Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Үзенекеләр янына тагын икене сыйдырган

Кечкенә генә гәүдәле бу гүзәл затка шул кадәр олы йөрәк кайдан килде икән!? Шәбезбаш авылында яшәүче Фәнисә Исмаилова белән танышкач, күңелгә иң беренче шушы сорау килде.

Ул үзенең биш баласы янына абыйсының инвалид кызын һәм аның тормыш иптәшенең беренче иреннән туган кызын да  сыендырган.

Фәнисә тумышы белән шушы авылдан. Тагой исемле егеткә кияүгә чыккан. Биш балага гомер биреп, аларны тәрбияләп үстергәннәр.  Олы кызлары Камилә – Актанышта, гаиләле, Илназ Түбән Новгородта төзелештә эшли, Данил да абыйсы янында эшләгән, хәзерге вакытта әнисенә ярдәм итәргә авылга кайткан. Фирүзә Түбән Камада яши, гаиләсе бар.Төпчеге Җәмиләгә 19 яшь. Ул әнисе янында. Тәрбиягә алган кызы Айгөлгә 26 яшь, ул 1 төркем инвалид, Гөлнәзирә дә улы Ранэль белән биредә гомер итә. Ранэль да балачактан инвалид.

– Гөлнәзирәгә инвалидлык юллап йөрмәдек. Ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-
мәктәбендә укыганнарга
инвалидлык алынырга тиеш булган. Хәзер инде аның артыннан йөрергә бик күп көч кирәк, – ди Фәнисә.

Бергә матур гына гомер иткәндә, узган ел Тагой инфаркттан вафат була. Тормышның бар авырлыгын тарту Фәнисә җилкәсенә кала.

Шактый аралаштык без аның белән, әмма авызыннан бер зарлану, бер уфтану сүзе дә ишетмәдек. Гел елмаеп, сабыр гына сөйләде.

– Ярый әле балаларым бар, алар ярдәм итә. Хәзерге вакытта уртанчы улым кайтты. Сеңлесе белән Ранэльне хастаханәләргә, кирәк җиргә алып барырга ул булыша, – ди.

– Дөнья көтәргә бик күп кирәк бит...

– Шуның өчен маллар тотабыз. Итебез, сөтебез үзебезнеке. Мал карарга Гөлнәзирә булыша. Аллага шөкер, җитә.

Рузилә ХӘСӘНОВАның язмасын тулысы белән  "Актаныш таңнары" газетасының 16 декабрь саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев