Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Үзеннән нур бөркелә

– Кар бабай килә, – дип сөенеп каршы алды безне чыршысын бизи-бизи, Уразай авылында яшәүче, даун чире белән авыручы Рифкат Фазлыев.

Без аның янына инвалидлар ункөнлеге кысаларында, 
районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә апа Разетдинова белән бергә бардык.
Кунаклар килүгә шатлануын белдереп, рәхәтләнеп елмайды ул. 
Рифкат – тумыштан инвалид. Инде 54 яшенә җитсә дә, авыруы аны балачакта калырга мәҗбүр иткән. Шуңа да һәр нәрсәгә балаларча шатлана һәм балаларча үпкәли. Биш балалы гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән Рифкат бүген бертуган энесе Нурсил һәм аның тормыш иптәше Нәзифә тәрбиясендә. 
Әти-әнисе вафат булгач, 2013 елда Нәзифә аны опекага ала. Чөнки шактый еллар бер йортта яшәгән туганнарын читкә җибәрәселәре килми. 
–Төп нигезгә килен булып төштем. 19 ел каенана-каената белән бергә яшәдек. 2012 елда – каенатам Миркасыйм, 2013 елда каенанам Наилә гүр иясе булдылар, – ди Нәзифә. –  Рифкат бернинди дә 
кыенлыклар тудырмый. Йомышларын үзе йомышлый, үзен-үзе карый. Телевизордан концертлар, китаплар карарга ярата. Кашык тотып ашый.
Һәр нәрсәгә шатлана Рифкат. Туганнарының кайтуына сөенә.  Аеруча Нурсил белән Нәзифәнең төпчек кызлары Фирүзәнең мәктәптән кайтуын түземсезләнеп көтеп ала. Аны үзенең дусты кебек күрә. 
Язманы "Актаныш таңнары" газетасының 9 декабрь саныннан укыгыз. Автор- Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев