Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

5 октябрь — укытучылар көнендә ял итәрбезме?

Aif.ru басмасы укучыларның популяр сорауларына җавап биргән.

 

Россиядә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Быел укытучылар көне эш көненә - пәнҗешәмбегә туры килә.

Укытучылар көне - рәсми бәйрәм, шулай да Россия Федерациясе Хезмәт кодексында бу тантана эшләми торган бәйрәм көннәре исемлегенә кертелмәгән. Россия Хезмәт Кодексының 112 маддәсе буенча түбәндәге эшләми торган бәйрәм көннәре билгеләнгән:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар - Раштуа;
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне;
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне;
1 Май  - Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 Май - Җиңү көне;
12 июнь - Россия көне;
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Шулай итеп, 5 октябрь россиялеләр өчен эш көне булачак, димәк, күпчелек укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен мәктәпләрдә үткәрәчәк.

Россиядә Укытучылар көне ничек билгеләп үтелә?
Бу көнне үз педагогларын һәм остазларын котлау гадәти хәл. Күп кенә укучылар яраткан педагогларына бию һәм вокал номерларын, шулай ук концерт  әзерлиләр. Күп кенә белем бирү учреждениеләрендә югары сыйныф укучылары үзләрен педагоглар ролендә сынап карый һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев