Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кефир яратасызмы? Димәк, моны белергә тиешсез!

Иң сыйфатлы кефир кәгазь тартмада саклана. Ул яктылыкны сеңдерми, күчереп йөрткәндә температура үзгәрешләренә бирешми. Кефир “свежий”рак булган саен анда кислота күбрәк була.

                                          Бер көнлек кефир – аз әчегән, ике көнлек уртача әчелектә, өч көнлеге исә нык әчегән була. Ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интегүчеләргә 1-2 көн элек әзерләнгән кефирны эчәргә кирәкми. Бу вакыт эчендә анда файдалы бактерияләр үлеп беткән була. Аның каравы, алкоголь өлеше берничә процентка җитә.
                                          ГОСТ таләпләре буенча сыйфатлы кефир составында пастеризацияләнгән сөт, сөт өсте, витаминнар, кефир гөмбәчекләре оеткысы, бифидобактерияләр һәм кефир чүпрәсе булырга тиеш. Әгәр җиләк-җимеш, сок тәмләткечләре, буягычлар, коры сөт оеткысы, консервантлар булса, бу – кефир түгел, ә кефир эчемлеге генә дигән сүз. Аның организм өчен файдасы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев