Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

“Җырлыйк әле”дә катнаштык

Чаллыда яшәүче якташларыбыз “Җырлыйк әле”дә катнашты.

Чаллы шәһәрендәге Актаныш якташлар җәмгыяте соңгы елларда  актив эшли. Күп санлы очрашулар, якташларыбызга ярдәм итүләр, төрле чаралар булып кына тора. Юкка гына, Яр Чаллыда урамда өч кешенең берсенә төртеп күрсәтсәң, Актаныш районыннан булып чыга, димиләр.
Чаллыда Актаныш якташлар җәмгыяте 1992 елда оеша. Быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. 
Җәмгыятьне беренче елларда “Камдорстрой” идарәсе директоры урынбасары Фәрит Лотфуллин җитәкләде. Ул җитәкләгән чорда райондашларыбыз ак калада берләшеп, танышып, дуслашып аралаша башладылар. Аннан соң “дилбегә” якташыбыз язучы Вахит Имамов кулына күчте. Бу вакыт та үзенең искиткеч матур, җылы кичәләре белән истә калды. 
Чаллыга очрашуларга Казаннан, Актаныштан күп талантлы, күренекле якташларыбыз кунак булып килделәр. Әлфия Авзалова, Газинур Фәрукшин, районыбыз артистлары чыгышларын халык яратып кабул итә иде. 
Бүгенге көндә Яр Чаллы Актаныш якташлар оешмасын Куян авылы егете Фәнис Газетдинов җитәкли. Җәмгыятнең эшчәнлеге елдан-ел активлаша бара. Быел гына да Чаллы актанышлылары ике тапкыр якташлар белән очрашулар үткәрделәр. Икесендә дә халкыбызның йөзек кашы булган “Агыйдел” дәүләт җыр-бию ансамбле килеп чыгыш ясады, бәйрәм бүләк итте. 
Фәнис Таҗетдин улы – алга карап эшли, уйлый торган креатив җитәкче. Ул бер төркем үзешчән сәнгатьтә катнашучы, Чаллыда гомер итүче якташларыбызны ТНВ каналына, “Җырлыйк әле”  тапшыруына алып барды. Районыбызның төрле авылларында туып-үскән алты егет-кыз шушы музыкаль тапшыруда чыгыш ясадылар. 


Мирһади РАЗОВның бу язмасын "Актаныш таңнары" газетасыныж 9 декабрь саныннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев