Яз һәм Хезмәт бәйрәме тарихыннан: Россиядә беренче бәйрәм «Маевка» исеме белән 1917 елда билгеләп үтелә
1 май - иң сәер халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Ни өченме? Чөнки ул күпсанлы кан коелулар белән бәйле вакыйгалардан соң бәйрәм төсмерен алган көн.
- 1886 елның 1 маенда Чикаго эшчеләре 8 сәгатьлек эш көне дәгъвалап, демонстрациягә чыга. Полиция хезмәткәрләре көч белән халыкны куып таратмакчы була. Шушы бәрелешү нәтиҗәсендә ике яктан да кешеләр үлә, кан коела.
- 3 елдан соң интернационалларның II Париж конгрессы 1 майны бөтендөнья эшчеләренең бердәмлек көне итеп таный. Ел саен бу көнне социаль таләпләр белән демонстрациягә чыгарга тәкъдим ясала.
- Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Кайбер штатларда 1 майда "Хайваннар йөрәге" парады уза. Бу бәйрәм шул ук вакытта яз һәм кул эшләре бәйрәме дә. Аннан соң рәттән 10 көнгә сузылган яллар китә. Дөньяның 80 илендә бу бәйрәм бөтенләй үткәрелми.
- Франциядә 1 май рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме буларак уза. Бу көнне әле дә зур демонстрацияләргә чыгалар. Французлар өчен бәйрәмгә яхшы бүләк - ландыш чәчәге. Бу чәчәкне киптереп ел буе сакларга кирәк. 1 май алдыннан эшмәкәр коммунистлар бер ландыш ботагын 1 еврога сата.
- Шведлар өчен 1 май - яз һәм чәчү бәйрәме. Халык паркларда, шәһәр яны урманнарында җыелышып җырлар җырлый, тәкыялар үрә, учак аша сикерә - бу чаралар аларның электән килгән дини йолалары белән дә бәйле.
- Германиядә 30 апрельдән 1 майга каршы төнне Вальпургиев төне дип атыйлар. Узган ел бу төнне Брокен тавы янына 10 000 сихерче һәм багучы җыелган. Профсоюзлар ярдәме белән узучы 1 май көне аларда еш кына кибет витриналарын вату, машиналар яндыру һәм полиция хезмәткәрләре белән сугышу кебек ямьсез күренешләр белән төгәлләнә.
- Россиядә бу бәйрәм 1890 елда Варшавада эшчеләрнең баш күтәрүләреннән соң билгеләп үтелә башлый. - 1917 елда бу көнне беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. Беренче майда халык тыныч кына митинг һәм демонстрацияләргә чыга, ә 2 май көнне шәһәр читенә, табигатькә чыгып ашап-эчеп күңел ача. Кошлар сайравы астында мондый күңел ачулар - маевки дип атала. - СССР чорында совет эшчеләренә бәйрәм уңаеннан өстәмә 2 көн ял бирелә, шуңа да ул чын бәйрәм төсмерен ала.- Озак еллар 1 май - халыкара эшчеләр дуслыгы көне буларак билгеләп үтелә. Бу чорда кешеләр демонстрацияләргә чыккан. Әлеге чара сәяси акция гына түгел, 1 май көне - дуслар белән очрашу, үз хезмәт коллективыңны якыннан күрү, бергә укыган сабакташларыңны очрату көне дә булган. Демонстрация чарасыннан соң кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Һәр өйдә бәйрәм табыны әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев