Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Башта эшлим, аннан күз күрер: 22-29 августка йолдызнамә

Якыннарыгыздан киңәшләрне сорыйсыз, сорыйсыз да, нәтиҗәдә барыбер үзегез уйлаганча эшлисез.

 

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Башыгыз белән мәхәббәт дулкынына чумарсыз. Гаиләле Кучкарлар өчен гаилә мөнәсәбәтләрен яңарту, сөю учагын тагын да көчәйтү көтелә. Ә ялгыз Кучкарлар бик озын юллы мәхәббәт сәяхәтенә чыгып китәргә мөмкиннәр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сезнең башта һәрвакыт “кирәк” һәм “телим” дигән сүзләр арасында бәхәс бара. Телисез бер әйберне, ә эшләргә туры килә икенчене. Йолдызлар кирәкле эшләрдә дә сезгә ошаган якларны эзләп карарга киңәш итә.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Бу көннәрдә сезне дошманнарыгыз да, гайбәтчеләр дә җиңә алмас. Чөнки аларның сүзләре сезнең өчен тузан сыман: сез аларны ишетмисез дә, күрмисез дә һәм дөрес эшлисез!

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Һәрбер кара төннән соң якты таң ата, һәрбер көчле яңгырдан соң салават күпере чыга. Тормышта һәрнәрсә дә вакытлыча. Үзегездә аеруча арганлык сизсәгез, “Бу вакытлыча гына”, – дип үзегезне юатыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Сезнең яхшы кәефегезне ут энергиясенә әверелдереп булса, әлеге энергия ярдәмендә бөтен шәһәрне яктыртып булыр иде. Елмаюыгыз яхшы мәгънәдә “йогышлы”, тирә-юньдәгеләргә дә “иярә”.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Бөтенесе “Башта уйлыйм, аннан эшлим”, – дисәләр, сез “Башта эшлим, аннан күз күрер”, – дип эшкә тотынасыз. Әлеге тәвәккәллек бер яктан уңыш китерсә, икенче яктан гел дөрес адым булмый.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Ял итәр өчен гел диңгез һәм утраулар гына кирәкмәскә дә мөмкин. Шушы ике көнлек ял көнендә үзегезгә кечкенә генә отпуск ясап алыгыз. Бармаган җиргә барып, күрмәгән җирләрне күреп, ашамаган ризыкларны авыз итеп кайтыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Әгәр дә кирелек өчен акча түләгән булсалар, сез беренчеләрдә булып баер идегез. Сез ул сыйфатыгызның барлыгын үзегез дә беләсез, ләкин үзгәрергә ашыкмыйсыз...

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Икеләнүчән Укчыларны бары бер генә сорау борчый: “Нигә “әйе” белән “юк” арасында бер уртак сүз уйлап тапмаганнар икән?” Курыкмагыз, ак төс белән кара төснең да уртак соры төсләре бар. Алтын урталык бар ул!

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Башыгыздагы хатирәләр киштәсендә яңа истәлекләр өчен бер генә почмак калган, калганнары тузан кунып беткән үткән турындагы үпкәләр һәм сагынулар белән тулы. Бәлки киштәләрне чистартып алырсыз?

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Якын арада сезне бик кызыклы очрашу көтә: ул я дуслыкка, я яңа мәхәббәт тарихына әверелергә мөмкин. Кайсы якка борылуын үзегез билгеләрсез. Ни генә булса да, бу очрашуны сез тиз генә оныта алмассыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Якыннарыгыздан киңәшләрне сорыйсыз, сорыйсыз да, нәтиҗәдә барыбер үзегез уйлаганча эшлисез. Моннан төп фикер – сезнең иң якын киңәшчегез һәм сердәшчегез, ул сез үзегез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев