1 ИЮНЬНӘН ПЕНСИОНЕРЛАРНЫҢ КАЙБЕР КАТЕГОРИЯСЕНӘ ТҮЛӘҮЛӘР АРТА
Мәсәлән, майда 80 яше тулган пенсионерлар июнь аеннан иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен (8907,7 сум) икеләтә күләмдә ала башлый.
18 яше тулмаган эшкә сәләтсез гаилә әгъзасын тәрбияләүче пенсионерлар шулай ук өстәмә түләү алачак. Бер шундый бала өчен пенсионер түләүнең фиксацияләнгән өлешенең 33 процентына исәп тота ала. Ике бала тәрбияләгән очракта әлеге сумма ике тапкырга арта. Әгәр пенсионер өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләсә, өстәмә түләү пенсиянең фиксацияләнгән өлешенең 100 проценты күләмендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев