 1994 елда кул астындагы шигырьләремне җыйдым да, берләшмә утырышына киттем. Илфак Ибраһимов җитәкли иде берләшмәне. Өлкән апалар, абыйлар шигырьләремә яхшы бәя бирделәр. Язу дәрте көчәеп китте. Берләшмәгә ай саен йөри идек, ай саен “Актаныш таңнары” газетасының бер бите безнең иҗатка багышлана иде. Хәзер генә район газетасында шигырьләрне бастырмый башладылар, – диде җирлегебез шагыйрәсе.
Каләм иясе Рәмзия Әхмәтованың иҗади хыяллары тормышка аша башлый – 2025 елда Казанда “Күңелем бизәкләре” дигән китабы басылып чыга. Анда 50гә якын шигыре тупланган. Кечкенә генә китапчык булса да, бик тиз үз укучыларын таба. Иң кызыгы композиторларны җәлеп итә. Шигырьләренең кайберләре, көйгә салынып, җырга әверелә. Аларны концертларда, иҗат кичәләрендә яратып башкаралар.
Нәкъ егерме елдан соң, “Җанымда калган эзләр” дигән калын җыентык “табадан төште”. Монысында басылган өч поэма китапның затлылыгын күрсәтә. Әлеге әсәрләрдә авторның күңел кичерешләре, туган авылы Уразайның матур табигате, тормыш фәлсәфәсе, көчле лирика урын алган. Тиздән яз җитәр, табигать яшәрер. Рәмзия Әхмәтованың бакчасында гөлләр шау-чәчәккә күмелер. Күңел бакчасында исә өр-яңа шигырьләр туар...
Рәшит Харисов, авылдашы:
– Рәмзия һәрвакыт лидер булды. Педагогия училищесында бергә укыдык. Беренче курстан ук аны староста итеп сайладык. 4 ел буена ул безне әйдәкләп, туплап торды. Башкаларның старостасын ел саен алыштырсалар, безнең Рәмзиябез үзенең лидерлык вазыйфасын ахырга кадәр башкарып чыкты. Аның оештыру сәләте бик зур. Төгәл фәннәр буенча китсә дә, һичшиксез, докторлык диссертациясе яклар иде.
Биолог Рәмзия Әхмәтова үстергән бакчаларны күрсәгез, монда биология фәннәре докторы эшлидер, дип сокланыр идегез. Андагы тәртип! Бик күп төрле үсентеләр үстерә ул. Бер агачта өч төрле җимеш өлгереп утырганын да күрерсез.
“Өстен булдым ваклыклардан,
Шуңа зурдан бәхетем.
Халкымның күңел түрендә
Дәрәҗәле тәхетем”, – дигән шигырь юлларында автор үзенә бик төгәл тасвирлама биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев